Көмеш кыңгырау

Симәнке... — әй лә! — көнбагыш

ХИКӘЯ

Безнең Арча ягында көнбагышны «симәнке» дип йөриләр. Әйтергә дә җиңел, язылышы — бигрәк тә! Актаныш җизни кебек, «гомбагыш» дип, авыз бүрттереп тә торасы юк. Симәнке тек симәнке! Бетте-китте!
Шулай да күршеләргә кайткан кунак кыз симәнке дигән саен төзәтеп бәгырьгә тия:
— «Симәнке» дию дөрес түгел! «Көнбагыш» дияргә кирәк, — ди.
Йә, ярар, дисә дия инде. Менә шул симәнкене — әй лә! — көнбагышны үлепләр яратам мин. Бүтәннәр кебек, табада кыздырганына исем дә китми үземнең. Ә менә түм-түгәрәк кәрзиненә тыгызланып сырышкан симән-келәрнең иң эреләрен сайлый-сайлый берәмтекләп чүпләү, йомшаклыгын җуярга да өлгермәгән кытыршы кабыгын төкереп ташлап, эчендәге әле өлгереп кенә килүче мәмиен тешләрең белән кысып сытулар — менә монысы минем иң яраткан шөгыль инде.
Әни дә минем симәнкегә — әй лә! — көнбагышка булган мәхәббәтемне аңлый бугай. Җәй урталарында оялчан кызлардай «сары эшләпәле Чибәркәйләр» бәрәңге бакчабызда баш калкыта башлый. Берәвесе ялгыз гына моңаеп утырса, аннан арырак егет беләнкыздай парлашып, ә койма буенда биюче кызлардай җитәкләшеп тезелешкән алар.
— Бакчабыз шундый ямьләнде — бәрәңге бакчасы да димәссең — нәкъ Һинд киносындагы кебек инде менә! — дигән була әни.
Теге Казан кызының да безнең симәнкеләргә — әй лә! — көнбагышларга исе китә, яннарында селфи ясарга бик маһир. И-и-и-и, аның кыланчыклыгын күрсәң! Сары эшләпәнең әле берсенә, әле икенчесенә сарыла, әле иреннәрен тидереп үбеп алган була, әллә ниләр кыландырып бетерә шунда. Үзенең кулында — кечкенә генә телефон. Ялт та йолт, чалт та чолт!
Мин — егет кеше. Кызлар кебек, андый вак-төяк чәчәкләргә исем китми әле. Симәнкеләрнең тулышканын, мәмиләренең өлгергәнен сабыр гына көтә бирәм.
Үзенә сиздерми генә, теге кызыйга да карап-карап куям. Матур үзе, чукынмыш. Чәчләре, дулкынланып, иңбашына таралган. Тырнакларын да алсулаткан. Бу сиңа безнең класс кызлары түгел инде.
Кызлары, дип, Наиләләр Арчага күченгәч, безнең класста хәзер бер генә кыз калды. Ул да булса — Си-ринә. Алты егеткә — бер... Сиринә. Әни әйтә: «Без, укыганда, класста егерме алты идек! — ди. — Унөч малай да унөч кыз!» Ул чакта күңелле булган икән. Ә менә бездә — һаман да шул бер Сиринә! Үзе кечкенә, үзе ябык, үзе күзлекле. Чебеш кебек инде менә! Спартакиада, «Аҗаган»нарда иң артта кем дисәң, шул — Сиринә. Ә без, егетләр, әллүр! Әллә кайчан финишта булабыз.
Әни әйтә: «Бу Сиринә кечкенә булса да, эче тулы төш генә, — дигән була. — Бакчалары — эскәк белән чүпләгән диярсең, ялт иткән. Сыерларын да үзе сава. Синең кебек трай тибеп йөрми! Җыелышка барсаң, укытучылар Сиринәне генә мактап тора!» — ди.
Отличница булгач, мактыйлар инде, бишлегә генә укый бит...
Сүзем симәнке — әй лә! — көнбагыш турында иде бит. Менә шул Сиринәләрнең бәрәңге бакчасындагы ялгыз көнбагышны күреп, артыма авып китә яздым. Аның зу-у-урлыгы-ы-ы! Әнинең бәлеш пешерә торган табасы моның янында — чынаяк кына. Үзе бик авыр, ахрысы, бөгелмәсен-сынмасын дип, казык кагып бәйләп тә куйганнар. «Күршенең тавыгы күркә булып күренә» дигәндәй, бу сиңа күркә генә түгел инде, малай! Настоящий каз диярсең! Ата каз! Моның мәмиләре дә, мөгаен, чикләвек кадәр бардыр. Булмый ни! Шундый «сартавай» симәнкең булсын иде дә, койма буена тезеп утыртырга иде!
Көннәр үтә торды. Каникул бетеп, кунак кыз да Казанына китеп барды, бәрәңгеләр алынып, бакчабыз да шып-шыр калды. Безнең көнбагышлар инде әллә кайчан чормага менде. Мин инде аларны берәмтекләп чүпли дә башладым. Ә теге табактан да зуррак симәнке — әй лә! — көнбагыш һаман, казыкка бәйләнгән килеш, Си-ринәләр бакчасында тора бирә. Онытканнардыр дисәң, кошлар чүпләмәсен диптер инде, Сиринәнең әнисе көнбагыш башын ак чүпрәк белән урап куйды.
Тагын әллә ничә көн узды. «Эх, мин әйтәм, яңгырлар башланса әрәм була инде симәнкеләре». Уйладым-уйладым да мин боларның бакчасына «десант төшәргә» булдым. Кичкә таба, инде караңгылана башлагач, теге көнбагышка барып та ябыштым. Ма-а-а-ла-а-ай! Якыннан ул тагын да зуррак икән! Билләһи дип әйтәм, «Триколор» тәлинкәсе хәтле бардыр. Минем буй да җитәрлек түгел моңа, бәп-бәләкәй бер малай булдым да калдым янында. Ничек итсәм иттем, симәнке — әй лә! — көнбагыш башын кочаклап алдым да, тырышып-тырмашып, ике куллап бора да башладым. Менә борам,менә борам! һич кенә дә өзеп чыгарырмын димә. КамАЗ рулемени, әй! Кесәдә пәке дә юк, ичмасам...
— һа-а-а-айт!!!
Борылып карасам — Сиринә! Туп-туры миңа карап, сарайлары буенда басып торуын күрче! Каушадым да калдым, малай! Шул симәнке аркасында карак исемен күтәрсәң, хурлыгы ни тора! Әл-л-л-лүр! Койма аша тыкрыкка сикердем дә, ай күрде — кояш алды малаеңны. Шулай да бераз шүрләдем үзе. Сиринә танып калмады микән?
Юк ла! Бу караңгыда... Күзлекле чебеш бит ул!
...Икенче көнне мәктәптә Сөмбелә бәйрәме булды. Уйнадык да, җырладык та, мәш килдек. Күргәзмәдә ниләр генә юк иде: ярты килолы алма, кишер, бәрәңге, чөгендерләрне күрсәтеп мактаныштык. Ул ике потлы кабак дисеңме! Берәү дә буш кул килмәгән. Йомырка кадәр генә карбызлар! Көлә-көлә хәлдән тайдык.
Беренче урынны безнең алтынчы класска бирделәр, һаман да шул Сиринә инде. «Көнбагыш» дигән җыр да җырлады, тавышы матур аның. Теге кичәге симәнкене — әй лә! — көнбагышны күргәзмәгә китереп куйган иде, барысы да күреп шаккатты. Шаккатмассың, бар! Соңыннан түгәрәкләнеп утырдык та бөтен класс белән симәнке — әй лә! — көнбагыш ашадык. Барыбызга да җитте тагын! Бервакыт Сиринә кесәмә бер уч симәнке салды. «Киләсе елга үзең дә утырт», — ди.
Шулай да бик аптырадым: Сиринә нигә алай диде икән?

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: