Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары. Сихерле чәчәкләр

Ул уянганда, кич якынлашкан иде инде.

Уяну белән тәнендә ниндидер бер татлы рәхәтлек сизде. Кулларын-аякларын сузып, тәмләп киерелгән иде — дөп итеп җиргә төште. Имгәнү-фәлән булмады, шулай да бераз
җайсыз төште булса кирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты. Ашыйсы килеп китте. Аз-азлап кимерә-кимерә, актык сохарилар да юкка чыктылар.
Урман акрынлап караңгылыкка чумды. Бу вакыт Рөстәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн уртасында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кайвакыт була икән? Теләсә кайчан булсын — барыбер түгелмени? Бу төнне Рөстәм йоклау түгел, күзләрен дә йоммаячак.
Шулай уйланып утырганда, тәнгә салкынча җил бәрде. Кайдадыр күктә каргалар чарылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп, кара урман аша яп-якты тасма сызылып үтте. Ояларына ашыккан җәнлекләр чинавы ишетелде. Төнге янгын вакытында була торгандай ал яктылык җәелде.
Рөстәмне курку алды. Әмма аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. Шуңа күрә урманнан качу, кая булса да югалып тору Рөстәмнең башына да кермәде. Моңарчы һичкайда күрмәгән, ишетмәгән дәһшәтле гүзәллекне татудан туган хис иде бу. Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тулды. Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. Күз ачып, күз йомганчы, алар шундый үстеләр, чәчәктән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин иде. Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. Аңарда комсызлык туды: тел астына гына кыстыру түгел, ул аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чәйнәми-нитми йота барды. Хәер, чәйнәргә кирәк тә түгел иде, чәчәкләр авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй, эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.
Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы әйләнде: ул,  хәлдән таеп,  җиргә егылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: