Көмеш кыңгырау

Озату юк монда, каршылау да...

Мәскәү дәүләт университеты каршындагы "Буялган" дип язылган (татар телендә түгел, әлбәттә) эскәмиядә миләш чыпчыкларының күңелле чырылдашуын тыңлап утырган мәл.

Юк, мин бу шәһәрне сагынмаган идем - тормыш дулкыннарым гына кабат шул ярларга бәрелде. Бу шәһәр шавында тагын 3 сәгать кайныйсым калды.  Искиткеч мәһабәт бина, апрельнең йомшак һавасы. Беркем дә сиңа килеп бәйләнми, беркемнең дә синдә эше юк. Кайда да шулайдыр инде ул да, шулай да.

Сине берсе дә белми, син дә беркемне дә белмисең. Бер танышың да очрамый. Сәер рәхәтлек. "Озату юк монда, каршылау да...".

Монда инде бик күп тѳрле миңа таныш булмаган чәчәкләр дә атарга ѳлгергән (таныш булганнарыннан тузганакны гына күрдем).
Уку йорты бинасыннан гадәттә таякка таянган мѳгаллимнәр чыгып бара. Борынгы (бу очракта, мѳгаен шул сүз генә туры килер) коридорлар буйлап ап-ак чәчле, түгәрәк оправалы күзлек кигән абый-апалар атлый. Шул ук коридорларда  тезелеп киткән шкафлардан чын искелек исе килә ("шкафны алмаска" (чыннан да, "шкаф не брать") дигән язманы күргәч кызык булып китте).
Чит шәһәрдә булган вакытта, мин бер китап һәм дәфтәр алам. Үзенә күрә бер йолага әйләнеп бара бугай инде бу гадәтем. Шуларның букчада яткан яңа порциясе күңелгә рәхәтлек биреп тора.

Бүген алган китапны утыз секунд сайладым. Бер очраклы битен ачтым да, ике җѳмлә укыдым.

"Вакыт та, ара да - юк, - ди Вика. Безнең һәр очрашуыбыз тәкъдиргә язылган, һәр аерылышу мизгеле дә... <> син бернинди дә карарга килмисең, бары эзләр буйлап кына барасың. Синең тормышыңны беренче кѳненнән алып, соңгысына кадәр Уйлап тапканның сызган эзе буйлап барасың". 
Кояш баеп килә. Былтыр монда булганда гел метрода йѳргән идем, бу юлы - автобуста гына. Шуңа күрә шәһәрнең дә битен быел гына чын мәгънәсендә күрә алдым. Никтер гел Казан белән охшашлык эзлим.

Бер урамга бик барасым килгән иде, булмады. Чит шәһәрдә булганда, "монда беренче һәм соңгы килүең дип уйла" дим дә, һәр детальне башымнан уздырырга тырышам (дѳрес, бу бик яхшы килеп чыкмый). Шулай да, кызык...

... Яңа гына бер абый эндәште. Мин дә бая бу эскәмиягә буявы кибеп беткәндер, дип утырган идем, ди. Бетмәгән икән, дип өстәде аннары. Котым очып торып бастым. Итәгемә ямь-яшел буяу ягылган. Ярар, минәйтәм, Мәскәүдән бер истәлек кайтыр.

"Бетә ул",- ди. Әйе, бар нәрсә дә бетә. Буяу да, бу сәяхәт тә, башка нәрсәләр дә.

Сәрбиназ Шәйхелова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: