Көмеш кыңгырау

Мыеклы фәрештә

хикәя

Ришат уеннан караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Дөресрәге, аны дәү әнисе табып алып кайта. Шунсыз булмый, Ришат, уен белән мавыгып, караңгы төшкәнне дә, йокларга вакыт җиткәнне дә сизмичә кала. Бүген дә менә дәү өнисе чакырып алганда бер дә иптәшләреннән аерыласы килмәгән иде үзе.
—  Дәү әни, әкрен генә кайтабыз, яме.
Ришат, дәү әнисен җитәкләгән килеш, чак кына артка калып, каерылып күккә карап бара. Әнә, ай янында бер йолдыз да кабынды.
—  Дәү әни, дәү әни, дим! Йолдызларны кем яндыра? Күктә кем ут кабызып йөри?
Дәү әнисе дә туктап хәл алды.
—  Фәрештәләр яндыра, балам, фәрештәләр.
—  Ә синең фәрештәне күргәнең бармы, дәү өни?
—  И-и, балам, шулай сөйләргә ярыймыни? Күзгә күренеп йөрми алар.
Ришат тагын нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, өйләренә кайтып җиткәннәр булып чыкты.
—  Ник ут алмаганнар соң болар,— дип сөйләнә-сөйләнә, дәү әнисе Ришатны ияртеп өйгә керде. Анда малайның әнисе генә иде. Алар үзара нидер сөйләшеп алдылар да, әби Ришатка ни булганын аңлатып бирде:
— Электырның әллә кай төше бозылган, ди. Әтиең мантур чакыра киткән.
Ул арада ишектән кемнәрнеңдер кергәне ишетелде. Әтисе калын тавышлы бер абый белән кайткан икән.
Нәрсәдер эшләделәр шунда, караңгы булгач, Ришатка күренмәде. Менә лампочка гөлт итеп кабынып китте. Ришат утны кабыза алган абыйның үзен дә күреп алды. Кап-кара мыеклы, дә-өү итекле. Малай аңа күзләрен зур итеп ачып, шаккатып карап торды. Авызын ябарга да онытты хәтта. Кулын әтисе кебек артка чалыштырып, түшен киереп, аякларын аерып басып тора. Кара мыеклы абый, шаяртып, аны үчекләп алды. Ришат, йөгереп китеп, дәү өнисенә барып сыенды.
Алай да сорап куярга йөрәге җитте:
— Ә син йолдызлар да кабыза беләсеңме?
— Беләбез, улым, без булдырмаган эш бармыни,— диде абзый, күзен кысып. Саубуллашканда малайга да кулын бирде. Ишек ябылуын гына көтте Ришат, пышылдап кына булса да, әбисеннән сорарга ашыкты:
—  Мин фәрештәне күрдем... Ә син күренмиләр дисең.
—  Ниткән сүз ул! Кайчан күрдең син аны?
—  Озын   мыеклы,   калын тавышлы,   итеге   дә зу-ур... Утлар кабызып йөри!
Дәү өнисе, яулык чите белән ирен почмагын каплап, кеткелдәп көлүдән башка берни дә әйтә алмады

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: