Көмеш кыңгырау

Җирсөяр

Балалар өчен шигъри әкият.

Сибелгәннәр зәңгәр күккә -

Йолдызларга көн дә бәйрәм.

Барысын да бергә җыеп

Тезәр идем затлы сәйлән.

 

Сихри хыялларым җиңде-

Мин дә күккә менеп киттем.

Татлы йокыларым бүлеп

Серле йолдызларга җиттем.

 
Шулчак берәү дорфа гына

Төртеп кертте корабына.

Очып киттек аның белән

Җирем ерак, харап кына.

 

Якты утлар кабынуга

Бу шыксызның йөзен күрәм.

Шүрәледән күпкә котсыз,

Куркуымнан  әллә үләм ?

 

-Әй, әфәндем, без кайда?-дим, -

Әни көтә мине өйдә.

Киек каз юллары аша

Өйгә кайтыйк, зинһар, әйдә!

 

Беләсездер Җиребездә

Татарстан дигән ил бар.

Кайтыр өчен сәбәп җитди-

Сабантуйга көтә Илдар.

 

Татарча көрәшкә чыгам

Сабакташым Илдар белән.

Көрәшкәндә гел мин җиңәм,

Чын көрәшнең серен беләм.

 

-Тозакка эләктең, -ди ул -

 Ерагайдык инде  Җирдән.

Хыялың тормышка ашар,

 Көтә сине  Чиксез галәм. 

 

Кайтасың бик килсә алай,

Башта бераз хезмәт күрсәт.

Хөрмәт белән озатырбыз,

Лаек икәнеңне күрсәк.
 

- Эштән курыккан юк, - дидем.-

Эшләп ашый халык бездә.

Көнне бушка уздырмыйбыз,

Ялкауларны сөйми Җир дә.

 

Чынлап та эш күп боларда,       

Тузан эчендә бар галәм.

Көннәрем эштә үтсә дә 

Җирсез калып яши алмам !

 

- Уңган егет икән бит син ,

Булдырасың! -диде тавыш.-

 Колач җәеп эшләвең дә

Минем өчен бик зур табыш.

 

Ялкаулар күп киң галәмдә,

Су сипмиләр, бакчам корый.

Аңлыйсыңдыр, ә үзләре 

 Ашарга гел миннән сорый.

 

 Корабтан  күсәксез чыкма,

Тимердән дә чыдамын ал.

 Яман көчләр күп җиһанда,

 Төрле каза  чыгуы бар...

 

Шуңа бик тә гаҗәпләндем-

Кораллары шул бер күсәк.

И Ходаем, син аларга

Җирдәге коралны күрсәт!

 

Алда нинди шау-шу дисәм,

Сириустан “кунак” килгән.

Корабын ул теге затның

Баш очына илтеп элгән.

 

Пластмас икән иясе дә,

Киемнәре ялт-йолт килә.

Күңеле көр, хозурланып

Утлар чәчә-чәчә көлә.

 

Чамасыз ди  явызлыгы   

Хуҗа булмакчы галәмгә.

Иң рәхимсез кануннарын

Ашырмакчы ул гамәлгә.

 

Ишетелә таныш тавыш:

 -Ялтыравык, нишләп йөреш?

Ник элендең корабыма,

Яхшы чакта башымнан төш!

 

Үтенечем кабатладым

Шул тавышны ишетүгә:

-Хезмәт тә күрсәттем сезгә,

Кайтарыгыз инде өйгә.

 

-Нигә кирәк Җир сезгә? - ди.-

Кунак кына ич сез анда!

Хуҗа булып яшәү нигә -

Юк икән ул сезнең канда?!

 

Бушатыгыз планетаны!

Очырмагыз упкыннарга.

Без табарбыз яңа хуҗа,

 Килмәсәгез әгәр  аңга!

 

 Җирне  пычрак күмеп бара,

Әйләнде чүп оясына.

Миллион еллар көн күрәсез

Үз шакшыгыз  арасында!

 

 - Мин аңладым ялгышыбыз,

Кайтар Җиргә, ач ишегең.

Хаталарны төзәтербез,

Булмасын ла һич бер шигең.

 

Җиребезне нык сакларбыз,

Арулатып чүп-чарыннан.

Юк итәрбез коралларны,

Арынып сугыш учагыннан.

 

Хуҗасы булырбыз Җирнең,

Ул бит тормыш бишегебез!

Җирсөяр булып яшәрбез

 Зинһар безне ишетегез!                                            *

                                                               

Хуҗасы булырбыз Җирнең,                  

Җирсөярләр безнең буын.  
                  

 -Елап  ятасың түгелме,                                                           

 Уян, улым,”-диде әни.

 -Горурлан  улыбыз белән,
 Җирсөяр ул ,-диде әти.


 

 Әбиемнең тешләре

Рәсим бабай белән әби

Яши безнең урамда.

Ярый әле исән-саулар,

Без шат алар булганга.

 

Әбинең тешләре сызлап

Бик тә интекте әле.

-Алдырып ташлыйм,- диде ул-

Юктыр, - ди, башка мәле.

 

Теш врачыннан кайтканда

Ул бик кәефсез иде.

Әбиемнең авызы да

 Бик шыксыз, тешсез иде.

 

Тынычландырырга теләп

Ипләп янына килдем.

-Сабыр ит, әби, чыгар бит

 Өр яңалары, -дидем.

 

Елмаеп куйды әбием

Авызын каплап кына.

Мин дә авызымны ердым,

 Тик әдәп саклап кына.

 

Байтак вакыт үтте.Бүген

Хәл белергә дип кердем.

Әбинең тешле икәнен

Бер күз салуда күрдем.

 

Суыткычтай ап-ак алар

Бар да нәфис, тигезләр.

Бер үк зурлыкта үзләре

Әйтерсең лә игезләр.

 

-Ничек бик тиз тешле булдың?

Сереңне ач, әби, -дим.

Мин аны саклап тотармын,

Белмәс хәтта әни, -дим.

 

Әйтеп куйды җитди итеп:

-Әбиең дип хөрмәтле.

Авызымдагы тешләрем

Бар да хөкүмәтнеке.
 

Ботинкалар      

Яратам ботинкаларым

Базарныкы булса да.

 Инде озак киеп йөреп

Күптән төсе уңса да.

 

Шакы-шокы килә алар

Үзләре үк йөгертә.

Йөгерү ул бер ни түгел,

Арлы-бирле сикертә.

 

Табаннары да ашалмый,

Тишелми, төбе купмый.

Көннәр буе киеп йөрим,

Хәтта тузан да кунмый.

 

Аякларым тиз үсә шул,

Ботинкалар үзгәрми.

Салып аттым мин аларны

Авыртуга түзалмый.

 

Ботинкам аягым кыса

Минем эшләрем харап.

Үпкәләп утырам менә,

Ботинкаларга карап.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: