Көмеш кыңгырау

Әткәй дигәннән, ул гаҗәеп кеше иде...

Нияз Акмалның "Үзем турында үзем" язмасыннан әти-әнисе хакында истәлекләре.

"...Әткәй дигәннән, ул гаҗәеп кеше иде. Бөек Ватан сугышыңда бер аягын тездән өздереп кайткан, егерме биш яшеннән «агач аяк» - протез аяк киеп йөрергә мәҗбүр булган кеше. Гомере буена математика укытты, мәктәп директоры булды. Аз сүзле кеше иде. Әмма бер гадәте бар: кичләрен мичтә янган учакка карап уйланып утырырга ярата иде. Әнә шундый чакларда аның күңеле йомшый, без балалар аның янына килеп ялына башлыйбыз: «Әткәй, сугышта йөргәннәрең турында сөйлә әле?..» - дибез.

Сугышка беренче кергәндә ике кешегә бер мылтык тотып керүләрен дә, соңыннан, инде сугышның озакка сузылачагы тәгаен беленгәч, аның кебек математикларны җыеп, алгы сызыктан чыгарып, берничә айлык курсларга җибәреп, миномет-батарея командирлары ясап чыгаруларын да сөйли, әллә нинди хәлләр турында, без кинодан караган-күргәннәргә бер дә охшамаган нәрсәләр турында сөйли иде әткәй.

...Менә шулай, мичтә янган учакка карап, безгә сугыш турында сөйли, бездә фикерләү тойгысы уята иде әткәй. Аның сөйләгәннәренең тәэсире булдымы икән, сигезенче сыйныфта укыганда, мин «Ярлар һәм яралар» дип исемләнгән поэма яздым, аны Сарман район газетасында бастырып чыгардым. Бу поэма мине районга танытты. Аннан соң әле «Такташка җавап» исемле поэма да язып бастырдым мин район газетасында. Әмма бала чакта язылган шигырьләремнең берсен дә мин соңыннан чыккан җыентыкларыма кертмәдем. Бу, мөгаен, Казанга укырга килгәч, шагыйрьләр белән ныклап аралашкач, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм кебек дусларымны тапкач, Саҗидә Сөләйманова кебек шагыйрә-нең иҗатын яратып өлгергәч, шигърияткә булган таләпләрем кинәттән үзгәреп-артып китүдән булгандыр.

Ә Такташка, Тукайга (аңа мин соңрак килдем), Җәлилгә, Фатих Кәримгә мәхәббәтне миндә кечкенәдән үк әнкәй тәрбияләде. Әнкәй аларны яттан белә иде. Ул аларны ятламый, әмма яттан белә иде. Аның бу гадәте (бәлки сыйфатыдыр?) миңа да күчте. Әнкәй өчен Тукай, Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Алиш - имән баганалар иде. Әнкәй минем район газетасында чыккан шигырьләремне укып бара, мактап та куя, әмма... шагыйрь булырымны күз алдына да китерми! Ул бик күп еллар узгач, бик картайгач, үзе дә шигырьләр яза башлагач кына мине шагыйрь һәм язучы итеп таныды. Бу минем өчен иң зур бәһа иде! Миннән еш кына төрле жанрларда - проза, шигырь, юмор-сатира жанрларында ничек берьюлы эшли алуым турында сорыйлар. Кайсы жанрның миңа «җиңелрәк бирелүе» турында кызыксыналар. Шигырьме, прозамы, янәсе. Бу хакта минем сүзем бер, фикерем бер: жанр минем өчен иҗатның бер төре, формасы-калыбы гына. Үз хәл-халәтем нинди булуга карап, күңелем белән сизенеп, әйтәсе сүземне-фикеремне, сурәтләремне шул калыпка салам мин. Ягъни билгеле бер жанрга. Шуңа күрә Нияз Акмал шагыйрьме, прозаикмы кебек сорауларга көлеп кенә карыйм, үземне әдип итеп тоям..."


Нияз Акмалның "Үзем турында үзем" язмасыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: