Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары. Яз җиткәч

Абага турындагы әкият Рөстәмнең холкын да, тормышын да бөтенләй үзгәртеп җибәрде.

Әкият аңа шулчаклы нык тәэсир итте ки, ул гел шул хакта гына уйлап йөри башлады. Аның абага чәчәген өзеп алырлык батыр буласы килде. Ул элек тә күп укый иде, хәзер исә китапка тагын да ныграк ябышты. Көтепханәгә китаплар алмаштырырга барса, аның үтенеп сораганы бер генә булды: батырлар турындагы, табигать турындагы китап. Калын-калын романнарны укып чыкты ул, Робинзоннар, Юлбарыс тиресе кигән витязьлар, үз йөрәген факел иткән Данколар, Әбүгалисинналар, диңгез асларында йөзгән капитаннар, айга очкан инженерлар, кеше күзенә күренмичә йөргән химиклар турында нинди генә романнар укымады ул. Ләкин маҗаралары белән баш әйләндергән иң кызыклы китаплар да абаганы истән чыгара алмадылар. Киресенчә, яхшы әсәр укылган саен, абага тагын да тирәнрәк, тагын да көчлерәк дулкынландырды аны. Хәтта төшенә дә керә башлады ул. Абага чәчәге турында хыялланып йөри-йөри, Рөстәм үзен фронтта, сугыш мәйданында итеп хис кылды һәм язны көтте.
Яз җитү белән, Рөстәм бакчаларга, урманнарга, рус, татар каберлекләренә йөри башлады. Шул ук вакытта ул үз-үзен курыкмаска да өйрәтте. Ата-анасы элек аны өйдә ялгызы гына калдырмыйлар иде. Театрга я җыелышка китә калсалар, өй сакларга Рөстәм янына кеше чакыралар иде. Рөстәм үзе дә шуны тели иде. Тора-бара ул бөтенләй курыкмый башлады. Әти-әнисе кич белән кая да булса китәргә җыенсалар, берәүне дә чакырмагыз, үзем генә калам дияргә өйрәнде.
Ул,   өйдә   япа-ялгыз   калып,   үзенчә   күнегүләр   ясады. Утларны сүндереп, сәгатьләр буенча караңгыда утырды, төн уртасында ишек алдына чыгып торды.
Май башында әби кунакка килде. Әбине күреп алу белән, Рөстәм «бәхетем килде» дип уйлады. Шатлыгына чик юк иде аның.
Май ае уртасы иде. Рөстәм урманга китте. Ул анда җир астыннан бәреп чыккан ямь-яшел хәтфә үләннәргә сокланып карап йөрде; кыш көне туңып, яз көне яңадан терелә башлаган урманның сулыш алуын тыңлады. Ул икенче көнне дә кич белән урманга барды. Яшел чирәмгә ятып, күкне күзәтте: кояш баюына карап моңланды. Эңгер-меңгер вакыт җитте. Ләкин Рөстәм кайтмады: үзенең курку-курыкмавын сынарга теләп, тәмам караңгы төшкәнче урманда йөрде һәм, курыкса да курыкмаска тырышып, бу беренче сынауны яхшы уздырды.
Абага чәчәге турында хыяллану Рөстәмне ялгызлыкка өйрәтте. Әмма дәресләренә зарар китермәде ул: элеккечә тырышып укыды, алдынгы укучылар рәтендә барды. Бары тик дус-ишләре белән генә сирәк очраша торган булды. Берәрсе урамга уйнарга чакырса, олыларча:
—  Уйнаудамыни   хәзер  баш!   Күрәсең  ич,   сугыш... Муеннан   эш.   Юк,   бара   алмыйм,— дип   җавап   кайтара иде.
Агачлар күптән яфрак ярдылар. Дөньяга хуш ис, яз исе җәелде. Үсемлекләр кояшка карап чәчәк атарга әзерләнделәр. Шәһәрдә кошлар сайравы ешайды.
—  Ашыгырга кирәк! — диде Рөстәм үз-үзенә.
Рөстәм төн уздырырга урманга китте. Моңа ул берничә көн алдан әзерләнде. Аның кесәсендә кайралган үткен пәке, бер сызуда кабына торган чакма ташы, алдан ук агач төбенә илтеп күмелгән сохарилары һәм кружкасы бар.
Ул, әллә үзен гаепле санаганга, әллә булачак вакыйгаларны сизгәнгә, соңгы көннәрдә үзен авыру баладай назлы тотты. Китәсе көнне таңда ук уянды. Аяк очларына гына басып тышка чыкты, битен юды, өс-башын киенеп, дәресләрен карарга утырды.
—  Нишләп бик иртә тордың, улым? Ананың ягымлы тавышы аның уйларын бүлде.
—   Йокым   туйды,   әнкәй.   Әткәйне   уятыйммы?   Сәгать җиде инде.
—  Уят, улым, уят.
Рөстәм әтисен уятты, электрик плитага чәйнек куйды, куанычлы хәбәрләр булмасмы дип, радионы җибәрде. Яңадан әтисе янына кереп, аңа киенергә булышты. Күлмәк якасын рәтләгән булып, әтисен кочаклады да әнисе янына йөгереп килде һәм, гаепле бала сыман ояла-ояла, аны сөяргә кереште. Гайшә апа:
—  Авырыйсыңмы    әллә,    улым?    Йөзләрең    никтер кызарган,— дип,    аның    маңгаеннан үпте, күкрәгенә кысып сөйде.
Рөстәм мәктәпкә әтисе белән бергә чыгып китте. Алар артыннан ишек бикләргә чыккан әбигә ул яңагын сузды һәм:
—  Әбекәй, уңыш теләп үп мине! — диде.
Урам чатында ул әтисеннән аерылды, ләкин мәктәпкә таба борылмады, эре-эре атлап урман ягына юнәлде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 август 2019 - 15:56
    Без имени
    Балачакта бөтенебез күренмәс булу турында хыяллангандыр ул.