Көмеш кыңгырау

Әссәламегаләйкем!

Кешеләр белән очрашканда, исәнләш.

Исәнмесез, иптәшләр!
Мин иртә белән

Өйләргә керәм,

Иптәшләремнең

Хәлләрен беләм:

- Исәнме, Гүзәл,

Исәнме, Рүзәл!

Исәнме, Мәрьям,

Исәнме, Галләм!

Сезгә, дусларым,

Иртәнге сәлам!

Исәнме, Азат!

Саумы, Салават!

Авырмыйсызмы,

Хәят һәм Булат?

Исәнме, Иркә!

Сәлам, Мәликә!

Хәерле иртә!

Хәерле иртә!
Хәләф Гарданов


Исәнләшү рыцарьлардан (Рим солдатларыннан) калган. Алар, кулларында корал юклыкны күрсәтү өчен, перчаткаларын салып, бер-берсенә уч төпләрен күрсәткәннәр, баш киемнәрен салып, сәлам бирә торган булганнар.


ИСӘНЛӘШҮ СҮЗЛӘРЕ

Исәнмесез! Сәлам! Әссәламегаләйкем! Нихәл! Саумысыз!


Әссәламегаләйкем!

Таң ата да, кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
- Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламегаләйкем!
Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үз телемдә сиңа сәлам,

Әссәламегаләйкем!
Әй игенче, күкрәп үссен

Кырларда синең иген.

Икмәк тотып сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!
Ачыйк бәхет ишекләрен,

Бәхетле булсын һәркем.

Әй кардәшләр, милләттәшләр,

Әссәламегаләйкем!
Таң ата да, кояш чыга,

Кояшлы бездә һәр көн.

Кояш белән сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!
Госман Садә


Тәртиплеләр

Кунак малае авылны

Үзенчә күреп таный.
- Исәнме, сыер апай, - ди, -

Исәнме, үгез абый!
Сыер апай, үгез абый

Аңа сокланып кала:
- Шәһәр - шәһәр шул инде, - ди, -

Нинди тәртипле бала!
Шәүкәт Галиев


ИСӘНЛӘШҮНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

  •  Укучылар сыйныф бүлмәсендә укытучыны, урыннарыннан торып, басып каршы алалар.
  • Ир-егетләр кул кысышып исәнләшәләр.
  • Бер-берләрен аеруча якын иткән кешеләр кочаклашып сәламләшергә яки битләреннән үбеп алырга мөмкиннәр.
  • Хәрбиләр бер-берсенә честь биреп сәламләшәләр.
  • Кайбер кешеләр кул хәрәкәтләре белән генә дә исәнләшәләр.

Хәерле иртә!
Әтәчтән дә иртәрәк

Уяндым мин, әлбәттә...
- Хәерле иртә, әннәм!

Хәерле иртә, әттәм!
Үзем урын җыям мин,

Үзем юына алам...
- Хәерле иртә, әбкәм!

Хәерле иртә, бабам!
Мәктәпкә үзем барам,

Калалар мине мактап...
- Хәерле иртә, апам!

Хәерле иртә, мәктәп!
Ләбиб Лерон


Өлкәннәр белән үзең башлап исәнләш.

«Хәерле иртә!», «Хәерле көн!» - шулай ук исәнләшү сүзләре.
«Исәнмесез!» дип әйтү тылсымлы көчкә ия. Без, исәнләшеп, бер-беребезгә игътибарыбызны, хөрмәтебезне белдерәбез, исәнлек-саулык, бәхет телибез.
Шуны да онытмаска кирәк: сәламне кабул итеп алган кеше дә җавап сәламе кайтарырга, шул рәвешле үзенең хөрмәтен, рәхмәтен аңлатырга тиеш.

Иртән-иртүк
Уятыйм әле кояшны -

Көннәрем якты булсын!
Уятыйм әле бакчаны -

Көннәрем татлы булсын!
Уятыйм әле кошларны -

Көннәрем җырлы булсын!
Уятыйм әле дусларны -

Көннәрем ямьле булсын!
Уятыйм әле Җир шарын -

Көннәрем гөрләп торсын!
Роберт Миңнуллин


Хәерле иртә!

Иртән торып чыгуга,

Урап алды чебиләр.

Әй сөйлиләр, сөйлиләр:
-  Чи-чи, чи-чи-чи... - диләр.
Казлар әйтә: «Га-га-га»,

Ә үрдәкләр: «Бак-бак-бак».

Нәни бәбкәләре дә:
- Пип-пип, - диләр, такмаклап.
Берсен тотып иркәлим...

Икенчесен иркәлим...

Алар: «Пип-пип-пип», - дисә,

Мин: «Хәерле иртә!» - дим.
Тукта, тукта! Нишләргә?

Әле төште хәтергә:

Әнигә бит шулай дип

Онытканмын әйтергә.
Хәкимҗан Халиков


«Тәмле сүз», әдәпле булу серләре. Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: