Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары. Нишләргә?

Рөстәм дә әтисе белән бергә милиция идарәсенә барды.

Ул анда Һашим абый белән өлкән начальникның сөйләшүен тынлап утырганда, табигать алдында кешенең никадәр көчсез җан икәнлегенә гаҗәпләнде. Ул менә үсмер бала гына әле, әмма табигатьнең юмартлыгы нинди көчле итте аны. Инде нишләргә? Хәзер үк эшкә керешергәме? Рөстәм бит гитлерчылар тарафыннан җәберләнгән Ватаны турында, таш диварларга бәрелеп үтерелгән балалар турында уйлап йөреп шушындый зур көчкә ия булды. Димәк, китәргә, кичекмәстән фронтка китәргә кирәк. Аның бурычы хәзер — дошман тылына күчү, эләккән бер фашистны кисү, үтерү, кыру. Шулай эш иткәндә, көн саен ничә фашист солдатын үтереп була икән. Йөзне, ике йөзне... Ә аның болай күренми йөрүе озаккамы барыр? Бәлки, ул иртәгә үк элекке хәленә кайтыр? Фронтка да барып җитәр, күренә дә башлар, дошман аны бер минут эчендә юк итеп ташлар һәм ул, Рөстәм, үч ала алмыйча калыр. Сөйләшәсе иде, берәр галим белән киңәш итешәсе иде. Ләкин ул галимне кайдан табарга?
Әтисе белән Рөстәм дә өлкән начальник яныннан чыкты. Инде кая барырга? Өйгә кайтса, ата-анага карап торып эч пошачак. Кызгану аның көчен, дәртен басачак, ә аңа хәзер нык ихтыярлы, батыр булырга кирәк.
Шулай уйланып кайтканда, ул әтисеннән бераз артта калды. Унике-унөч яшьләр чамасындагы ике малайның чатта тәмәке тартып басып торуларын күрде. Рөстәм якынлашканда, алар нәрсә турындадыр-бик әшәке сүзләр кушып сөйләшәләр иде. Ике малайның берсе Рөстәмгә таныш Өтер Вәли, бозыклыгы белән укытучыларның теңкәләренә тигән гаять хәйләкәр, хулиган Вәли иде. Аны күрүгә, Рөстәмнең ачуы килде. Ул, як-ягына каранып, бүтәннәрне күрмәгәч, Өтер Вәлинең авызыннан тәмәкесен алып ташлады һәм: «Тәмәке тартма! Тартма... Сүгенмә! Сүгенмә!» — дип, чалт та чолт итеп яңаклады. Малай абына-сөртенә качты, бу, аның артыннан куып җитеп, тагын өстәде.
Ул, үзендә бераз канәгатьләнү сизгәч, Ленин бакчасына кереп утырды. Мәктәбен, иптәшләрен, укытучыларын сагынды. Аларны күрәсе килү тойгысы шулхәтле көчле булды ки, ул, караңгы булуга да карамастан, мәктәпкә   барып   чыкты.   Аннан   өенә   кайтты.   Һашим абый ишек янында күрше карчык белән сөйләшеп тора иде. Рөстәмгә бу бик уңай булды — ул өйгә керде.
Әнисе һәм әбисе йокларга ятканнар иде инде. Әтисе кайтып кергәнче, Рөстәм ашап алды, диванга күз салды, шунда ятып йокларга булды. Һашим абый ишекләрне бикләде, кулын юды һәм өстәлдә ачык яткан китапны укырга тотынды. Рөстәм аңа сагынып карап торды. Түзмәде — янына ук килеп басты. Әтисе аңа бик җитди укыган булып күренде, ләкин ни өчендер хәрәкәтсез ята, күзләр менә ярты сәгать инде һаман бер биткә текәлгәннәр. Димәк, атаның уе китапта түгел. Нәрсә турында уйлый икән ул? Рөстәм, кагылыр-кагылмас кына, әтисенең чәченнән сыйпады. Һашим абый башын күтәрде, артка борылып карады. Рөстәм яшен тизлегендә читкә ташланды. Әтисенең, нидер эзләгән сыман, пошынып йөрүен күзәтте. «Юк, болай ярамый,— дип уйлады Рөстәм,— адым саен саклык кирәк».
Иртәгесен Рөстәм бөтенесеннән дә элек уянды. Ләкин ишек ачып чыгып китәргә, бит юарга уңайсызланды. Нәрсә эшләсә дә ишетелер кебек тоелды, яратып йөргән әбисен күселәр куудан азат итәсе килде. Озакламады, бүтәннәр дә уяндылар. Әйтелгәнчә, сәгать сигездә өлкән начальник күренде. Өйдәгеләр Рөстәм турында сөйләшәләр, начальник та сүзгә катнашты. Үзе турында мактау сүзләре ишетүгә, Рөстәм куанды да, борчылды да. Әбисе дә аны мактады:
—  Әкиятләр тыңларга бик ярата иде,— диде. Начальник моны эләктереп алды:
—  Әкиятләр? Нинди әкиятләр?
Рөстәм әбигә карады. Абага хакында әйтеп ташлар дип курыкты. Ул хәтта әбисе янына ук килеп басты, әйтә башласа, ничек булса да сүзен бүлмәкче иде. Ләкин әби әйтмәде. Рус телен ватып-сындырып, «рудной сказка» дию белән генә канәгатьләнде.
Начальник Рөстәмнең өстәлен, китапларын карады һәм:
—  Букчасы кайда? — дип сорады.
Букча Рөстәмнең кулында иде, шуңа аны күрми тордылар. Тагын ары сугылып, бире кагылып, букча эзләү китте. Рөстәмдә балалык шуклыгы кузгалды, шаярып аласы килде. Әмма бу теләген ул тиз басты, чөнки аңлый иде инде: аның юк кына шаяруы да хәзер могҗиза булып тоелачак. Букчаны начальник алдына өстәлгә китереп куйды.
—  Менә шушы мәллә? — дип, начальник аны кулына алды  һәм  серле   итеп: — Әйе! — диде.   Әйе  диюе   аның: «Нишләп соң мин аны күрми тордым», диюе иде.
Тагын ярты сәгать чамасы сөйләшеп утырганнан соң начальник кайтып китәргә җыенды һәм Һашим абыйны үзен озата чыгарга үтенде. Рөстәм дә алар белән бергә чыкты.
—  Улыгызның   югалу   вакыйгасы   мине   бик   кызыксындырды,— дип начальник сүз  башлады.— Монда  без аңлап җитмәгән ниндидер бер хикмәт бар.  Беләсезме, нинди нәтиҗәгә килдем мин?
—   Юк, белмим,— диде, Һашим абый.
Рөстәм   ишетми   калмыйм   дип   адымын   кызулатты.
—  Улыгыз  монда,  Казанда, кичә ул өйдә булган...
Һашим абый шатлану катыш гаҗәпләнде. Шатлыгыннан начальникны култыклап алды, гаҗәпләнүеннән аңа сорау бирде: 

-  Кем булса күргән мәллә?
—  Бөтен бәла дә шунда шул: күрүче юк. Теге хикмәтле язуны ул кичә язган һәм өйдә язган. Ә букча...— Начальник сүзен әйтеп бетермәде, туктады. Әйтим микән, әйтмим микән дигән сыман, аз гына уйланып торды һәм дәвам итте: — Бер югала, бер килеп чыга торган  букча  сер  пәрдәсен  ача  ачуын,  ләкин... хәер,  соңыннан...  без  кабат очрашырбыз  әле.  Менә  нәрсә:  ул букчаны мин язу өстәле янындагы кадакка элеп калдырдым.  Әйтегез,  аңа  берәү дә кагылмасын.  Ара-тирә күзәтсеннәр   генә.   Сезнең  йорт   тирәсенә   мин   үземнең бер кешемне куйдым. Улыгыз сез күрмәгәндә өйгә кайта һәм букча белән нидер эшли. Хатын-кызга бу турыда сөйләми торырга мөмкин.
—  Аңлыйм, аңлыйм,— диде Һашим абый. Начальник Һашим абыйның кулын кысты.
—  Хәзергә  хушыгыз.  Кирәк  булса, телефон  номерларымны язып алыгыз: 0-35-46.
—  0-35-46. Рәхмәт!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: