Көмеш кыңгырау

Кыңгырау чәчәк

«Тең-тең, теңгел-теңгел! Таң атты, уяныгыз!»

Болындагы чәчәкләр, уянып, таң нурында иркәләнеп күзләрен ачтылар.
Чү, нинди тавыш бу? Кем шулай чыңлап уятты аларны?!
Үз тавышына игътибар итүләрен күреп, кыңгырау чәчәк тагын чыңлап куйды: «Тең-тең-тең!» Шунда гына чәчәкләр үзләре янында үсеп утырган зәңгәр төстәге чәчәкне күреп алдылар. «Күр әле, искитәрлек бер җире юк, ә үзе нинди яңгыравык, нинди моңлы тавыш чыгара!» — дип пышылдашты алар үзара.
Ә кыңгырау чәчәк, туып килгән якты көнгә сокланып, иртәнге җыр сузды: «Теңә-теңә, тең-тең-тең, теңтеңгел-теңгелә!» Тирә-юньдәге чәчәкләр, сокланып, аның җырын тыңладылар. Җыр беткәч, шатланышып, чәбәк-чәбәк кул чаптылар. Алкышлардан кыңгырау чәчәкнең башы әйләнеп китте һәм бии-бии такмаклый башлады:
«Якты кояш, китер безгә Хәерле һәм якты көн?! Без бит — табигать баласы, Теңгел-теңгел, тең-тең-тең!»
Аның җырына башка чәчәкләр дә кушылды. Болында җырлы бию, күңел ачу башланды. Җыр, бию көне буе дәвам итәсе иде дә бит. Әмма... Шунда бер кечкенә чәчәк, көнләшеп, хәйлә белән кыңгырау чәчәккә сүз кушты:
—  Кара әле, кыңгырау чәчәк! Син нигә биредә әрәм булып яшисең? Бар, тизрәк авылга йөгер, үзеңне кешеләр күрсеннәр. Монда сиңа чын бәя бирүче булмас!
Кыңгырау чәчәк аның хәйләсен белми иде шул. Шуңа да бу сүзләрдән масая башлады:
— Әйе, әйе, син дөрес әйтәсең. Кем биредә минем белән ярыша ала. Юк, мең кат юк!
Һәм кыңгырау чәчәк, алны-артны карамый, авылга җилдерде. Җырлары белән кешеләрне сокландырасы килде аның. Ә авылдан көтү чыгып килә иде. Кыңгырау чәчәк юл уңаенда сыер, сарык һәм кәҗәләр алдында да мактанып алырга уйлады һәм җыр башлады. Ләкин аны тыңлаучы булмады. Алай гына да түгел, бер аңсыз кәҗә аны кабып йотты һәм тәменнән канәгать калып, мәэлдәп куйды.
Менә шулай, сабыйлар вә сабыялар, мактану, масаю яхшыга илтми. Ә сез ничек, мактанмыйсызмы?!.
Фирдәвес Зариф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: