Көмеш кыңгырау

Сердәш таптым

Узып китә алмадым…

Карашыңа сөрлегеп, уйларыңа абынып калдым. Бу кадәр сагышны Чулман төбеннән сөзеп алдыңмы әллә?! Ачык кочагыңа бер колач кояш җылысы саласы иде дә бит, колакта берәүләрнең: “Яктылыгың барысына да җитмәс, күңел җылыңны бердән-береңә сакла”, – диюе, кимсетеп юлны бүлде шул. Ихласлыкның, эчкерсезлекнең кадерен белмәүчеләр арасында синең кебек йомылып, дәшмәс булып каласы килгән чаклар аз түгел. Үпкәләмим, сер бирмим әлбәттә. Ләкин шаярган кыланып әйтелгән сүзләр, вакыт узгач та кайтаваз булып, салкын яңгыр төсле, яңаклый. Ярый, куеп торыйк. Камчы телләр ни генә әйтмәс. Йөрәк җылымны калдыра алмагач, сагышыңны бераз алып китим. Күтәрә алган, аңлаган кадәресен генә булса да. Бәлки җиңеләер хәлең, авыр уйларың җаның корытып, бәгыреңә, соң тамырыңа үтмәскә ару булыр. 
Минем дә синең кебек җиһанны колачлап аласы килгән чаклар була. Ихлас ачык куенга гөле белән бергә чүп үләне дә, йомшаклыгыннан күңелне эретерлек нани җаннарга ияреп йодрык болгап томырган каты ташлары да керә. Төрлесе бар... Музей ачарлык. Бик ачыласы гына килми. Андый вакытта көләм. Көләргә көчем җитмәгәндә елыйм. Көчсезлектән түгел, көчле булып арыганлыктан елыйм икән. Моны соңрак аңлаганмындыр. Йомшаклыгым белән көрәшеп арыгач. Каты, салкын таш кыяга әйләнәсе килә иде. Увалып алдыңа тәгәрәгән ташларын күргәч, бу теләгемнән дә кире кайттым. Үзем булып калыйм. Ничек бар, шулай. Җисемең нык булса, төсе мөһим түгел лә. Асылыңа төшенгән белер кадерең. Калганнарга аптырыйсы юк. Алар биргән бәя бүгенге сәясәт кебек, тотрыксыз. Шулайрак, сердәш”, – дип җәйнең бер якты көне белән уйчан агач төбе янында тоткарланып алдык. Сизмәгәнсездер. Андый әйберләр сизелми ул. Шыпырт кына була. Бер караш җитә бит, үтәли күрә, аңлый торган бер караш. Төп карашы гына булса да...

Альбина Гайнуллина.

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: