Көмеш кыңгырау

Тәмле китаплар

Бүген танылган язучы Шәүкәт Галиевның туган көне.

*  Ак кәгазьдән каләм йөгергәнне бер яшьлек малай гаҗәпсенеп, кызыксынып күзәтә. Аннары сак кына, хәрефләрне кузгатып җибәрергә теләгәндәй, бармагы белән төртеп карый.


*  Төсле карандаш белән теләсә нәрсә ясап була! Хәрефләр тезеп тә теләсә нәрсә ясап була. Менә «А», менә «Т» хәрефләре. Янәшә бассалар, «АТ» була да куя!


*  Балага китап бирәм, кызык түгел, ди. Фотоальбом сузам, карамый. Син үзең кызык түгел, дим. Алар да, сиңа карап: «Кызык түгел ул кыз!» — диләр.


*  Малай гәҗиттән хата тапкан:
—  Дөрес язмаганнар! Менә болай кирәк! — ди. Рәссам «А» хәрефенең аркылы сызыгын кыеграк иткән,
имеш. Бүтән хәрефне танымый әле малай үзе.


*   Өч малай акбур белән нидер язмакчы. Кем нинди хәреф белә. Җыенысына бер сүз җыймакчылар. Укырга кермичә булмас!


*  «Бер аягын атлаганчы, икенчесен эт ашый» дигән әйтемне бала нәкъ шулай күз алдына китерә дә. Шуннан... Шуннан соң йөгерергә кирәк, үкчәне тешләмәсен! Әнкәй йомыш кушса, чамала!


*   Кош. Кошчык. Сыер. Сыерчык. Бусын кечкенә сыерга-бозауга әйтергәме?


*  Әгәр кызганыч булмаса, булыр иде бу кызык: «Хлеб-икмәк», «Молоко-сөт» вывескалары буенча туган телен өйрәнгән, шул сүзләрдән уза алмаган. Әле шул сүзләр дә аны ашата, яшәтә.


*  Лагерьдан кайткач, бер кыз әнисенә әйткән:
—  Бер генә татарча шигырь дә өйрәтмәгәнсез, «Һәркем үз туган телендә шигырь сөйләсен», — диделәр. Шулхәтле хурландым — чит ил балалары да бар иде. Алар да татарча белә.
Шуннан соң өйрәнә башлый кыз. Үзе теләгән кешенең каныннан дәшә ул туган тел!


*  — Матур әдәбиятны аз укыйлар, — дип зарлана укытучы.
—  Мин үзем дәрестә дә качып укый торган идем. Укысыннар иде әле хәзер — күрмәмешкә салыныр идем!


*  Малай йокыдан уяна да урыннан тормыйча ята. Шуны аклагандай:
—  Миңа теге кызыклы китапны бирегез, укып ятам! — ди.


*  Бакча баласы чатнатып минем «Бармак-карандаш»ны укып бирде. Аңардан соң тагын да бәләкәчрәк кызчык сөйләде. Ни сөйләде — бер сүзен дә аера алмадым. Минем шигырь дигәннәр иде үзе...


*   Класс күз алдында үсә. Әле шигырьнең тышында, тирәсендә йөриләр иде. Инде эченә керәләр, матурлыгын, нечкәлекләрен күрәләр, сүзнең тәмен беләләр!


*  Тыңлый белгән балалар алдында ару-талчыгу белмисең, дәрт өстәлә. Тыңлый белмәгәннәр көчне ала. Һәркайсы аерым-аерым, игътибар тупламаган, тавышлы алар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: