Көмеш кыңгырау

Үрдәк попугай түгел

Яз җитү белән минем әбинең мәшәкате арта, чөнки үрдәкләре бәбкә чыгара. Аның бер-ике ана, бер ата үрдәге бар. Алар үзләренә күрә ишегалды дөньясының бер яме булып, башка кош-кортларны үз итеп яшиләр.

Ата үрдәк аеруча матур. Каурыйлары кояш нурында әллә ничә төскә кереп ялтырый, җемелди. Әкияттәге оҗмах кошы каурыйларыннан бер дә ким түгел. Ул инде мин үземне белә-белгәннән бирле әбинең ишегалдында яши.
Элегрәк, малайлар белән индеецлар булып уйнаганда, минем кием иң матуры була торган иде. Әллә шуңа күрә, әллә әти ясап биргән ук-җәям бик килешле һәм матур булганга, мине һәрвакыт юлбашчы итеп сайлыйлар. Кушаматым да Яшел каурый иде. Шулай булмыйча, минем кепкамда да, киемнәремдә дә, башка малайларныкы кебек, ак каз яки үрдәк каурые түгел, ә безнең әбинең ата үрдәгеннән коелган, төрле төсләргә кереп җемелди торган яшел каурыйлар тезелгән иде шул.
Әнә ул ата үрдәк, ана үрдәкне ияртеп, бербер артлы тезелеп барган бәбкәләрне ничек саклап йөри... Бәбкәләр кечкенә шул әле. Капка төбендәге чирәмне, ашамакчы булып, кечкенә авызлары белән йолыккандай итәләр. Ана үрдәк аларга үз телләрендә нидер аңлата, әллә мактый, әллә шелтәли, «бак» та «бак» ди. Бер бәбкә ләгәнгә төшкән дә чыга алмый азаплана. Үзе, коты алынгандай, бөтен ишегалдына «пип-пип-пип» дип кычкыра. Ана үрдәк, ничек итсә итте, шул бәбкәне, борыны белән этә-этә, барыбер ләгәннән чыгарды. Ата үрдәк алар янында сакта тора. Шулай булмыйча, явыз тилгән хәзер бәбкәләрне эләктереп алырга чамалап тора.
Бервакыт безгә дәрестә үрдәк рәсеме ясарга куштылар. Башка малайлар ап-ак инкубатор үрдәкләрен ясаганда, мин әбинең үрдәкләрен күз алдыма китердем. Минем рәсемнәремдә һәр үрдәк үзенә бер төстә иде.
Моны күреп, янымда утыра торган Әмир исемле малай мине үрти башлады:
- Төрле төстә булырга үрдәк бит ул попугай түгел! - ди бу. - Үрдәк ул ак төстә була!
Без бәхәсләшеп киттек. Бу бәхәскә башка малайлар да кушылды. Дүрт япьле, сөяк саплы пәкегә бәхәсләштек.
Дәрес бетү белән, барыбыз да әбинең ишегалдына йөгердек. Күрсәтим әле шул Әмиргә үрдәкләребезне. Әнә бит алар, «бак-бак» килеп, ишегалдын ямьләп йөриләр. Каурыйлары да төрле төскә кереп җемелди. Берсе яшькелт төстә, икенчесе - көрән...
Әмир, безнең төрле төстәге үрдәкләрне күргәч, шәһәрдән абыйсы алып кайткан дүрт япьле, сөяк саплы пәкесен берсүзсез миңа сузды.

Зөләйха Минһаҗева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: