Көмеш кыңгырау

Каеннар ничек барлыкка килгән?

Бик борынгы заманнарда бер берсен бик яратып йөргән ике яшь йөрәк яшәгән. Батыр егет белән матур кызның саф мәхәббәтенә бөтен ыру халкы сокланып бетә алмаган.

Ике яшь йөрәкнең кушылу көннәре җиткән, кунаклар чакырылган, бирнәләр барланган. Кыз туй җыенына ап-ак күлмәк кигән, җете яшел яулык япкан, егет исә нурларында балкып торган күн күкрәкчәсе белән төлке тиресеннән тегелгән башлыгын киеп, булат кылычын тагып чыккан.
Туй кузгалыр алдыннан гына, җиде ат яндырып, яугир-чапкын килеп җиткән, ыру җиренә дошман бәреп керүен хәбәр иткән. Халык шомланып калган. Туйга җыенып чыккан батыр егет каушап калмаган, үзенең кияү егетләрен иярткән дә, аксакалларның фатихасын алып, яуга киткән. Киткәндә кәләшенә: 

— Күлмәгеңне дә салмый тор, дошманны җиңеп, хәзер үк кайтып җитәм, — дигән.
Әмма батыр егеткә кәләше янына кайтырга насыйп булмаган. Соңгы дошманның күкрәгенә булат кылычын кадаганда, ул үзе дә үлем җәрәхәте алган.
Ә кыз көткән дә көткән. Җиңеп кайткан батырлар арасында сөйгәне һаман күренмәгән. Дуслары егетнең батырларча һәлак булуы хакында сөйләгәннәр, ә кыз ал арга ышанмаган, көн саен олы юлга чыгып, җаны өзелердәй булып көткән...

Шулай күп көннәр, атналар, айлар узган. Ап-ак туй күлмәге киеп юл буенда басып торучы кызга ыру кешеләре инде күнегеп тә беткәннәр. Әмма аның яныннан узганда, һәрвакыт баш киемнәрен салып, бил бөгеп уза торган булганнар.
Беркөнне беренче кояш нурлары белән юлга кузгалган кешеләр сөйгәнен көткән кызны тапмаганнар. Кыз урынында, ап-ак кәүсәләрен балкытып, яшел ябалдашларын шыбырдатып, бер агач басып тора, имеш.
Ак каен әнә шулай барлыкка килгән, дип сөйлиләр күпне күргән, күпне ишеткән ак әбиләр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: