Көмеш кыңгырау

Әтисенә охшаса...

Фәйрүзә Мөслимова шигырьләре.

Әтисенә охшаса...

Бәләкәй булса да, Гөлназ

Матур икәнен белә.

Чөнки аны әнисе гел

«Матурым», диеп сөя.

Тик менә әби-бабасы

Әтисенә охшата.

Монсына ул гаҗәпләнә

Аңлый алмый баш вата

Көзге каршысына басып,

Үзен кат-кат тикшерә:

Охшамаган әтисенә

Тик бер генә төше дә!

Чәчләре үреп куелган,

Аллы-гөлле бантиклы.

Әтисенең чәче кыска,

Җитмәсә, ул - мыеклы!

Гөлназны үпкән чагында

Кытыклый шул мыегы.

Әллә инде, зур үскәчтен

Ул да шундый булырмы?

Аннары елап җибәрә,

Күз яшен тора коеп:

- Әтигә килми охшыйсым

Кирәкми миңа мыек!


Эт елый

Аскы катта эт елый,

Берүзе калган өйдә.

Елатып яткырыр булгач,

Алганнар аны нигә?

Аскы каттагы күршеләр

Соң кайталар шул эштән.

Ирексезләп тоткан өчен

Оялмыйлар да эттән.

Хуҗалары кайткан чагын

Әллә саклап торасы?

Шул маэмайны үзебезгә

Кунакка чакырасы?

Дустым итә алсам аны,

Ул мине ташлап китмәс.

Күршеләрдән гел ваз кичәр,

Бикләнеп иза чикмәс.

Мин мәктәптән иртә кайтам,

Еш чыгарбыз урамга.

Бик бәхетле булыр ул эт,

Күпме була еларга?

Кайттылар. Төштем. Сорадым.

Исләре дә китмәде.

«Сатабыз, ал, кыйммәт», - диләр.

Минем... акчам җитмәде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: