Көмеш кыңгырау

Мин Кояшлар белән уянам!

Вахыйх Фатыйхов шигыре.

Кояш тора иртә таңнан,

Коча минем мендәрне.

Ялкауланып ятуымны,

Әллә инде беләме?!

 

Җылыта ул назлап кына,

Керфекләремне саный.

Күпме түзәрсең, дигәндәй,

Әллә ничә кат сыный.

 

Ә мин ятам юри үртәп,

Ачмый гына күземне.

Борынны кытыклап куя,

Күр, ди, ничек түземле?!

 

Ике Кояш мине коча,

Түзеп кара шул чакта?!

Әни, димен, син җылырак,

Атыламын кочакка,

Шундый рәхәт шул чакта!

 

Үпкәләми Кояшкай да,

Елмаеп кына тора.

Мине уйнарга дәшәргә,

Үзенчә план кора.

 

Урын-җирне җыямын,

Кулны, битне юамын.

Тамак ялгап алам да,

Атыламын урамга.

.

Нинди рәхәт иртәләре,

Кояшларым булганда.

Мин рәхмәтле яңа көнгә,

Назлар биреп туганга!


Вазыйх Фатыйхов.

Төнге кояш

МИҢА ДА КОЯШ КИРӘК...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: