Көмеш кыңгырау

Лифттагы танышу

Динар Адиләнең тормышына туптай атылып килеп керде, дияргә була.

Ачыграк итеп әйткәндә, ул утырган лифтка атылып килеп керде ул. Адилә фитнес секциясенә барырга чыккан иде, лифт эченә атлавы булды, артыннан шап итеп күршенең ишеге ябылганы һәм кемнеңдер: - Подождите! - дип кычкырганы ишетелде. Адилә ябыла башлаган ишек ярыгына кроссовка башын тыкты. Аның янына кабаланып ят егет килеп керде.

Күрше фатирда карт белән карчык кына яшиләр, бу егетнең моңарчы күзгә чалынганы юк иде. Адилә эчтән көлемсерәп куйды: әкәмәт иде аның кыяфәте. Коңгырт чәчен баш түбәсенә күтәреп, очларын җирәнгә манып, лак белән әтәч кикригенә охшатып катырып куйган, кара футболкасында баш сөяге сурәте, киң, чуар шортысы ас­тыннан уң сыйрагы буйлап сузып, хикмәтле татуировка ясаткан: кара пантера өскә ургылып, кызыл авызыннан очлы телен сузып ут чәчә. Аклы-кызыллы кроссовкасы ялан тәпиенә оекбашсыз гына киелгән.

- Ва-у-у-у! - дип соңгы елларда безнең телдәге «А-яй!» дигәнне алыштыра башлаган инглиз сүзен сузды егет. - Какие люди в Голливуде! Ты здесь живешь? Что-то я тебя до сих пор не видел!

Кысан кабинада, телисеңме-теләмисеңме, бер-береңә терәлеп диярлек басып торырга туры килә. Ничәдер миз­гел эчендә бер-ике авыз сүз алышырга мөмкинлек бар. Әмма Адилә дәшмәде, аркасы белән борылды.

- Я приехал из Москвы в гости к родственникам. И в прошлом году приезжал. Тебя здесь не было, - диде егет.

Бер-ике мизгелгә тынлык урнашты.

- Зря молчишь. - Егетнең тавышында елмаю чагыл­ды. - Соседи должны уважать друг друга! И помогать! - диде егет. - Если что, только крикни «Дина-ар!» И я прибегу. В обиду не дам!

Ул арада лифт туктады, Адилә сүзсез генә тышка атлады. Динар ишек алды аша аның белән янәшә такыл­дап баруында булды. Русча җавап булмагангамы, әллә Адиләнең татар кызы икәнлеген сизепме яисә үзен белдекле итеп күрсәтергә теләпме, татарчага күчте ул:

-   Ә  мин  синең  кая  барганыңны  беләм.   Спорт секциясенә. Ведь так? Гимнастика? Фитнес? Но не авыр атлетика. Минем мондагы спорт сарайларына барган юк әле. Бәлки, юлын күрсәтерсең?

Адилә ишегалдыннан чыгып, автобус тукталышына юнәлде, Динар һаман аннан калмады.

...Җиденче каттагы тәрәзәдән кызның әбисе Луара башын сузган иде, аларның парлашып барганын күреп калды.

Адилә кире өенә кайтып, чәй табыны янына утыр­гач, әбекәй:

- Күрше кунагы ниләр сөйләде сиңа? - дип сорады.

- Нинди кунак? Мин күрмәдем, - диде Адилә. Ул инде бәйләнчек егетне онытып та куйган иде.

- Мин күрдем сезне тәрәзәдән! Чөкердәшеп бара иде­гез.

- Мин чөкердәмәдем, ул гына такылдады.

- Нәрсә ди?

- Кайсы секциягә йөрисең, ди. Минем дә берәрсенә йөрисем килә, ди. Барсын да язылсын соң. Килгәнне кире җибәрмиләр.

- Җәй көне кеше анда аз йөридер шул, - диде Луара. - Халыкның кайсы кая таралышкан. Бу егет кенә башын кая куярга белмидер. Монда дус-ишләре юктыр. Эче по­шадыр...

- Эч пошканнан дару юк миндә. Минем кәеф юк чак­та үзең шулай дисең бит... Безгә көн саен тренировкага йөрергә туры киләчәк әле, - дип сүзне икенчегә борды Адилә. - Сабан туенда чыгыш ясау өчен аерым програм­ма әзерләячәкбез.

Сүз башкага күчте.

***

Мәдинә Маликованың «Сандугачның күз яше» романыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: