Көмеш кыңгырау

Кәрләләр иле

Җәйге иртә. Газиз әнкәем, кабат сабый чагымны хәтерләтеп, йомшак куллар белән назлап: "Улым, тор инде!" — дип, йокымнан уятты.

Мин торганчы, кояш та сандугачларны уяткан. Аларның чут-чут итеп сайраган тавышлары бөтен дөньяга таралган. Яшел үләннәр өстенә сибелгән кошларның җыры, әйтерсең, чык тамчылары белән серләшә. Шул тавышларны тыңлар өчен, мин дә яшел чирәм арасына чумдым.

Ә анда бик кечкенә, гаҗәп серле кәрләләр иленә юлыктым. Тик бу кечкенә илнең халкы өчен мин - алпамша. Әйе, әйе, алпамша! Аларга карурман булган җирләр миңа - яшел келәм, диңгез булып тоелган урыннары - бер урында җыелып торган яңгыр суы.
Бу кәрләләр илендә төрле милләтләр дә бар, алар үзара бик тату яшиләр. Әйе, чынлап, чикерткәләр, үрмәкүчләр, күбәләкләр, кырмыскалар, дисеңме!..

Әй, беләсез микән әле сез мин күргәнне: бүген бит ул нәни илдә кырмыска егет белән кырмыска кыз кавыша. Әйе, әнә бер кырмыска малай, агач башына менгәндәй, әрем очына үрмәли. Әйтерсең, ул биектән мәҗлесне күзәтә. Ә читтә олы кырмыскалар ак кәгазь битенә үзләренең теләкләрен калдыралар. Туганнары, яшь парларны котлап, аларга бүләкләр китерә, ә чикерткә агай скрипкада туй көен уйный. Күрәм, үрмәкүч тә кәләш кызга үзе бәйләгән шәлне бүләк итәргә ашыга.
Тиздән бу ике йөрәк, өрәңге яфрагына утырып, биеккә, ак болытлар янына күтәрелер, һәм алар үзләренең туй көннәрен сагынып искә алырлык зур сәяхәткә - офыкка таба юл алыр.
Алмаз Әхмәтгалиев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: