Көмеш кыңгырау

Шатлыклар күп булсын

Галиәхмәт Шаһиның туган көне.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Галиәхмәт Шаһи – Татарстанның Арча районы егете. 1949 елның 24 августында Шура авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, Йошкар-Олада урта белем ала һәм технология техникумын тәмамлый. Аннан Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Университетта укыган елларда Арча районы газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул елларда аның вакытлы матбугатта беренче шигырьләре басыла. 1997 елны Чаллы шәһәре нәшриятында “Кояшлы юл” исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Хәзерге көндә дистәдән артык китап авторы.

 

ЧИШМӘ

 

Элегрәк бу урында

Карурман үскән, имеш.

Авылны икегә бүлеп

Тын гына ага инеш.

 

Кечерәйгән, саеккан ул,

Чыпчык тезеннән генә.

Тирән булганлыгын беләм

Бабай сүзеннән генә.

 

Урман беткән. Авыл халкы

Башка җиргә күчмәгән.

Суын эчеп үскән кеше

Аерылмый чишмәдән.

 

ТЕРӘК

 

Көләч кояш бар тарафка

Бертигез сибә нурын.

Давылларны җиңеп була,

Тирән булса тамырың.

 

Зур агачлар үз янында

Кечкенәсен үстерә.

Коры җилләрдән ышыклап

Яшәү өчен көч бирә.

 

Кечкенәләр үскән чакта

Зур агач терәк икән.

Әти, әни генә җитми,

Әби дә кирәк икән,

Бабай да кирәк икән.

 

ӘТИ САБАГЫ

 

Әти миңа эш кушты,

Дуслар уйнарга кыстый.

 

Уйныйм да керәм диеп,

Эшкә өлгерәм диеп,

 

Чыгып киттем, түзмәдем,

Көн үткәнне сизмәдем.

 

Искә төште кич җиткәч,

Эшнең сәгате үткәч.

 

Риза булып барсына,

Кайттым әти каршына.

 

Кайттым орышыр диеп,

Башымны түбән иеп.

 

Улым кайткан димәде,

Аркамнан да сөймәде,

Гүя мине күрмәде.

 

Әти миннән ваз кичкән,

Менә сиңа кач эштән.

 

ӘБИ ХАТ ЯЗГАН

 

Кышын зарыгып

Җәйне көтәм мин.

Җәен авылга

Кайтып китәм мин.

 

Көтә әбием,

Көтә дусларым,

Көтә чишмәләр,

Сайрар кошларым.

 

Каз бәбкәләре

Саклар дип көтә.

Кеше авылдан

Белмим, ник китә.

 

Минем әти дә

Авылда үскән.

Мин туганчы ул

Шәһәргә күчкән.

 

Әби хат язган:

“Сагындым, балам”.

Зур булып үскәч,

Авылда калам.

 

БАБАКАЙ

 

Зиратка барган бабакай,

Тамгалап кайткан урын.

Ашыкма әле, бабакай,

Йөзгә дә җитмәс борын.

 

Җитмешкә җиттем дигәч тә,

Җитмештәге егет син.

Йөзгә дә җит, узып та кит,

Кавказлылар кебек, син.

 

Әле кызык әкиятләр

Синнән сөйләтәсем бар.

Әле миңа җитмеш төрле

Һөнәр өйрәтәсең бар.

 

Көлемсерәп куйды бабай,

Җилкәмә салды кулын.

Ярар, диде, синең сүзне

Тыңламый булмас, улым.

 

Күкрәгенә башны куйдым,

Кочып алдым биленнән.

Әле генә бабакайны

Коткардым мин үлемнән.

 

КАНАТЛЫ ТӨШ

 

Төшләремдә һаман очам әле,

Бала чактан калды бу гадәт.

Җирнең тарту көчен җиңүләре

Нинди татлы, нинди сәгадәт.

 

Очкан чакта аккош юлларыннан

Җирдән карап кала кешеләр.

Һәм уянып китәм куанычтан,

Очраса минем ишеләр.

 

Еллар үткән саен ара ныгый,

Канатлы төш белән дуслар без.

Акыл белән без кешеләр булсак,

Күңел белән очар кошлар без.

 

РӘСИМ

 

Рәсим бик шәп малай,

Кибеткә кергәнче.

Кибеткә кергәнче,

Уенчык күргәнче.

 

Ни күрсә, шуны ул

Алыйк дип бәйләнә.

Алмасаң, тыңлаусыз

Малайга әйләнә.

 

Тәгәри-тәгәри

Елый ул акырып.

Чын инде, бер сүз дә

Сөйләмим арттырып.

 

Күңеле булганчы

Аунагач идәндә,

Кибеттән чыга ул,

Бер сәгать дигәндә.

 

Тагын бер сәгатьтән

Оныта үпкәсен.

Кибеткә тиз генә

Керәм дип көтмәсен.

 

ТЕЛӘК

 

Әнинең бар сеңлесе,

Әтинең бар энесе.

Әти белән әнинең

Мин бердәнбер җимеше.

 

Минем дә, әти кебек,

Абый буласым килә.

Энем булырмы, юкмы,

Шуны беләсем килә.

 

булсаЮ таптым исем дә,

бик матур исем – Бари.

Энекәшләр берьюлы

Икәү булса да ярый.

 

Уенчыкларым да күп,

Бүлер идем тигезләп.

Әнә дустым Зөфәрнең

Энеләре игедәк.

 

Алар миңа абый дип,

Яратып карар иде.

Теләгемне торналар

Ишетсә ярар иде.

Әзерләде Роза Хәмидуллина, китапханәче

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: