Көмеш кыңгырау

Сәер песи

Яшь шагыйрә Ләйсән Фәтхетдинова шигырьләре

Минем йокы

Кич җитсә дә, һич кенә

Керми күземә йокы.

Әнием йоклап киткән —

Җитез бугай аныкы...

Ә үземнең һич кенә

Килми әле ятасы:

Бар бит әкияттәге

Алмаларны сатасы.

Бер-ике юл укый да

Туктап кала әнием.

—  Йокла инде син дә, — ди,

— Күзеңне йом, нәнием!

Юк шул менә, һич кенә

 Йома алмыйм күземне!

—  Укып бетер, әнием!

Җыеп булмый түземне...

Әллә соң минем йокы

Адашып киткән микән?

 Уяу-сак күзләремнән

Куркынып үткән микән?

...Ә! Белдем мин, аңладым!

Килеп җитә алмаган,

Әнинең күзләрендә

Минем йокы йоклаган!


Сәер песи

Кичә песи апкайттым —

Мырауламый һич кенә!

Берни капмый: сөт бирәм,

Каймак бирәм — эч кенә.

Сыйпап та карыйм үзен,

Иркәләгән дә булам.

Алдына куям барын: —

Яле, дускаем, сыйлан!

Аптырадым, билләһи!

Нишләргә дә белмәдем!

Көне буе песием

Еламады, көлмәде!

...Суга бастырган идем —

Сөенгән кебек булды!

Әйтерсең лә күзенә

Рәхмәт сүзләре тулды.

Моннан ары аягы

Һәрвакыт аның суда.

Нинди песи дисеңме?

Ул тал песие була!


Туп

Кечкенә сеңлем Зилә

Сөйләшергә өйрәнә.

Яраткан сүзе «туп»ны

Бертуктаусыз кабатлый,

Үз телендә сөйләнә.

«Туп» булды тәлинкәләр,

Кәбестә, кабак, алма,

Тәгәрмәч һәм әфлисун,

Сәгать тә — «туп», белеп тор,

Дөньядан артта калма!

Менә шулай сеңлебез

Гел көлдерә башлады.

Абый кунакка килгәч,

Дәү корсагына төртеп, —

Туп! —дип әйтеп ташлады!


Бакчадан иртә кайтсаң

Сафияне алырга

Әтисе иртә килде.

Ул вакытта балалар

Тәмле төшләрен күреп,

 Тынычлап йоклый иде.

Тәрбияче апалар

Кисәтеп куйды аны:

Әкрен генә уятып,

Шыпырт кына киенеп,

Алып чык син баланы.

Әти кеше тырышты,

Бар көчен куйды кебек.

Көлештеләр тик өйдә,

Сафия кайтып кергәч,

Чит күлмәк, чалбар киеп.

Әтисе бик борчылган,

Нишлисең, эш узган ич...

Кызлар күлмәген киеп

 Бакчадан кайтып киткән

Малай гына кызганыч!


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: