Көмеш кыңгырау

Чык ярга!

Шигъри кыйсса.

1

Малай чакта язгы суга баттым,

Актарылып-актарылып актым,

Үзем генә беләм үз хәлем.

Күкрәгемдә мин боз тәмен тойдым,

Иреннәрдә тойдым тоз тәмен.

 

Күз алдымнан бер мизгелдә үтте,

Әнкәй мине маңгаемнан үпте,

Саубуллашып түгел, хушлашып.

Иртән әткәй мунча яккан иде,

Йөргән иде апам су ташып.

 

Күз алдымнан бар туганнар үтте,

Ачы әрнү сулышымны өтте,

Кычкырырга хәтта юк хәлем.

Мин ишеткән идем кемнәрнеңдер

Язгы суга төшеп үлгәнен.

 

Күз алдыма укытучым килде,

Сәер генә көлемсерәп көлде,

Баштан сыйпап әйтте: «Әй бала!..

Язгы бозга артык ышанганнар

Әнә шулай батып югала...»

 

Бер көн элек кенә әйткән иде,

Әйткән иде, нык кисәткән иде:

«Яр буена якын йөрмәгез.

Каникулда минем чал башыма

Кайгы-хәсрәт сала күрмәгез.

 

Тагын бер кат мин кисәтәм сезне:

Каникул ул үзе — латин сүзе,

Ә безнеңчә әйтсәк — эт көне.

Эт көненә калдырмасын сезне

Язгы каникулның хөкеме...»

 

...Мең калыктым, мең кат кабат баттым,

Актарылып-актарылып актым,

Кычкыргандай булдым дөньяга:

«Әткәй алып биргән күн итегем

Өр-яңа бит әле, өр-яңа!..»

 

Әнкәй тавышын мин ишеттемме,

Ишеттем дип кенә хис иттемме?

Колагыма гына кердеме?

Әллә инде, шушы тавыш булып,

Хозыр Ильяс хәбәр бирдеме?

 

Боз утрауга, белмим, ничек чыктым,

Күнитекне, белмим, ничек сыктым,

Еларлык та хәтта юк хәлем.

Мин ишеткән идем кемнәрнеңдер

Боз өстендә өшеп үлгәнен.

 

Эңгер-меңгер инде төшеп килә,

Бөтен тәнем инде өшеп килә,

Тик бер сүзем калган дөньяга:

«Әткәй алып биргән күн итегем

Өр-яңа бит әле, өр-яңа!»

 

*    *   *

Мин чыннан да әзер идем, дуслар,

Боз өстендә ятып йокларга.

Ярдан кинәт тавыш ишетелде:

«Юк, йоклама, Нияз, чык ярга!»

*   *   *

Әнкәй тавышын мин ишеттемме?

Ишеттем дип кенә хис иттемме?

Колагыма гына кердеме?

Әллә инде, әнкәй тавышы булып,

Хозыр Ильяс хәбәр бирдеме?

 

Колагыма янә ишетелә:

Минем дуслар ярда шау-гөр килә,

«Урам алыш» уйный идек бит!

Дуслар, дуслар! Без бит беркайчан да

Батмабыз дип уйлый идек бит...

 

Ильяс дустым мине күреп алган,

«Нияз батты!» диеп сөрән салган,

Ышанмаган моңа беркем дә.

Ничек инде Нияз бата алсын

Шундый матур, язгы бер көндә?!

 

Тик дусларны Ильяс ышандырган,

Урыныннан барысын кымшандырган,

Сөрән салган бөтен дөньяга.

Мине йокы баса... Салкын йокы.

«Күнитегем, әрәм, өр-яңа...»

 

Кемдер өлкәннәргә хәбәр иткән,

Кемдер киртә-тәртә эзләп киткән,

Кычкыралар миңа: «Чык ярга!»

Мин чыннан да әзер идем инде

Боз өстендә ятып йокларга...

*   *   *

Ильяс дустым киртә каерып алган,

Әхәт абзый моны күреп калган,

Якасыннан алган малайның.

(Әхәт абзый бер дә сөйми иде

Шуклыгын без — малай-шалайның.)

 

Ә ул үзе эштән генә кайткан,

Арып кайткан, бераз «авырып» кайткан,

Чыбыркысын алган кулына.

Ат караучы иде... Бер сыпырткан

Ильяс атлы Алла колына.

 

Әхәт абзый яхшы белә иде

Мондый чакта нәрсә әйтәсен.

«Иртәгә үк мәктәбеңә барам,

Ә үзеңне хәзер тотып ярам,

Ник йолкыйсың бакча киртәсен?!

 

Укыйсыңдыр үзең көчкә-көчкә,

Икелегә, күп дигәндә өчкә,

Мондый эшкә кемнәр өйрәтә?»

Ильяс, мескен, аңлатырга итә.

«Әхәт абый! Зинһар, бир киртә!»

Әхәт абзый, эшне белгәннән соң,

Табып алган озын дилбегәсен,

 

Ачуы да бик тиз басылып,

Яр буена чапкан, үзе җиккән

Пожар аты кебек ашыгып...

 

Мин ул чакта тәмам әзер идем

Боз-утрауда ятып йокларга.

Кинәт ярдан кабат яңгырады:

«Улым Нияз! Зинһар, чык ярга!»

 

Шушы сүзен ярсып гел кабатлый,

Әнкәй килә йөгерә-тора атлый:

«Син чыкмасаң, суга мин керәм!

Чык, дим, ярга! Әгәр агып китсәң...

Бата калсаң, бәреп үтерәм!»

 

Ярдагылар аны тотып кала,

Ярда — ана, боз өстендә — бала,

Кычкыралар һаман: «Чык ярга!»

Минем тәнне тәмам йокы баса,

Җил пышылдый миңа: «Йокларга!..»

 

Мин саташам, берни өмет итмим,

Киртә башы миңа килеп җитми.

«Бил каешын кирәк ялгарга!»

Бил каешын йөрткән егетләргә

Рәхмәтем зур минем аларга.

 

Җаным уяу, тәнем генә йоклый,

Киртә башын су ташкыны йолкый,

«Әллә инде суга чумарга?!»

Җырлый иде апам: «Кулъяулыгым

Акты, — диеп, — агымсуларга...»

 

Тәртә башын, белмим, ничек күрдем,

Бозлы суга кабат ничек кердем?

Кердем генәмени,

сикердем!

Су астында кабат кайтты көче

«Йокламаска!» дигән фикернең.

 

Көтеп торган ярда бөтен халык,

Балык кебек кенә тартып алып,

Чыгарганнар мине ташудан.

Әхәт абзый чыбыркысы белән

Сыртка биргән берне «ачудан».

 

«Язгы бозга ни дип барып кердең,

Нәрсә калган анда, нәрсә күрдең,

Йөрдең анда нинди чуртыма?!

Чап өеңә, йөгер әйдә тизрәк,

Тамызганчы тагын сыртыңа!»

 

Әнкәй мине арттан куа килә,

Каеш белән тәнне уа килә:

«Йөгер, әйдә, йөгер, туктама!»

Ильяс, мескен, янәшәдән чаба:

«Җитәр инде, апа,тукмама!..»

 

Ильяс дустым! Әнкәй белеп суккан.

Минем тәннән ул чак әҗәл чыккан,

Мин тукталыр идем, сукмаса.

Янган аттай мин егылыр идем,

Тора алмас идем, туктасам.

 

Чыгар-чыкмас хәлдә тәннән җаным,

Җан көеге булып бу дөньяның,

Күпмедер бер гомер үткәреп,

Китәр идем... Язгы суга батты,

Дигән исемемне күтәреп...

*   *   *

Ул чактан соң шактый еллар үтте,

Язмыш мине кат-кат үги итте,

Ышандырды, алдап, юк-барга.

Тик шул сүзне күкрәгемдә йөртәм,

Үз-үземә әйтәм: «Чык ярга!»

 

Гомеремдә бик күп таңнар атты,

Мең калыктым, мең мәртәбә баттым,

Кабат кайттым малай чакларга.

«Чык ярга!» дип дәшә миңа әле дә

Һәрбер куак туган якларда...

*   *   *

Язлар, көзләр кат-кат алмашынды,

Аңлашылды, дуслар, аңлашылды, —

Буаларда бозлар уала.

Язгы бозга артык ышанганнар,

Төгәл беләм: батып югала.

Суга баттым — күн итекне сыктым,

Утта яндым — уттан исән чыктым,

Ни әйтсәм дә, беләм, хаклымын.

Бозлы суда, язгы болганчыкта

Мин батмавын телим халкымның!

 

Инде менә мин кисәтәм сезне:

Каникул ул үзе — латин сүзе,

Ә безнеңчә әйтсәк — эт көне.

Эт көненә калдырмасын безне

Өегешкән этләр хөкеме.

 

Эт көннәре килде, эт көннәре!

Адәмнәрнең бәгъзе төркемнәре

Өегешеп йөргән көннәр бу.

Аптырашта заман, һич танымый:

«Каян килгән болар? Кемнәр бу ?..»

 

Табигатьтән өстен — кушбугазлар,

Җәен — көзләр, кыш көнендә — язлар,

Пычрак ага агымсуларга.

Ястык кебек бозлар, оятсызлар,

Ышандырмак безне шуларга.

 

Һәм үч итеп барча болганчыкка,

Барча-барча кыланчыкларга,

Мин әйтергә тиеш: «Халкым минем,

Син йоклама, зинһар,чык ярга!

 

Язмыш безне шактый үги итте.

Утта, суда сулышларны өтте,

Юк, ярамый безгә йокларга!»

Бәхет безгә үзе кулын сузар

Һәм эндәшер Күкләр: «Чык ярга!..»

Нияз Акмал.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: