Көмеш кыңгырау

Гаҗәп бу дөнья...

Менә  егет  кызның  кулын  алып,  учына бармагы белән җиңелчә төрткәләде, үзе куе керфекләре арасыннан коңгырт күзләрен яктыртып шаян елмайды. Аңладыңмы, янәсе. Адилә кызарынып башын иде: анык кына аңлап җиткермәсә дә чамалаган иде ул... ***

Гаҗәп бу дөнья - тоташ каршылыкларга корылган: көн-төн, эссе-суык, ут-су, ак-кара... Боларга «егет-кыз» дип өстәсәң дә ярыйдыр. Туктале, дияр кайберәүләр, егет белән кыз бер-берсенә капма-каршы була димени? Йөрәкләрендә гыйшык уты кабынсамы? Күр дә тор, бербөтенгә әйләнәләр дә куялар.
Ринат белән Адиләгә генә карагыз әнә. Дөрес, тышкы кыяфәтләрендә аерма зур үзе. Кара бөдрә чәчле, спортчыларга хас тыгыз бәдәнле егет янәшәсендә сары чәчле, нечкә билле кыз каурыйларын тырпайткан чәүкә янындагы ак күгәрчен кебек. Буйга икесе бер чама, әмма Ринат урта буйлы саналса, Адилә башка кызлардан калкурак тоела. Хәер, хәзерге минутта бу аерма сизелми: алар күл буендагы комлыкта утырып торалар. Ринат коңгырт плавкидан, Адилә, зәңгәрсуга вак көнбагыш чәчәкләре ясалган, биле тоташ ябык коену костюмыннан - андыйны гадәттә гимнасткалар кия. Яисә су керергә әзерләнгән кызларның әдәплеләре.
Ул егеттән бер терсәк ара калдырып утырган. Шулай да аңа тартылганы әллә каян сизелеп тора. Егетнең кояшта каралган уң балтырындагы татуировкага карап-карап ала ул: анда өскә ыргылган пантера сурәте ясалган. Ерткыч җәнлек үзе кап-кара, авызы кып-кызыл, сузылып чыккан озын, нечкә теленнән ут чәчри. Аждаһамыни! Кыз моны ошатмаганын белдереп, чак кына иннек сөртелгән иреннәрен бүлтәйтеп куя. Әмма бу хис аның сөйкемле йөзеннән күбәләк күләгәсе кебек шуып кына уза. Аждаһасы матур түгел түгелен дә, әмма егет бу сурәтне Адилә аркасында ясаткан бит. Мәскәүдән кунакка килгән Динар исемле егеттән аны көнләгәнгә, йөрәгенә чыдый алмыйча төшерткән ул аны балтырына. Телен тыя белми шул Адилә, Динарның сыйрагындагы сурәт турында Ринатка башта ул үзе сөйләде: «Бигрәк хикмәтле инде татуировкасы, - диде авызын ерып. - Андыйны Мәскәүдә генә ясый алалардыр, Казанда күргән юк иде». Кичә ни күрсен, Ринатның да балтырына аждаһа авызлы пантера килеп сыланган! Егетнең, без дә мәскәүләрдән ким түгел, диюе иде бу. Мондый очракта кайсы гына кызның күңеле хуш булмас икән!
Аһ, нинди матур бу дөнья! Юк биредә бернинди каршылык! Ак болыт мендәрчекләре белән бизәлгән аяз күк, җылы һава, җәйрәп яткан иркен, якты күл! Аның ярларындагы таралып, күкрәп үскән өянке-каеннар! Яр буендагы иркен, чиста, иркә комлык! Барыннан да бигрәк, күл уртасындагы аркылысы-буе ун-унбиш адым чамасы гына утрау; андагы камышлык-куаклыклар арасында тармакларын салындырып үскән өч төп яшь каен.
Йөзмә утрау бу, җил көчле иссә, урыныннан күчә: бер көнне бирге ярга якын торса, икенче көнне аргы яккарак күчкән булып чыга. Су тирән, аста кыслалар, чуртаннар, хәтта җәен дә бар, дип сөйлиләр. Әкияттәге кебек инде!
Күл буендагы егет белән кыз да әкият-риваятьләрдә тасвирланган парларга тиң. Тирә-юньдә башка һичкем күренми. Ә бит кичә биредә халык күп иде: көндез шәһәрдә шаулап-гөрләп сабан туйлары узды, кичкә таба бәйрәм шушында дәвам итте: учаклар янды, кыздырган ит исе таралды, комлы яр читендә чыр-чу купты, су чәчрәде.
Бүген  исә  халык  гадәти  мәшәкатьләргә  чумган, күрәсең, һава хәле дә үзгәреп тора - иртәнге якта яңгыр сибәләп үтте, бәлки шуңадыр да, килгән-киткән, үткән-сүткән кеше күренми. Табигатьнең бөтен гүзәллеге, байлыгы тулысы белән шушы парга бирелгән, дияргә була. Кадерен белергә, рәхәтен күрергә генә кирәк!
Әллә каян сизелеп тора: егет белән кызга рәхәт иде бу минутларда. Бер-берсенә тартылу да бар, шул ук вакытта әдәп әһелләренә хас булганча тыелу да сизелә. Арада бераз ара калдырып, елмаеп гөрләшәләр. «Әйдә барыйк сахраларга, гөлләр араларына, безнең хәзер тиң чагыбыз былбыл балаларына», - дип нәкъ шундыйлар турында җыр чыгарганнардыр да инде. Табигатьнең гүзәллегенә яшь парның бәхете килеп кушылган. Даһи рәссамның картинасында тасвирланырга лаек манзара!
Кайларда йөрисез сез, талант ияләре? Ник берәрегез бирегә килмәде?.. Данлыклы музейларның күрке булырлык картина язар идегез бит!..
Менә  егет  кызның  кулын  алып,  учына  бармагы белән җиңелчә төрткәләде, үзе куе керфекләре арасыннан коңгырт күзләрен яктыртып шаян елмайды. Аңладыңмы, янәсе. Адилә кызарынып башын иде: анык кына аңлап җиткермәсә дә чамалаган иде ул. Морзе әлифбасы иде бу, тиз генә төртеп алу - ноктаны, чак кына басып тору сызыкны аңлата, «Нокта-сызык-нокта-сызык нокта-сызык-нокта нокта-сызык сызык...»

Бу әлифба хакында Адилә бигрәк тә разведчиклар турындагы әсәрләрдән укып белә. Ринат андый китапларны йотылып укый, Ватан сугышы турындагы киноларны онытылып карый. Мавыгып китеп, Морзе әлифбасын да өйрәнгән. Бер карасаң, хәзерге кешегә нәрсәгә кирәк инде ул? Алай дисәң, яшьлегендә адәм баласы кирәкне генә эшлимени? Теләгәнен эшли ул. Шунысы кызык, андыйлар, ягъни Морзе әлифбасын кирәксенүче-кулланучылар, хәзер дә бар икән. Сирәк кенә булса да. Ә Ринат сирәкләрнең берсе, халыкча әйткәндә, мөгез чыгарырга ярата торган егет. Бу әлифбаны Адиләгә дә өйрәтергә маташкан иде дә, кызый моны кирәккә санамады. Алай да өч-дүрт хәреф күңеленә сеңеп калган иде, егетне аңлау өчен шунысы да җитте: «яратам» диюе иде бу аның...
***

Мәдинә Маликованың "Сандугачның күз яше" романыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: