Көмеш кыңгырау

И дөнья!

И дөнья! Ләззәтле һәр көнең!

...Мин әле яратып туймадым
Дөньяның мең төрле төсләрен.
Көннәрем − кояшлы, чалт аяз!
Нур ява йолдыздан төннәрен...

Мин мәңге сокланып туймамын
Яшәүнең тылсымлы көенә!
Күңелем бу җирдә барлыкка,
Сәламәт булганга сөенә...

И дөнья! Ләззәтле һәр көнең!
Тылсымлы һәр узган мизгелең!
Тик зинһар, әкренәйт, әз генә! −
Тормышның йөгерек тизлеген....

Халисә Ширмән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: