Көмеш кыңгырау

Чишмәләремә юк тиң

***

Җыенам да, елга бер кат

Атлыйм диңгезгә таба.

Көньяк җиле җылы ифрат,

Җаныңны ялмап каба.

Сулышын җанга сара да,

Уйга-сагышка сала.
Йомшак күкрәгенә кочып,

Назлый көньяк һавасы.

Рәхәтеннән эрим ахры -

Их, шушында каласы!
Диңгез - могҗизадыр бәлки...

Көче,куәте, ай,күп.

Йөрәктәге сагышларны

Күтәреп актарыр күк.
Күбекләнгән тозлы суы -

Актарылган сагышмы?

Кайтыйм да кочыйм чишмәмне,

Ераклардан кайтышлый.

Чишмәм гел тын, күңелеңә

Энҗеләрен җый гына...

Шуңа төшенергә дипме,

Диңгезгә гел җыенам.

ӘТКӘМ ТАЛЬЯНЫ
Өй түремне изге ядкарь бизи:

Әткәемнең тальян гармуны.

Йортыбызны җанландырып торган,

Яңгыраткан халкыбыз моңын.
Гармунның телләре көмештән лә,

Сөйли - көйли милләт язмышын.

Күңел сандыгында саклана ул

Тальяннарның чишмә тавышы.
Тальян җыры, тальян моңы яши.

Яши генә түгел, яшәтә.

Әткәм җыры - чишмә чылтыравын

Тыңлау күңелемне яшәртә.


КАЛФАК
Таслый-таслый сары яфрак җыям,

Ипләп кенә салам чиләккә.

Сары көзнең затлы бүләкләре

Җан дәвасы булыр йөрәккә.
Яфрак җыям. Урман тәмам тынган.

Усакларны сарган сары моң.

Басар өчен күңел моңсулыгын

Сыйпап куям сары яфракны.
Узган гомер җимешле җәй икән...

Үзем өчен шуны аңладым:

Моңсу көзем килеп җиткән мәлдә

Яфрактан үрермен калфагым.
Назлы җырлар сирпер калфагымнан

Җәй җылысы назын тоясың.

Яфраклардан йөрәкләргә күчкән

Көзге яфрак - урман кояшы.

Рушания Гыйләҗеваның «Чигү чигәм әле» китабыннан.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: