Көмеш кыңгырау

Саваплы баланнар

Нәсер

Әнием Гайния Солтан кызының якты истәлегенә багышлыйм.
Әни балан бәлеше пешерергә җыена. Рәвеше пирогка ошаса да, безнең якта аны «бәлеш» диләр. Кичә кичтән баланнарны чемләп,  ягъни кечкенә сабак-тәлгәшләреннән чистартып куйды. Аннары баланны, суда җебетелгән кара икмәккә кушып, шикәр комы өстәп, плитә өстендәге салмак утта пешереп алды. Ул вакытта йортларга газ кертелмәгән иде әле. Шуңа күрә эчлекне, чуен чүлмәккә салып, күмер миченә куя иде.

Гомумән, әнкәйнең мич, плитә яныннан киткәне дә булмады. Көне буе пешеренеп ничек арымагандыр ул? Әнә бүген дә камыр куя әни. Онын, маен, сөтен, тозын, чүпрәсен салып, камыр баса. Эшне һәрчак бисмилладан башлый ул. Шуңа микән, һәрчак камыры күпереп, тәмле булып пешә аның. Баланның сәламәтлеккә файдасы күп, ди әнкәй. Төнәтмәсен тиешенчә генә эчкәндә, йөрәккә шифалы, ди. Ә төнәтмәне ясау бик гади.

Бер литрлы банкага ике-өч аш калагы балан, чама белән шикәр комы саласың да өстенә кайнар су коясың. Әни кичтән әзерләп куя да шуны иртәнгә эчәбез. Бик тәмле, әчкелтем була ул. Әмма, артык күп эчсәң, кан басымы уйната, дип әйтәләр. Яшьлек булгандыр инде, кан басымы үзен сиздермәде. Бәлеше дә бик тәмле. Кайбер хуҗабикәләр балан бәлешен, заманчалаштырьш, квас оны кушып ясый. Алай иткәндә, эчлеген болай ясыйлар: савытка аз гына су салып, баланны салмак утта пешерәләр дә иләк аша үткәрәләр. Төшләре иләкнең өске ягында кала, балан сыекчасы савытка төшә. Аннан соң шуны квас оны белән кушып, шикәр комы өстәп, эчлек ясыйлар. Ә безнең әни төше белән пешерә, чөнки без шулай яратабыз. Әниләр, үзләреннән бигрәк, балалары яраткан ризыкны әзерли икән. Тик ул-кызларың иманлы булсын да, Ходай аларны бәхетләреннән аермасын. Шундый изге теләкләр тели-тели, әнкәй балан бәлешенең камырын җәя дә, эчлеген салып, чит-читләрен ябыштырып бөрә. Аннары чәнечке белән өслегенә бизәкләр ясап тишкәләп чыга һәм кайнар мичкә тыга.
Бар әниләр дә шулай уңган була микән?! Шулайдыр! Мин үзем дә хәзер әни кеше. Әмма минем камырым да алай тәмле булмый, утырткан гөлем дә әнкәйнеке кебек шаулап чәчәк атмый. Ничек кенә итеп карамыйм шул гөлләрне! Февраль җитү белән, әнидән урлый-урлый яран гөле сабагын сындырып алам да үз өемдәге тәрәзә төбенә сулы чокырга куеп тамыр җәйдерәм. Аннары кибеттән алган матур савытларга ашламалы туфрак кушып, чәчәкләрне шунда утыртам. Бисмилламны да әйтәм югыйсә. Берәр ай чамасы утыралар да, яфраклары саргаеп кибә. Ә әнинең майонез, повидлодан бушаган пластмасс чиләкләргә төртеп кенә куйган ботаклары да бер-берсен уздырып чәчәк ата. Ник минекеләр дә шулай үсми икән дип борчылам. Әллә, гөлен сындырганга, әнкәй үпкәләде микән? Әниләр үпкәли белә микән Ул? Юктыр! Кичерә белүче олы йөрәк бары әнкәйләрдә генәдер. Алар үпкәләп, рәнҗеп яшәсә, дөнья күптән караңгылыкка күмелер иде.

Зәмирә Сәмигуллина, «Кем син насыйп яр?» китабыннан.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: