Көмеш кыңгырау

Исем­сез хат

Хат яз­саң, исе­мең­не ку­яр­га ки­рәк икән шу­лай да, әйе­ме? Югыйсә әллә нинди аңлашылмаган хәлләрдә калуың бар.

Йо­мар­лан­ган кеч­ке­нә ге­нә хат ки­сә­ге пар­та­дан пар­та­га та­ба сә­я­хәт ит­те. Ике ма­лай игъ­ти­бар бе­лән аны кү­зәт­те­ләр.

– Зе­рә син исе­мең­не яз­мый­сың, – ди­де Кар­пу­хин, – Бо­лай ул хат­ның кем­нән икә­нен бел­мә­я­чәк бит!

– Бе­лер, – ди­де Ма­роч­кин. – Хат­ны ал­гач, ул, әйт­те ди­яр­сең, бо­лай­га та­ба бо­ры­ла­чак. Ә мин аңа ма­тур итеп ка­ра­я­чак­мын!

Дус­ты­ның «ма­тур» күз ка­ра­шын күр­гәч, Кар­пу­хин ап­ты­рап иң­нә­рен си­керт­те.

– Мон­дый ка­раш­тан мин бер­ни дә аң­ла­мас идем, – ди­де ул.

Ма­роч­кин­ның хат­ка исе­мен дә яза­сы ки­лә иде, бил­ге­ле. Тик ха­ты укы­ту­чы яи­сә (Ал­ла сак­ла­сын!) класс­таш­ла­ры ку­лы­на элә­гер дип бик кур­ка иде ул. Кө­ләр­ләр иде бу­гай!

Ни­һа­ять, хат ад­ре­са­ты­на ба­рып җит­те. Ми­ро­но­ва, укы­ту­чы­га сиз­дер­мәс­кә ты­ры­шып, кә­газь ки­сә­ген ачып укы­ды.

– Ну нәр­сә ан­да? – дип тү­зем­сез­лә­неп со­ра­ды Лю­ба, дус кы­зы­ның җил­кә­се аша хат­та­гы сүз­ләр­не укыр­га ты­ры­шып.

– Шул ук ин­де, – дип пы­шыл­да­ды Ми­ро­но­ва.

Хат­ка йө­рәк ясал­ган һәм «Мин си­не яра­там, ә син?» дип языл­ган иде.

Кыз­лар хат­ны кем яз­га­нын бе­лер­гә те­ләп, ике­се бер юлы арт­ка бо­ры­лып ка­ра­ды­лар. Бу ин­де «за­пис­ка»­лар­ның унын­чы­сы иде.

– Биг­рәк ка­ты кү­ңел­ле син, – ди­де Лю­ба. – Ми­ңа бу ка­дәр мә­хәб­бәт ха­ты кил­сә, мин үзем дә яра­та баш­ла­ган бу­лыр идем!

– Мин бит кем яз­га­нын бел­мим, – дип ак­лан­ды Ми­ро­но­ва.

– Ни­чек ин­де бел­ми­сең? Йә Кар­пу­хин, йә Ма­роч­кин – әнә бит, күз­лә­рен дә ал­мый ка­рап уты­ра­лар! Ә ни­гә син җа­вап ха­ты язып ка­ра­мый­сың?

Укы­ту­чы яңа те­ма аң­ла­та баш­ла­ган иде. Аның так­та­га та­ба бо­ры­лу­ын­нан фай­да­ла­нып, Ми­ро­но­ва җа­вап язар­га то­тын­ды. «Мин дә яра­там!» – ди­де ул һәм бик ки­леш­те­реп йө­рәк рә­се­ме ясап куй­ды.

–  Исе­мем­не языйм­мы? – дип ки­ңәш со­ра­ды Ми­ро­но­ва дус­тын­нан.

– Ки­рәк тү­гел, син­нән икә­нен ул бо­лай да аң­ла­я­чак, – дип ты­ныч­лан­дыр­ды Лю­ба.

– Шу­лай да, кем­гә дип языйм?

– Кая бир әле, кай­чан­нан бир­ле йок­лап уты­ра­сың! – Лю­ба кә­газь­не алып, үзе дә нәр­сә­дер өс­тә­де дә, хат­ны йо­мар­лап, укы­ту­чы күр­мә­гән­дә, рәт­ләр буй­лап җи­бәр­де.

Кө­тел­гән хат, ни­һа­ять, ма­лай­лар утыр­ган пар­та­га ки­леп җит­те.

– Ач, – ди­де Кар­пу­хин.

– Хат си­ңа бит, үзең ач! – ди­де Ма­роч­кин.

Ни га­җәп, хат, чын­нан да Кар­пу­хин­га дип языл­ган иде. Кар­пу­хин ап­ты­рап кыз­лар­га ка­ра­ды. Ми­ро­но­ва кы­за­рып, пар­та­га кап­лан­ды, ә Ма­роч­кин, үп­кә­ләп, тә­рә­зә­гә та­ба бо­рыл­ды. Кар­пу­хин бе­лән Лю­ба гы­на ел­ма­еп бер-бер­се­нә ка­раш­ты­лар. Нәр­сә дип уй­ла­ды­лар икән алар бу ми­нут­та? 

Хат яз­саң, исе­мең­не ку­яр­га ки­рәк икән шу­лай да, әйе­ме?

Ирина Антонова.

Ризидә Гасыймова тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: