Көмеш кыңгырау

Намусым, син кайда?

ХИКӘЯ

Сезнең Белмәмеш турындагы әкиятне ишеткәнегез бармы? Юкмыни?! Ә менә безнең беренче сыйныф малайлары да, кызлары да белә аны. Кемне булсын инде — шул Белмәмешне! Исеме Белмәмеш булса да, ул шундый кызык малай! Үзе шаян, үзе җитез, хәйләкәр дә әле. Үзе бәп-бәләкәй, бармак буе гына. Алар шәһәрендәге бөтен балалар да шундый кечкенәләр икән, аларны нәнүсләр дип йөртәләр.
Ул китапның кызыклыгын күрсәң! Безнең Гөлшат апа китапны шундый кызык итеп укый: көлә-көлә эчләр катып бетә кайчак.
Бүген дә иң алгы партага килеп утырдым. Менә башлый, менә башлый дип көтеп тора идек, Гөлшат апа Белмәмеш китабын ачкан да иде инде, шунда директор абый апабызны чакырып алды.
«Эх! Бүген китап укулар булмас ахры», — дибез. Көтмәгәндә, сыйныфка Фәридә апа килеп керде.
— «Белмәмеш маҗаралары»н бүген сезгә үзем укыйм, — ди.
И шатландык та соң! Фәридә апа зур инде — бишенчедә укый, тагын шуны да беләбез — аны «артист Фәридә» дип йөртәләр. Безнең Гөлшат ападан бер дә ким укымый икән ул. Тик бүген беребез дә көлмәде. Ник дисезме? Хәзер барысын да рәттән сөйлим.
Менә шул Белмәмешнең тылсымлы таягы бар. Бервакытны ул бер нәнүс малай белән юкка гына ачуланышып китә. Тик кызыбрак китә шул: тылсымлы таяк ярдәмендә нәнүс малайны ишәккә әйләндерә дә куя. И-и-и, кызгандык та соң ул малайны! Хәзер нишли инде ул мескен? Менә шунда сыйныфтагы иң кечкенә кызыбыз Алия елады да әле. Белмәмеш үзе дә бик үкенә. Кич җитеп йокларга яткач та, ул йоклый алмый, бик тә борчыла.
Шулчакта аңа намусы эндәшә, Белмәмешне ачулана башлый:
— Ничек оят түгел сиңа? Син рәхәтләнеп йоклап ятасың, ә теге нәнүс малай, ишәккә әверелеп, урам буйлап йөри, — ди...
Шунда мин бик аптырадым. «Намус» — кем икән ул? Әллә — нәрсәме? Үзе сөйләшә дә, ди бит, үзе Белмәмешне оялта да. Беләсе килә! Кулымны күтәрдем дә Фәридә апага дәштем:
— Намус нәрсә соң ул, апа?
Фәридә апа укуыннан шып туктады. Дәшми, миңа карап тик тора.
— Апа, нәрсә соң ул — намус?
Апабыз кызарды, аптырап, шактый гына тын торды. Әллә ул үзе дә белми микән?
Аннары кисәк кенә елмаеп җибәрде:
— Намус ул — кешенең эчке тавышы... һәр кешенең эчке тавышы, намусы бар... Начарлык эшләсәң, ул оялта, ачулана, алай ярамый, ди... Гел-гел яхшы булырга өнди... Аның белән сөйләшкәнне бүтәннәр ишетми дә... Һәркемнең намусы бар. Минем дә, синең дә, барыбызның да...
Күзләремне йомдым да үземнең намусымны тыңлап карадым. Нәрсә дияр икән? Ә ул дәшми. Бер сүз дә әйтми. Миңа куркыныч булып китте.
— Апа, ә минем намусым юк... Фәридә апа да, аптырап, миңа карады:
—  Бар, бар, Наил! Син бик акыллы, тәртипле малай. Синең намусың бар!
Мин тагын тыңлап карадым. Ә намусым дәшми! Юк бит, юк! Берни дә ишетмим!
— Ул миңа бер сүз дә әйтми. Булса — әйтер иде! Минем намусым юк!
—  Минеке бар! Миндә дә бар! Бар! — дип шыбырдашты башкалар.
Бөтенесенеке дә бар! Ә минем намусым юк... Шунда мин елап җибәрдем. Сулкылдый-сулкылдый рәхәтләнеп еладым. Фәридә апа ничек тынычландырырга белми аптырап бетте:
— Син аны ишетмисең генә! Әле ишетергә өйрәнмәгәнсең...
Шулай дигәч, бераз тынычландым тагын. Мин дә намусымны ишетермен әле, дип, үземне юаттым. Тик тынычланып булмый гына бит! Янымда утырган Айнурның җиңеннән тарттым:
— Синең намусың бармы?
—  Бар! — ди Айнур, пышылдап кына.
—  Ишетәсең дәме?
—  Ишетәм...
— Сөйләшәме?
— И-е-е-е-е...
— Нәрсә ди?
— Ул мине кичә ачуланды...
Мин шаккаттым. Айнурның да намусы бар! Әле ачулана да!
—  Нәрсә дип ачуланды соң?
—  Кичә әни, эшкә киткәндә, ике шоколад калдырды. Берсен — миңа, берсен — сеңлемә дип. Раилә әле йокысыннан да тормаган иде. Мин үземнекен ашадым. Шундый тәмле булды!.. Аннары Раиләнекен дә алдым, ул бит барыбер белми, йоклый ич! Шунда ул мине ачуланды...
—  Кем ачуланды? Әниеңме?
— Юк ла инде! Әни эштә, дим бит! Намусым ачуланды!
Мин, көнләшеп, аңа карадым:
—  Ни диде?
— «Ярамый! Тимә!» — ди... Шуннан мин тимәдем... Аны тыңладым...
Айнурның да намусы бар! Минеке генә юк! Яшьләремне күлмәк җиңенә сөрттем. Айнур миңа якын ук иелде:
— Елама! Мин сиңа үземнекен бирәм!
—  Миңа? (Миңа шундый рәхәт булып  китте...) Ә үзең? Намуссыз каласыңмы?
Айнур башта аптырап калды, аннан әйтеп куйды:
— Мин сиңа яртысын гына бирермен, яртысы үземә кала...
Бөтенләй булмауга караганда, яртысы булу әйбәтрәк инде, тик... Йөрәгем жу итеп китте:
— Тавышын ишетми башласаң? Кечкенә кала бит! Айнур да уйга калды. Бераз уйланды да шатланып кычкырып җибәрде:
— Без үскәч, намус та үсә инде! Кул, аяк, чәч үсә бит! Намус та шуның кебек — үсә!
Фәридә апа, укуыннан бүленеп, безгә карады:
—  Ник тавышланасың, Айнур?
—  Апа, апа! Кеше үскән саен, аның намусы да үсәме?
Фәридә апа аптырап калды:
— Менә анысын белмим шул... Ярар, Гөлшат ападан сорармын әле... Ул әйтер...
Кыңгырау чылтырагач, өйгә кайтып киттек. Айнур белән икәү тып-тып атлыйбыз. Икебезгә дә күңелсез, сөйләшәсе дә килми. Без — ике малай, икебезгә дә бик читен... Миңа — намусым булмаганга күңелсез. Айнур исә мин намуссыз булганга борчыла. Кибет янында бер апа пәрәмәч сатып тора. Айнур ике пәрәмәч алды да берсен миңа сузды:
— Мә, аша. Борчылма!
Намуссыз булгач, мине кызгана инде. Шунда яныбызга Алия дә килеп басты:
— Ой! Мин шундый яратам пәрәмәч! Сатучы апа аңа да пәрәмәч тоттырды.
— Ой! Шундый кайнар! Кулны пешерә! — ди Алия. Шулай дип әйтүе булды, пәрәмәче асфальт тузанына барып та төште.
Эх! Бигрәк җебегән инде бу Алия! Үрелеп пәрәмәчен алып бирим дисәм, әллә каян гына бер эт килеп чыкты да, «ха-ап!» тегенең пәрәмәчен! Куаклар арасына — ялт! Күздән үк юк булды теге эт.
Алия елап җибәрде. Безнең сыйныфтагы иң кечкенә кыз шул ул. Физкультура дәресендә дә иң соңгы булып басып тора.
Шунда күкрәк турысында әллә нәрсә «леп» итеп куйды. Бик тә, бик тә кызгандым мин Алияне, аңа яхшылык эшлисем килеп китте.
Үземнең пәрәмәчне Алиягә суздым:
— Мә! — мин әйтәм. — Син яратасың бит! Күкрәктәге теге әйбер тагын «леп» итте. Нәрсә икән ул? Әллә... Әллә намус микән? Фәридә апа әйтте бит: «Намус ул — эчке тавыш. Син аны әлегә ишетмисең генә!» — дип. Шулдыр! Шул! Мин аны ишеттем! Бу — минем намусым шулай лепелди!
— Урра-а-а! Минем дә намусым бар!
Шатлыгымнан кычкырып җибәрдем. Карале, намуслы булу ничек рәхәт икән!
...Без өчәү — Алия, Айнур һәм мин — пәрәмәч ашый-ашый, өйгә кайтабыз. Намуслы дустым Айнур үзенең ярты пәрәмәчен миңа бүлеп бирде.

 

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: