Көмеш кыңгырау

Әти тәти

Танылган юмор остасы Фаил Шәфигуллинның көлкеле хикәясе

Күптән кызыгып йөри идем инде мин шушы ике яшьлек сөйкемле кызчыгыбызны үземчә тәрбияләргә. Олы кызны күбрәк әнисе тәрбияләде. Тик әнисенең тәрбия нәтиҗәләре ошап җитми миңа. Күңелгә ятмый торган сүзләр ычкындыргалый кайчагында олы кыз. Кемгә дисез әле? Миңа, әтисенә. «Нигә кычкырасың?» дип допрос ала. «Кычкырмыйча гына аңлатып булмыймы әллә?» дип акыл өйрәтә. Әйтеп тә торасы түгел — әнисе мәктәбе.

Кичәгенәк-эштән кайтып керсәм, әнисе, әлеге дә баягы шул, ике яшьлек кызыбыз Резидәне орышып маташа.

— Тилесеңдер син, бу кадәрле иркә, назлы сүзләр әйткәч, изрәп кенә йоклап китәр идең, тибенеп ятмас идең, - ди.

— Соң, җүләр! «Тилесендер» — назлы сүз буламыни? - дип элеп алдым мин әнисен. - Балага шундый сүзләр сөйләргә ярыймыни? Шундый сүзләр белән тәрбияләп буламыни баланы?

— Алай бик оста булгач, мә, алайса, үзең тәрбиялә, үзен йоклат! - дип тиктомалдан гына кызып китте хатын.

— Тукмак чаклы баланы тәрбияләмәскә теге! Тәрбиялим! Рәхәтләнеп тәрбиялим! - дип гайрәт чәчтем мин, җиңнәремне сызгана-сызгана. - Сары май кебек эри ул назлы гөл минем куенымда.

Мин шулай гөрли-гөрли Резидәне кулыма алдым. Әнисе ирен читләре белән мыскыллы елмаеп икенче бүлмәгә юнәлде.

— Җүләр әниең, ие бит, - дип тирбәтә-тирбәтә өстенә җылы юрган яптым мин Резидәнең.

— Әни җүлә, - дип кабатлады Резидә ялагай тавыш белән.

— Әти тәти, - дидем мин күңелем булып, һаваланып.

— Әти тәти, - дип кабатлады Резидә.

— Тәти әтисе ә-ә-ә иттерә хәзер тәти Резидәне.

— Ризә тәти...

— Ризә тәти...

— Ризә ә-ә итә. Йоклый хәзер Резидә. Тәти әтисе ә-ә-ә иттерә тәти Резидәне...

Резидә шуклык һәм шаянлык яшерелгән керфекләрен җем-җем иттереп тирбәндереп алды да күзләрен шарландырып миңа карады.

— Йоклый инде Резидә. Ә-ә-ә итә. Бөтен кешеләр йоклый хәзер, бәбиләр дә йоклый, әбиләр дә ә-ә итә, абыйлар да ә-ә итә, әтиләр дә, әниләр дә ә-ә итә, маэмайлар да, мияулар да, - дип матур сүзләремне борчак урынына сиптем мин.

— Әти дә ә-ә-ә, - диде Резидә уяу тавыш белән, аермачык итеп.

— Резидә дә ә-ә-ә итә, - дидем мин сабырсызлана төшеп.

— Ау-ау да ә-ә итә, - диде Резидә һәм җәһәт кенә урыныннан сикереп торып утырды. Мин аны көчләп диярлек мендәренә яткырдым.

Монысы бер дә ошамады Резидәгә. Иреннәрен кыстыбыйландырып шыңшырга тотынды. Шул гына кирәк иде, шул гына җитмәгән иде, туктатырга иде эш зурга киткәнче, ничек тә туктатырга иде.

— Резидә ә-ә итми, Резидә мәми ашый, - дип ычкындырып ташладым мин каушавым белән.

Шым булды Резидә. Тик шул минутта ук аваз салды:

— Мәми, мәми! Әпис мәми!..

Әфлисун сорый бит бу вәсвәсә, әфлисун сорый. Әфлисун бирмәсәң, йоклатып булмаячак хәзер моны. Менә бәла, менә авыртмас башка тимер тарак.

Әнисе кайдандыр бәйрәмгә дип юнәлткән иде дә соң әфлисун. Аны эзләп, табып кергәнче, йокысы тәмам ачылып бетәчәк бит әле бу коткының.

Караватында олы кызым астыртын гына пырхылдап куйды.

— Әле син дә йокламыйча ятасыңмыни? - дип җен ачуларым кузгалып, урынымнан сикереп тордым мин.

— Нигә кычкырасың, әти, шулкадәр? - диде олы кызым сару кайнаткыч сабырлык белән.

— Йокла! Ичмасам, син нервыма тиеп ятма. Шушы төнгә кадәр йокламыйча ятырга җүләр түгелсеңдер.

Минем әфлисун алып кергәнемне Резидә аяк өстенә басып, кечкенә тәпиләрен мендәргә батырып, йөзенә түземсезлек билгеләре чыгарып көтеп тора иде.

Мин аңа әфлисунны әрчеп бирергә теләгән идем дә, кая ул — секунд эчендә «мәми-мәми» дип йөз генә мәртәбә кычкырмагандыр. Җиде җил чатында үскән усак яфрагы да алай еш лепердәмәс.

Урынына яткыргач ак чәчәк таҗлары сыман нәфис бармакларын җәеп кысып тотты да бу кояш кебек түгәрәк әфлисунны, иреннәренә якын китерде һәм аның кабыгыннан каз бәбкәсе чирәм өзгәндәй тавышсыз гына бер чеметем элпә тешләп алды, табышын миңа сузды.

— Әти, таша.

— Ташлыйм, кызым, ташлыйм, - дидем мин аның бармак очында күренер-күренмәс ябышып торган элпәне эләктерергә тырышып, - Ә син йокла инде, ә-ә ит.

Резидәнең көньяк җимешеннән алты-җиде чеметем элпә тешләп биргәнен аны-моны дәшми генә көтеп яттым, аннары ничек кирәк алай алдаштыргалап, эт булып өреп, мәче булып мияулап дигәндәй, әфлисунны үз кулыма алу бәхетенә ирештем һәм минуты-секунды белән кабыгын әрчеп, кычкырып елау өчен авызларын бәргәләп репетиция ясый башлаган нәни артистканың кулына тоттырдым.

Ах, алла! Болай да бик озакка сузылачак икән әле бу. Әфлисунның унике бүлкәсе бар. Бүлкә саен йөзләп күзәнәк. Ә кызым әле фәкать беренче бүлкәнең беренче күзәнәген генә суырып маташа.

Ничек итсәм иттем, алдаш-йолдаш китереп, кызым күрмәгәндә әфлисунның унбер бүлкәсен чәйнәми-нитми генә үзем кабып йоттым.

Резидә дә, ниһаять, беренче бүлкәне чүбекләндереп, калдык-постыкларын миңа сузды.

— Әти, таша!

— Ташлыйм, кызым, ташлыйм. Менә үскән кыз ул, менә мәми ашады ул, инде хәзер йоклый ул, тыныч кына ә-ә итә.

Резидә беркавым миңа тасраеп, шикләнеп карап ятты. Аннан сон урыныннан күтәрелә төшеп, кечкенә кулларын мендәр өстендә йөртергә кереште.

— Тая?

— Нәрсә, кызым?

— Мәми тая? Әпис тая?

— Бетте, кызым. Үзең ашадың ич. Үзең ашап бетердең.

— Мәми! Әпис мәми!

Кызым аяк-кулларын чәбәләндереп еларга кереште.

— Ә-әпис, әпис мәми!..

— Ах, син алаймы әле! - дип сабырлыгымны җуйдым мин, ниһаять. - Әле син тәти әтиеңне тыңламыйсынмы? Алайса, менә сиңа, мә сиңа!..

Йомшак җиренә берне чәпелдәтеп алгач ук, ходайның рәхмәте, керфекләре йомылды кызның, сулышы тигезләнде. «Шулай менә, ата кулы шифалы була, - дип уйладым мин, эчемнән генә сөенеп. - Баланы гел-гел иркәләп-сөеп кенә торырга ярамый шул, бераз катырак торырга кирәк».

Аяк очларыма гына басып бүлмәдән чыктым. Әмма ишекне ябып та җиткермәдем, эчке якта башта олы кызымның тыелып кына пырхылдаганы, аннары Резидәнең ярсу катыш нәфрәт белән тәтелдәгәне ишетелде:

— Әти җүлә... жүлә әти...

Әнисе ишетмәсә ярар иде, дигән идем, ишеткән икән. Килеп җиткән тизрәк. Үзе авызын ерып көлә, үзе кыз белән сөйләшкән була. Нишләп алай әйтәсең, кызым, әтиеңә алай әйтмә, янәсе. Әти тәти була ул...

 

ЧЫГАНАК https://vk.com/tarcemaxana

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: