Көмеш кыңгырау

Әл­лә ниш­лә­де кү­ңел...

Игъ­ти­барыгыз­га ша­гыйрь­ Кадыйр Сибгатуллинның ис­кит­мә­ле ма­тур балалар өчен шигъ­ри тәл­гәш­лә­рен тәкъ­дим итә­без.

Ко­раб йө­зә бит су­да

Йок­лап тор­сам бер­за­ман

өй­дә бер­кем кал­ма­ган.

Елый­сы да бик ки­лә,

ела­саң... әти кө­лә.

Тук­та әле чы­да­ем,

өй­не ка­рап чы­га­ем.

 

Әти бүл­мә­се бик­ле,

Әй­дә, кух­ня­га кит­тек.

Ише­ге аның ачык, –

чү­меч,.. чә­неч­ке,.. ка­шык...

 

Түр як­ка ба­рыйм әле.

Өс­тәл ту­лы ки­тап­лар, –

те­лә­сәң кай­сын ак­тар.

Дәф­тәр ачы­лып кал­ган

ан­да ко­раб ясал­ган.

Мин абый­ның ко­ра­бын

озак итеп ка­ра­дым.

 

Ни­чек бел­мә­де икән,

ни­чек күр­мә­де икән? –

Ко­раб­ның бит юлы юк,

йө­зәр өчен суы юк.

 

Ал­дым ка­ран­даш­ла­рын,

күп су ясый баш­ла­дым.

Яны­на, ас­ты­на да,

ал­ды­на, ар­ты­на да

су тул­ды ин­де хә­зер,

ко­раб йө­зәр­гә әзер.

 

Өс­кә дә чә­че­рәт­тем,

ан­нан те­рәү те­рәт­тем:

йөз­гән чак­та ау­ма­сын,

авып су­га бат­ма­сын.

 

Өй­гә кай­тып кер­де­ләр,

бу рә­сем­не күр­де­ләр.

Абый, әни, әби­ләр –

ми­не ниш­ләп әр­ли­ләр?

Бө­тен җи­рен сыз­ган, ди,

пыч­рат­кан, боз­ган, ди.

 

Дә­рес­кә, ди, ба­ра­сы,

укы­ту­чы ка­рый­сы.

Куш­кан­нар, ди, абый­га

чис­та ясап ба­рыр­га.

 

Озак кы­на чы­да­дым,

тү­зә ал­мый ела­дым.

Ышан­мый­лар ник шу­ңа:

ко­раб йө­зә бит су­да.

Су­сыз ко­раб ясар­га

ни­гә куш­кан­нар аңа?!

 

 

Җы­лы оек

Әти дә эш­кә ки­тә,

әни дә эш­кә ки­тә

ир-тә-ә бе­лән, бик ир­тә.

Ә мин ба­рам бак­ча­га,

ми­нем эшем бак­ча­да.

 

Озак итеп ки­е­нәм,

үзем ки­е­нә бе­ләм.

Әби һа­ман өй­рә­тә,

нәр­сә ки­я­сем әй­тә:

«Пәл­тәң­нең ки җы­лы­сын,

бү­ре­гең­нең җон­лы­сын.

Туң­ма­сын, – дип, – ая­гың,

кай­да җы­лы ое­гың?»

 

Тиз ге­нә үзем та­бам,

ба­та­ре­я­дан алам.

Ку­лы­ма то­тып ка­рыйм,

бик җы­лы оек­ла­рым.

Әби: «Ки­мә, тук­та!» – ди, –

бо­лар су­ык, юка, – ди. –

Ме­нә бо­ла­ры җы­лы,

бо­лар бит са­рык җо­ны”.

Ку­лы­ма то­тып ка­рыйм,

ка­лы­нын алар ка­лын...

Бер җы­лы­сы юк икән,

те­ге оек ут икән.

 

Аң­ла­мыйм шул әби­не,

ни­гә ал­да­лый ми­не?

Бе­ләм, бе­ләм, бе­ләм бит,

су­ык оек ки­ям бит.

 

Би­шек

Шат­ла­нып йө­ри

әти,

шат­ла­нып йө­ри

әби,

шат­ла­нып йө­ри

әни:

алып кайт­ты­лар

бә­би.

 

Бик-бик сө­ен­дем

мин дә.

Аң­ла­мыйм тик

бер­ни дә:

алар­га бә­би

ни­гә?

 

Са­ры тү­шәм­гә

ка­рап,

са­ры мат­ча­га

ка­дап

как­ты­лар юан

ка­дак.

 

Өй­гә бер би­шек

кайт­ты.

Ми­нем би­шек! Кем

тап­ты!?

Әти ка­дак­ка

ас­ты,

бә­би кер­де дә ят­ты

әни өс­те­нә

яп­ты.

 

Ярар. Мин усал

тү­гел.

...Әл­лә ниш­лә­де

кү­ңел...

 

Ко­яш кер­гән

Урам­нан кер­гәч

ка­раң­гы бул­ды:

без­нең өй эче

төн бе­лән тул­ды.

 

Бүл­мә­ләр ачык,

ишек­ләр ачык;

ка­рыйм күз­ләр­не

зур итеп ачып, –

бө­тен әй­бер­ләр

бет­те­ләр ка­чып.

 

Кү­рен­ми­ләр дә

ат­лар, гар­мун­нар, –

уен­чык­ла­рым –

по­езд-ва­гон­нар...

 

Шун­да тиз ге­нә

бик як­ты бул­ды:

без­нең өй эче

көн бе­лән тул­ды.

 

Лам­поч­ка яна,

әнә, кү­рәм ич;

бу лам­поч­ка­га,

Ко­яш кер­гән ич!

 

Би­шек җы­ры

Йок­лый ба­ла. Йө­зе ты­ныч.

Кер­фек­лә­ре йо­мыл­ган.

Йок­лый ба­ла. Сүз­дән тү­гел,

йок­лый җыр­ның мо­ңын­нан.

 

Көе бер үк, мо­ңы бер үк –

кем ге­нә җыр­ла­ма­сын.

Аң­лый аны – кай­сы ил­дә,

кем ге­нә тың­ла­ма­сын.

 

Ана­лар чы­гар­ган аны,

ана­лар яз­ган аны.

Ана­лар җы­ры – бө­ек җыр,

җыр­да ана­лар җа­ны.

 

Җы­лы­та Җир ба­ла­ла­рын

йө­рәк­тән чык­кан җы­лы:

ха­лык­лар­ның ур­так мо­ңы –

ила­һи би­шек җы­ры.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: