Көмеш кыңгырау

Күкчәчәк каян килгән?

Борын-борын заманнарда күк йөзе зәп-зәңгәр, җир өстендәге үләннәр ямь-яшел төстә генә булган, ди.

Соңрак болай килешкәннәр: Күк иясе җирдәге үләннәргә бераз зәңгәр төс бирә, Җир иясе исә үзенең бер өлеш яшеллеген күккә очыра...
Шул мизгелдә күктә күк күкри башлый, яшен камчысы уйный. Җир йөзендә җил-давыл, гарасат куба. Икенче мизгелдә бөтен дөнья тынычланып кала. Баксаң, җир йөзендә Күкчәчәк дигән чәчәкләр барлыкка килгән икән. Ә күктә? Күк йөзендә һаман да бер бөртек яшел төс юк, имеш. Сәбәбе — җиргә түшәлеп үскән үләннәрдән күккә очкан яшеллек, өскә күтәрелгәндә, моңа кадәр шәрә, ялангач утырган агачларга, аларның сөялле-кытыршы бармак-ботакларына эләгеп калган, ди. Яшел яфраклар шулай барлыкка килгән, имеш. Нинди үләннән очкан булуларына карап, яфраклар да төрле кыяфәттә икән: кайсы агачныкы киң, кайсысыныкы тар, озынча, өченчеләренеке энәле яки мамыклы, имеш...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: