Көмеш кыңгырау

Ләйлә

Мәрьям әби ишегалдында чемченеп йөргән барча кош-кортның ябырылышып ян бакчага кереп китүләрен  шәйләп алды.

Һәм тиз генә табак-савытларын читкәрәк этеп куйды да, юеш кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, шунда элдертте. Ләйләмне чукып ала күрмәсеннәр, инкубатор чебешләре мән белми алар, аллам сакласын, дип күңеленнән сөйләнеп барды карчык.
Ләйлә кечкенә таяк белән калай җамаяк төбенә чаң да чоң итеп суккалап утыра иде. Ипи кисәкләре өчен тарткалашучы кыска койрыклы әтәчләргә карап кетер-кетер көлә үзе. Әбисе оныгының түгәрәк йөзенә, кылгандай чуалган чәчләренә яратып карап торды: охшаса да ошар икән, тач Наилем кебек, каплаган да куйган, үкенечкә генә була күрмәсен, раббым. Ушлылыгын кара син аның, чебешләрне җамаяк төбенә кагып җимгә чакырганны кай арада отып алган, и-и, бала...

Беркөн улы Васил да сукранып алды: кадак кагар хәл дә юк, кош-корт сырып ала, цирк бездә ул, ди, калага барып йөрисе түгел, ди. Башка чараң булмагач, нишлисең, кагасың инде, какмыйча соң...
Ләйләне ул нигәдер тугач та төпчегенә охшатты. Бәлки, ун көнлек нарасыйның кемгәдер охшау-охшамавын тәгаенләү дөрес гамәл дә түгелдер, ләкин ниндидер эчке сиземләү бар, күрәсең. Мәрьям әби, чыннан да бер карауда «охшашканнар», дигән нәтиҗә ясады. Ихтимал, хактыр да, ана йөрәге сизгер бит ул...
Карчык кош-кортларны куып җибәрде дә оныгын кочагына алды. Ләйлә әле өченче яшь белән генә бара. Бик тере, бик хәрәкәтчән кыз. Тулы битле, бөдрә чәчле. Күзләре кара. Сырланып торган итчән ботларын гел үбәсе килеп тора инде менә.
—  Әбием, аху! — дип кыз әбисенең муенына сарылды. Хафага  сала ул шушындый киртле-миртле сүзләре белән, бу юлы да аңламады оныгының ни-нәрсәгә ымсынуын. Як-ягына каранды, тик кызның игътибарын җәлеп итәрлек әйбер тапмады. Ә теге хәйләкәре иреннәрен бүлтәйтеп, әбисенә астыртын гына карап тора.
Теле ачылуга, Ләйлә сүз уйнатырга күнегеп китте. Теләсе нәрсәгә үз исемен куша. Аңла син аны. Кичә «тата» дигән нәрсә таптырып иза чиктерде әбисен — анысы су булып чыкты. Монысы нәмәстә икән инде, ходаем?
—  Әбием, аху!
Ләйлә әбисен кызганды ахры, өстәл өстендәге шикәр савытына төртеп күрсәтте. Мәрьям әби бик озак башын чайкап торды.
Каз бәбкәләренә җим бирер вакыт җиткән икән. Парлашып яланга таба киттеләр. Ләйлә шәрә тәпиләрен ялтырата-ялтырата яшел чирәм буйлап йөгерепме-йөгерә. Ата каз үз биләмәсенә керүчене яратмый, шундук озын муенын сузып, кызчык янына килеп тә җитте.
Мәрьям әбинең кулыннан җим савыты төшеп китте. Башка вакытта ата каздан коты алына иде Ләйләнең, хәзер берни булмагандай тик басып тора. Тегесе ысылдады-ысылдады да бәбкәләре янына китеп барды.
Мәрьям әби, бәбкәләргә җим биргәч, үзе читкәрәк барып утырды. Галошларын, йомшак ак оекбашларын салып, ыштан балакларын тез тиңентен сызганып куйды. Аулакта ул һәрвакыт аякларын кояшта җылытып ала, сызлап йөдәтәләр, хәл кереп киткәндәй була.
Мәрьям әбинең күңеле күтәренке иде. Көн матур. Дөньялар имин. Оныгы янында. Тиктормасның да тиктормасы инде үзе, әнә ничек яшь бозауларны пыран-заран китереп йөри.
Карчык елмаюын яулык читенә яшерде, әйтерсең лә, аны күзәтеп торучы бар. Ул ипләп кенә кулына яралы бәбкәне алды: мантысын гына инде берүк, кичә үзен чак тилгән алып китмәде. Ярый, вакытында абайлап алдылар.
Ләйлә бозауларны куып, күл буена ук барып җитте. Ә монда бөтенләй башка манзара икән ич! Ул чумып уйнаган үрдәк бәбкәләренә мөкиббән китеп карап тора башлады. Күл өстенә гүя шыбырдап яңгыр коя, үрдәк бәбкәләре чулт та чулт чумалар. Ләйләгә кызык. Яры ипле булса, шәт, үзе дә суга кереп китәр иде. Их, бу ярны... Берәр әмәлен табып булмыймы соң? Бар икән ләбаса! Әнә ич, чуклы өянке үсеп утыра, ботакларына гына ябышасың да...
Мәрьям әби, нидер сизенеп, артына борылды. Караса, оныгы суда чәбәләнә. Карчыкның йөзеннән кан качты, иреннәре күгәреп чыкты. Бер галошларына үрелде, бер оекларына, ләкин дер-дер килгән куллары аны тыңламый иде. Ниһаять, ул урыныннан торды, тик шул ук минутта күлмәк итәгенә уралып җиргә ауды. Инде нишләргә, карап торып баласын харап итә ләбаса, йа раббым! Кеше-карасы да күренми бит, ичмасам.
Карчык өзгәләнгән йөрәгенә чыдый алмыйча ачы тавыш белән кычкырып җибәрде:
—  Ләйлә! Балам!! Балакаем!!!
Шул тирәдә уйнап йөрүче малайлар Ләйләне коткардылар. Кызчыкны әбисенә китереп бирделәр. Карчык, оныгын күкрәгенә кыскан көе, үксеп-үксеп елый, үзе һаман сөйләнә:
—  Ләйләм... балам... балакаем...
—  Карале, Мәрьям әби сөйләшә башлаган бит!..— диде малайларның берсе.
Моннан өч ел элек төпчек улы Наил язгы ташу вакытында утрауда бүленеп калган малларны коткарганда батып үлгәннән соң телдән язган Мәрьям әбинең беренче сүзләре иде бу.

Марат Әмирханов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: