Көмеш кыңгырау

Нәрсә булган Рамилгә?

Рамилнең ашханәдә үз-үзен тотышы укытучыны аптырашта калдырды.

Икенче сыйныфта укучы бу малай, ашханәдә ялгызы гына калгач, иптәшләре ашап бетермәгән ризыкларны пакетка тутыра башлый. Көн саен шул хәл.
Беркөнне укытучы түзмәде, малай янына килеп сүз катты:
-  Рамил, нигә сиңа бу ризык калдыклары?
Тегесе гаепле кеше сыман кызарынды, каушап калды.
- Ашарга... Мәрьям Расиховна, - диде ул, тотлыга төшеп. Укытучы уйланып калды. Ул укучысын биш бармагыдай белә.
Тикмәгә генә бу эш белән шөгыльләнмәс. Өендә бер-бер хәл булгандыр.
Икенче көнне Мәрьям апа Рамилләрнең фатирына юл тотты. Өйдә әнисе генә иде. Ул да соңгы вакытларда улының сәер гадәтләрен күзәтүен әйтте.
- Элек Рамилне көчләп тә сөт эчәргә мәҗбүр итеп булмый иде. Ә хәзер: «Әнием, тагын алып кайт, сөт сәламәтлек өчен файдалы», -ди. Җиткереп булмый. Укудан кайтуга, сумкасын берәр почмакка тондыра да өйдән чыгып йөгерә. «Мәктәпкә, оста куллар түгәрәгенә барам», - ди.
...Ә бу вакытта Рамил, әтисеннән туңдырмага дип алган акчаны күлмәк җиңенә яшереп, даруханәгә кереп бара иде.
- Миңа нәни балаларга сөт эчерә торган шешә һәм имезлек бирегез әле, - диде ул мөлаем гына елмаеп торучы сатучы кызга.
- Нигә ул сиңа? - диде аптекачы, көлемсерәп.
-  Э-э... - малай баш артын кашып алды, - энемә кирәк иде...
...Укытучы киткәннән соң, Рамилнең әнисе үзен кая куярга белмичә йөренде. Нәрсә булган соң аларның улларына? Бер-бер урам төркеменә эләкмәгәндер бит?! Бу турыда малайның үзеннән сораудан файда юк. Барыбер серне чишмәячәк.
Икенче көнне мәктәптән кайтуга, Рамил, көндәгечә, каядыр җыена башлады.
- Әни, мин түгәрәккә киттем, ашап торырга вакытым юк, - диде ул.

- Ярар, улым, озак торма.
Аяк тавышлары ерагаюга, Фәридә апа ашыга-ашыга киенә башлады һәм улы артыннан атылды. Рамилнең ботинкаларыннан төшеп калган аяк эзләре подвалга алып бара иде.
Ана, дөп-дөп типкән йөрәген тыярга тырышып, курка-курка гына подвалга төште. Ишекне ачты. Мондагы хәлләрне күреп, әздән генә егылып китмәде.
Подвал идәненә чүпрәк-чапрак, картон түшәлгән. Ә алар өстендә... биш көчек баласы. Рамил аларның берсенә көчләп диярлек шешәдән сөт эчереп маташа.
Әнисен күргәч, малай сулкылдап елап җибәрде:
-  Теләсәң ни эшләт, мин аларны барыбер ташламыйм... - диде ул.
Фәридә апа Рамилне кочагына алды:
-  Котымны очырдың бит, улым. Әллә ниләр уйлап бетердем. Кайгырма, үстерерсең, берәр җае табылыр әле...
Кич белән әтисе эштән кайткач, көчекләре каршына утырып, Рамил «эт балалары турындагы хикәят»ен сөйләде. Аларны ничек табуын, аналары булмавын белгәч, кызгануын...
- Менә нинди кайгыртучан, ярдәмчел икән минем улым, - диде әтисе дә, улының аркасыннан сөеп.
Ә бу вакытта көчек балалары, үзләре турында сүз барганны аңламыйча, ишек катына җәелгән киездә мес-мес йоклыйлар иде.
Лилия Закирова.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: