Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары. Рөстәм, сез мондамы?

Начальникның дөрес нәтиҗәләр чыгаруы Рөстәмне уйга калдырды.

Начальник барын да белә шикелле һәм хәзергә Рөстәм аның белән генә, фәкать аның белән генә киңәш йөртә ала. Әтисе борылып киткәч тә, Рөстәм начальник белән янәшә баруын дәвам итте. Күренмәс кеше булганнан бирле,  аның мие чуалды.  Кем белән дә үзенең хәле турында сөйләшәсе, кемнән булса да киңәш сорыйсы килә иде. Мондый кеше, Рөстәм уенча, һичшиксез, начальник иде. Ул барысын да эшләр, яхшы киңәш тә бирер, эзләүгә керешү чараларын да туктатыр, Рөстәмнең әти-әнисен дә тынычландырыр.
—  Мин сезнең белән сөйләшергә теләр идем...
Начальник тавыш килгән якка борылды, ләкин берәүне дә күрмәде. Шулай да ул бу хәлгә гаҗәпләнмәгән сыман тыныч калырга тырышты.
—  Рөхсәт итсәгез, мин сезнең белән сөйләшергә теләр идем.
Начальникның йөрәге еш тибә башлады, аңарда көчле кызыксыну туды. Әмма үзе, хуҗасы күренмәгән бу ягымлы тавышны куркытып җибәрмим дигәндәй, акрын гына:
—  Кем сез? —дип сорады.
—  Бу мин, Рөстәм Асадуллин.
—  Эш нәрсәдә соң? Сөйләшик. Кайда сөйләшәбез?
—  Урамда   җайсыз.   Кешеләр   йөриләр.   Бу   саташкан кем белән сөйләшә икән дип  көләрләр үзегездән. Бакчага яки...
Начальник аның сүзен бүлде һәм үзенә барырга чакырды. Рөстәм:
—  Ярый,    барыгыз,    мин    сездән    калышмам,— дип ризалык белдерде.
Начальник адымнарын кызулатты, аның кабинетка тизрәк кайтып керәсе һәм бу могҗизаның серенә төшенәсе килде. Рөстәмнең бару-бармавын белергә теләп, ул ара-тирә аңа сораулар бирде:
—  Сезгә ничә яшь?
—  Туган елым белән санасак — көзгә унөч тула.
—  Ә санамасак?
—  Тагын өч-дүрт ел арттырырга туры килер.
—  Нишләп алай?
—  Шушы ике-өч көн эчендә мин өч-дүрт елга үстем. Кешеләр  очрадылар.  Алар  узып  киткәч,  начальник яңадан сүз башлады:
—  Өегездә бик кайгыралар...
—  Беләм.  Сезнең  белән   сөйләшергә дә  мине   шул мәҗбүр итте.
Алар зур таш бинага килеп җиттеләр. Начальник эре-эре атлап баскычтан менде һәм кабинет ишеген ачты. Аннары ашыкмыйчан плащын салды, зур өстәл артына кереп утырды. Звонок биреп, ике чынаяк чәй кертергә кушты, папирос кабызды. Шулар бөтенесе дә эшләнеп беткәч, кабинет ишеген барып бикләде һәм:
—  Рөстәм, сез мондамы? — дип сорады.
—  Монда,     сезнең     каршыгызда     утырам,— диде тавыш.
—  Тартынмагыз, чәй эчегез, бутерброд ашагыз.
—  Рәхмәт!
—  Бәлки, папирос телисездер, менә...
—  Рәхмәт, мин тартмыйм.
Начальник кызыксынып карап торды, ул үзенең күзләренә ышанмады: чынаякларның берсе кинәт күздән югалды, голт-голт итеп чәй эчкән тавыш ишетелде; чынаяк яңадан өстәлдә күренде. Ләкин бу юлы ул буш иде инде. Май яккан икмәк хәрәкәткә килде һәм юкка чыкты.
—  Әйе! — дип,   начальник   сүз   башлады.— Сез   зур көчкә ия булгансыз. Сөйләгез, мин тыңлыйм, нәрсә турында сөйләшмәкче идегез.
—  Миңа,— диде Рөстәм,— берәр галим белән очрашырга  кирәк.  Мин  фронтка   китәргә  телим.   Киткәнче очраша алсам, яхшы булыр иде.
—  Ярый, бу мәсьәләдә мин сезгә ярдәм итә алам. Ләкин башта  шуны әйтегез, сез  ничек күренмәс  кеше булдыгыз?
—  Үзем дә белмим. Мин кызык хәлгә очрадым.
—  Мин шаярмыйча сорыйм.
—  Мин дә шаярмыйча җавап бирәм.
—  Сезнең бу хәлне тагын кем дә булса беләме?
—  Сездән бүтән берәүгә дә ачылганым юк.
—  Күренер хәлгә кайта аласызмы?
—  Хәзергә — юк.   Кайта   алырмынмы — белмим.   Галим белән очрашырга теләвем дә шул турыда иде.
Кабинетта бераз тынлык урнашты. Начальник тагын папирос кабызды, терсәкләрен өстәлгә куеп, җәелебрәк утырды һәм, Рөстәмне күрергә теләгән сыман, гәүдәсен алга ук сузып, сорау бирде:
— Шулай да әйтегез, ничек булды бу?
— Башта   минем   белән   очрашуны,   минем   вакыйгамны берәүгә дә сөйләмәскә сүз бирегез.
—   Бирәм...
—  Ант итегез...
Начальник җылы итеп елмайды һәм уйга калды. Аның хезмәт урыны, эшләү шартлары аны аерчм кешеләргә антлар итүдән азат итә иде. Ул үзенең хезмәте, эшләре хакында  кайбер органнарга докладлар ясарга, аларны таныштырып барырга тиеш иде. Ләкин ул хәзер җинаятьтән ерак торган акыллы бала белән сөйләшә, аның җитди тавышын ишетә. Ул аңа дөрес җавап бирергә тиеш.
—  Ант итүем нигә кирәк?
—  Сез үзегезне мин бала белән сөйләшәм дип уйламагыз. Мин бу эшнең никадәр җитди икәнен яхшы аңлыйм.
—  Бетте, бетте! — Начальник аягүрә басты һәм тантаналы   тавыш   белән   ант   итте: — Сезнең   вакыйганы берәүгә дә сөйләмәскә, сездән ишеткән серне һичкемгә ачмаска сүз бирәм!
—  Рәхмәт, утырыгыз...  Мин  урманда   йөрдем,  анда моңарчы һичкайда күрмәгән бер үлән табып ашадым. Шуны   ашап   күренмәс  хәлгә   килдем.— Рөстәм   саклык өчен дөресен әйтмәде һәм шуңа күрә үзен уңайсыз хис итте.— Соңыннан   бу   үләнне   кабат   эзләсәм   дә,   таба алмадым.  Мин озакмы  шулай йөрермен? Мин  ашаган үлән  нинди  үлән  иде  ул?  Аның  мине  күренмәс  иткән көче  озакка   барырмы?   Менә   нәрсәләр   кызыксындыра мине.
Рөстәм начальник ни әйтер икән дип дәшми торды һәм бераздан дәвам итте:
—  Мин фронтка китәм, партизан булам. Сез минем әти-әниемне тынычландырсагыз иде. Әби дә борчылмасын иде. Рөстәм үзе теләп армиягә киткән, фронтка димәгез, армиягә генә диегез.
—  Тагын ни?
—  Тагынмы? — Рөстәм     ояла-ояла     гына     әйтте: — Авырга алмагыз, серне ачсагыз, мине эзләү башланса, мин  сезне  дошман  күрәчәкмен   һәм,   ышаныгыз,  эзләп табып, үч алачакмын.
—   Ышанам,   ышанам!—дип,   начальник   кычкырып көлде.— Безнең дошман уртак — фашист ул.
Рөстәм китәргә дип урыныннан торды.
—  Мин    күрергә    теләгән    галимнең    фамилиясен, адресын белергә мөмкинме?
Начальник, хәзер дип, каядыр чыгып керде һәм:
—  Рөстәм, сез мондамы? — дип сорады. Җавап алгач, Рөстәмгә кәгазь кисәге сузды.— Менә монда язылган. Иң зур галимнәребездән профессор Богданов. Аңа бөтенесен дә курыкмыйча сөйләргә мөмкин.
—  Рәхмәт! — Рөстәм   кәгазьне   кесәсенә   салды   һәм саубуллашырга дип начальникка кул сузды.— Сизәсезме, мин сезнең кулыгызны кысам.
—  Сизәм, сизәм,— диде начальник.— Без тагын очраша алырбызмы, юкмы? Мин теләр идем.
—   Йомышым төшсә, килеп чыгармын.
Ачкыч борган тавыш ишетелде, әмма ачкыч үзе күренмәде. Ишек ачылып ябылды. Начальник яңадан өстәл артына килеп утырды, бик сәер генә:
—  Рөстәм, сез мондамы? — дип сорады. Җавап бирүче булмады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: