Көмеш кыңгырау

Сөенеч

− Күрсәтегез, доктор!.. − Булмый, иптәш. − Тик бер генә күрим!.. − Ярамый...

− Күрсәтегез, доктор!..

− Булмый, иптәш.

− Тик бер генә күрим!..

− Ярамый.

Нишләтим соң, киребеткән врач

Хисләремне минем аңламый.

 

...Больницаның ишек алдында мин

Әрле-бирле йөрим шашынып.

Көтмәгәндә якын тәрәзәнең

Форточкасы китә ачылып.

 

Йорт эченнән күптән өзелеп көткән

Бала тавышы чыга агылып!

Түзмим, карыйм, бөтен гәүдәм белән

Тәрәз иңсәсенә сарылып.

 

− Сез нишлисез, иптәш гражданин? – ди

Ак халатлы апа бүлмәдән.

Ә мин аңа:

− Кайсы минеке? – дим.

Мин бит әле аны күрмәгән.

− Төш, сакаллы сабый, кит, дип, моннан! –

Апа мине куган арада,

Күзем төшә минем, мәктәй балкып,

Ак биләүдә яткан балага.

 

− Шул инде, шул!... Тулган чия төсле...

Үземне мин таныйм аңарда.

Әллә кайдан шул чак чыгып бер эт

Ябышырга тели чалбарга.

 

Исем киткән!

Җүләр маэмай энем,

Ничек кирәк, шулай өр әйдә!

Орышуыңа рәхмәт, апа, кичен

Чәй эчәргә безгә кер әйдә!..

 

Тәрәзәдән сикереп җиргә төшәм.

Әй ашыгам үзем, йөгерәм...

Күңелемнән үзем исем эзлим:

Чулпан... Гөлшат... Зифа... Гөлфирәм...

 

Сөенче, дуслар, сөенче: кызым туган!

Күзкәйләре аның кап-кара...

Бу бәхеттән бер мин генә түгел,

Бөтен дөнья гүя шатлана!

                                  МӘХМҮТ ХӨСӘЕН шигыре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: