Көмеш кыңгырау

Күңелле «мастер-класс» («Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән»)

Новелла

– Пакетлы чәйләрең булса, пешереп ал да, сык. Аннан суыткычыңа куй. Суыткычтагы ят исне бетерә ул. Киптер дә сакларга куйган аяк киемнәре эченә тык. Дымын да, начар исен дә үзенә суырыр.

Мондый сүзләрне үк ишеткәч, эчеп булмаслык шикелле тоела ул пакетлы чәй.

– Кулларның, чәйнекнең генә чиста булуы аз, күңелдәге уйлар да чиста булырга тиеш. Чәй эчкән саен, алдан кайнап чыккан суыңны өстәмә, чәйнектәге суны түгеп, яңа су агызып сал! Ике тапкыр кайнаган су «үле» су була инде ул. Шуңа чәйнектәге су да озаклап кайнап утырмасын, кайнап чыгу белән сүндер.

Күз алдыннан озаклап кайнап утырган чәйнекләр үтә. Дәшмим, әйтмим.

– Син бая гына дөрес эшләдең, шулай кайнап чыккан су белән чайкап түгәргә кирәк. Тик ике тапкыр – чәйнек яхшы җылынырга тиеш. Менә шулай чәй яфраклары өстенә су салгач, каплап селкеткәләп ал, – дип тастымалга төреп куйды кунак апам.

Биш минуттан сөт тә кайтып җитте.

– Сөтле чәй эчәбез икән, рәхмәт төшкере! Мастер-класс булгач, мин ахырына кадәр эшләп бетерәм инде. Сез – кунак, мин – хуҗа! – дип елмайды апа. Чәйнектән ярты чәшке заварка агызды да кире салды. – Менә шулай агызып алып кире салырга кирәк. Һәр чәшкегә бертөрле составта агызыла инде ул хәзер.

Кунак килгәч өстәлгә куела торган матур фарфор чәшкеләрдәге хуш исле чәй аерата матур һәм тәмледер кебек күренде миңа. Бәлки, болай ук озаклап карап тормагангадыр... Куе чәйгә сөт агызылгач, гаҗәеп соклангыч булды бу, кабат онытылып карап утырдым. Чәй эчү дә бер күңелле мизгел икән бит! Чынлап та, сөтле чәй бик тәмле иде.

– Фатирдан бакчага барып торганда, мин үлән чәйләре генә эчәм. Кара карлыган, кура җиләге яфрагы, мәтрүшкәләрне кышка да киптерәм. Дөрес әйтә кияү, озак итеп яшәрмен, аллаһ боерса! Яшел чәй дә эчәм, ракка каршы эчемлек санала бит.

– Әйе, озын-озак яшә, апа! Рәхмәт мастер-класс өчен! Без эш өчен генә яратылган дип беләбез үзебезне. Эш күп чакта, чәй пешереп озаклап утырасы да килми, тизрәк сусауны басу өчен, чәйнек төбендә калган аз гына заварканы сары төс кертеп, бүлешеп эчкән вакытлар да күп инде. Андый чакта: «Мәскәү күренә моннан», – дип шаяртабыз, сыек чәйгә карап.

– Юк, юк, чәйне алай ашыгыч эчмиләр. Татар гомер-гомергә чәй эчүне матур гореф-гадәткә санаган. Чәй табыны артында гәп кору, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып киңәшү – бар да күркәм эш бит! Авылда уртага салып сөйләшер сүзләр күп була. Без яшь чакларда авыл халкы бер-берсенең кунагын чәйгә ала иде. Мул чәй табыны әзерләп, кунак итү бар иде. Ул вакытта чәй табынының күрке самавыр иде, ә чәе – такта чәй. Чырайлар гел якты була иде. Аннан алтынсу-көрән төстәге чәчәк бөреләре йөзә торган иде чәйдә. Хәзер юк ул. «Шуны бүләк була миңа!» – дип озаклап шатланып карап утыра торган идек. Шикәре дә зур шакмалы була торган иде. Әби-бабайлар чәй эчкән шул аз гына вакыт аралыгында да бик үтемле тәрбия сәгатьләре алып бардылар. Дин көчле иде, шуңа тәрбия дә көчле иде, бала-чага да күп иде. Менә утырабыз әле өчәүләп.

– Өчәү генә булсак та, син булгач, күңелле булып китте әле. Югыйсә, илле яшәр карт белән карчыкның сөйләшер сүзләре дә әллә ни юк шул. Рәхмәт мастер-класс өчен, күп нәрсәгә өйрәттең, – дип табын артыннан кубарбыз дип торганда, шау-гөр килеп, ике онык белән кыз килеп төшмәсеңме? Соңыннан белдем: атабыз, кунак алдында бал булмаганнан уңайсызланып, кызыбызга шалтыраткан икән. Анысы туган апасын тизрәк күрү ниятеннән, банкалы балын кыстырып килеп тә җиткән. Чәй табыны киңәйде, тулыланды, сыйлар өстәлде, балаларның чыр-чу авазлары кушылды, табынга бал да кунаклады. Мастер-класс үткәрүче күрмәгәндә генә, тизрәк кайнап чыксын өчен, калган кайнар суга өстәп су агыздым. Ә менә әле ясалган чәйне түгәсе килмәде, тагы бер чәй эчәргә җитсә дә, әлеге мастер-классны аяк астына салып таптау булыр дидем, шуңа башка фарфор чәйнек алып килдем. Апа чәй белгече булудан туктаган, балалар белән сөйләшә, көлешә, чәйдә гаме дә юк. «Әй, – дип уйладым эчтән генә, – чәйнең тәме чәй пешерә белүдә генәмени? Табынның рәхәте, чәйнең тәме әнә шул җырдагыча: «Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән...» «Бу буш чәйнек нигә әле?..» Каерылып апага карап алдым, күрмиме янәсе. Юк, карамый!.. Өең нурлы, табының тулы булганда, чәйнең алдан ясалганы да бик шәп икән ләбаса.

Гүзәл Галләмованың “Күңелнең дә үлчәме бар!..” китабыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 июль 2019 - 10:24
    Без имени
    Бик матур....