Көмеш кыңгырау

Сары яфрак арасыннан елмая безгә кояш...

Рифат Сәлахтан шигъри күчтәнәч, дуслар! Ко­яш­ның ша­ян нур­ла­ры, Ар­ка­ма төр­тә ми­нем. Хә­ер­ле ир­тә, әни­ем, Хә­ер­ле ир­тә, өем!

Йом­шак ти­ен

Кош­лар сай­рый, бү­ре улый,

Аю көй­ли үз кө­ен.

Ула­мый да, сай­ра­мый да,

Ке­тер­ди ге­нә ти­ен.

 

Үзе нә­ни, үзе йом­шак,

Та­бал­саң, сө­ен, әй­дә.

Күз ияр­ми на­рат­лар­да

Си­кер­гән ти­ен­нәр­гә.

 

Учы­ңа көн­ба­гыш то­тып,

Ча­кыр­саң ки­лер ми­кән?

Әл­лә үзе тө­шеп без­гә

Чик­лә­век би­рер ми­кән?

 

То­тып ир­кә­ләр­мен ди­мә,

Ерак­тан кү­реп сө­ен.

Агач баш­ла­ры­на ме­неп

Ке­тер­ди ге­нә ти­ен!

 

Фут­бол уй­ныйм

Фут­бол уй­нар­га яра­там,

Һич ае­ры­ла ал­мыйм.

Әти-әни тир­гә­сә дә,

Мин алар­га ка­ра­мыйм.

 

Биг­рәк ос­та фут­бол­чы мин,

Так­ти­ка­сын да бе­ләм.

Нин­ди һө­җүм дө­рес­ле­ген

Хә­зер үк әй­теп би­рәм.

 

Мес­си да мин, Ней­мар да мнн,

Ро­нал­ду­сы да үзем.

Лә­кин озак уй­на­гач­тын

Авыр­та ник­тер кү­зем.

 

Тик мәк­тәп­тә тә­нә­фес­тә

Тиз йө­ге­реп бул­мый шул.

Мин фут­бол­ны чын­лап тү­гел,

Компь­ю­тер­да уй­ныйм шул.

 

Нә­ни ип­тәш

Әти­се эт алып кайт­кан

Улы ту­ган кө­не­нә.

Нә­ни дус­тым бул­ды ди­еп

Рә­шит бик тә сө­е­нә.

 

Лә­кин бер со­рау – эте­нә

Ин­де кем ди­еп дә­шик?

Әнә шул хак­та бик озак

Уй­лап утыр­ды Рә­шит.

 

Кө­чек сә­лам бир­де аңа:

Тә­пи­ен­дә – ак тыр­нак.

Юк­ка баш ват­кан икән ул,

Ме­нә исем – Ак­тыр­нак!

 

Рә­шит ярат­кан эте­нә

Ак­тыр­нак ди­еп куш­ты,

Эте янын­нан кит­ми дә

Рә­шит – Ак­тыр­нак дус­ты.

 

Көз

Сал­кын җил­ләр исә хә­зер,

Ке­реп ба­ра­быз көз­гә.

Бе­раз кү­ңел­сез бул­са да,

Күп уңыш би­рә без­гә.

 

Өй ту­лы җи­ләк-җи­меш­ләр,

Кай­нат­ма­лар, кы­яр­лар.

Кыш җит­кәч кай­нат­ма­лар­ны

Өс­тәл­ләр­гә ку­яр­лар.

 

Бә­рәң­ге­ләр — баз­га төш­кән,

Аш­лык­лар — ам­бар­лар­да.

Ал­тын ала­ма­лар өл­ге­рә

Бү­ләк­кә ба­ла­лар­га.

 

Сө­е­нә­без, шат­ла­на­быз,

Моң­су бул­са да бе­раз.

Са­ры яф­рак ара­сын­нан

Ел­мая без­гә ко­яш.

 

Хә­ер­ле ир­тә!

Ко­яш­ның ша­ян нур­ла­ры,

Ар­ка­ма төр­тә ми­нем.

Хә­ер­ле ир­тә, әни­ем,

Хә­ер­ле ир­тә, өем!

 

Хә­ер­ле ир­тә дип дә­шәм

Сөй­гән­гә анам те­лен.

Хә­ер­ле ир­тә, ту­ган­нар,

Хә­ер­ле ир­тә, илем!

 

Оза­та ба­ра мәк­тәп­кә

Ир­тән­ге җы­лы җи­лем!

Хә­ер­ле ир­тә, дус­ла­рым,

Хә­ер­ле ир­тә, җи­рем!

 

Өмет­ләр ал­га ча­кы­ра,

Офык­лар дә­шә юл­га.

Хә­ер­ле ир­тә, ке­ше­ләр!

Хә­ер­ле ир­тә, дөнья!

 

Сә­гать­лә­ре юк­тыр

Үр­дәк­лә­ре­без бар без­нең,

Үз­лә­ре бик уң­ган­нар:

Үзе оча, үзе йө­зә,

Үзе җыр­лый тор­ган­нар.

 

Алар ир­түк то­ра­лар да

Ки­тә­ләр зәң­гәр күл­гә.

Кай­сы оча, кай­сы йө­зә

Кай­сы ба­кыл­дый бе­лә.

 

Кө­не буе шун­да алар,

Мин кил­мә­сәм кайт­мый­лар.

Ми­не күр­гәч, сө­е­нә­ләр:

«Бак-бак, бак-бак, бак», – ди­ләр.

 

Ал­пан-тил­пән ат­лый алар

Ка­гы­нып ка­нат­ла­рын.

Үз­лә­ре бе­леп кай­тыр­га

Сә­га­те юк алар­ның.

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: