Көмеш кыңгырау

Чиш­мә­без­гә ки­леп, әнә, был­был су­са­вын бас­ты...

Га­зи­нур Мо­рат – та­тар ша­гый­ре, жур­на­лист һәм пуб­ли­цист, Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се, Та­тарс­тан­ның Г.Ту­кай исе­мен­дә­ге Дәү­ләт пре­ми­я­се, Му­са Җә­лил пре­ми­я­се, Та­тарс­тан Язу­чы­лар бер­ле­ге­нең Га­яз Ис­ха­кый исе­мен­дә­ге әдә­би бү­лә­ге лау­ре­а­ты.

Ул 1959 ел­ның 18нче ав­гус­тын­да Кук­ма­ра ра­йо­ны Зур Сәр­дек авы­лын­да туган. Бү­ген без сез­нең игъ­ти­бар­га Га­зи­нур Мо­рат­ның без­нең өчен – ба­ла­лар өчен языл­ган кы­зык­лы ши­гырь­лә­рен тәкъ­дим итә­без. Һәм кү­ре­нек­ле ша­гыйрь­не го­мер бәй­рә­ме – ту­ган кө­не бе­лән кот­лый­быз!

Иң кы­е­ны кай­сы дә­рес?

Иң кы­е­ны кай­сы дә­рес? –

Бел­мим ул ка­дә­ре­сен.

Кем­гә фи­зи­ка­дыр, бәл­ки,

Ә ми­ңа – җыр дә­ре­се.

 

Ник ди­сез­ме – җыр­лый бел­мим,

Кө­ем чык­мый – көй­лә­сәм.

– Ко­ла­гы­ңа аю бас­кан, –

Дип үр­ти ми­не Ләй­сән.

 

Үр­тә­сен лә, әй­дә,

Ми­не

Юри үр­тә­ли ич ул.

Бе­рәр кы­ек сүз әйт­сәм дә,

Юри үп­кә­ли ич ул.

 

Хә­ер, ан­сы мин үзем дә

Җыр­ла­мыйм юри ге­нә.

Кү­ңе­лем ту­лы җыр ми­нем...

Тик Ләй­сән күр­ми ме­нә...

Тик Ләй­сән бел­ми ге­нә...

 

Уен­чык­лар

Уен­чык­лар ал­ган әти:

Кы­лыч, танк, ав­то­мат...

 – Син хә­зер чын сол­дат, – ди ул, –

Сол­дат­лар күк чы­нык­кан бул,

Мәр­гән­нәр ке­бек төз ат!

 

Чик сак­чы­сы бу­ла­сым­ны

Ин­де күп­тән бе­ләм мин.

Шу­ңа кү­рә атыш­лар­ны,

Шарт­лау­лар­ны те­лә­мим.

 

Әнә Рим­гә туп ал­ган­нар,

«МАЗ» ал­ган­нар Ким­гә дә.

Ком­лык­та уй­ный­сым ки­лә,

«Ка­мАЗ» ки­рәк ми­ңа да.

 

 

Аба­га

...Җи­де төн­нең ур­та­сын­да

Аба­га чә­чәк ата...

Хак сүз­дер лә! Шу­лай ди­еп

Языл­ган ич ки­тап­та.

 

Бү­ген төн­лә бер ял­гы­зым

Ур­ман­га ба­рам әле.

Аба­га­ның бер чә­чә­ген

Өзәм дә ка­бам әле.

 

Ан­на­ры кү­рен­мәс бу­лып

Кы­зык­лар эш­ләр­мен мин.

Зәң­гәр күз­ле Зөл­фи­я­нең

Ко­ла­гын теш­ләр­мен мин.

 

Укы­ту­чы апа­ны да

Кы­зык ит­ми кал­ма­мын.

Со­ра­са да, җа­вап бир­мәм,

«2»­ле дә ал­ма­мын.

 

Ту­ры кил­мәс хә­зер ми­ңа

Оя­лып кы­за­рыр­га,

«5»­ле­ләр те­зеп чы­гар­мын

Ма­лай­лар­га, кыз­лар­га.

 

Кая кит­те бу Ил­шат, дип,

Һәм­мә­се эз­ләр ми­не.

Әти-әни, абый­лар да

Бик нык кай­гы­рыр ин­де.

 

Зәң­гәр күз­ле Зөл­фия дә

Юк­сын­мый кал­мас әле.

Мин бул­ма­гач, мәк­тәп­кә дә

«А­вы­рып», бар­мас әле.

 

Бик кү­ңел­сез бу­лыр аңа,

Елый да баш­лар әле...

Юк, бар­мыйм бү­ген ур­ман­га –

Елат­мыйм Зөл­фи­я­не!

 

 

Төш­ләр күр­дем

Тәм­ле төш­ләр күр­дем бү­ген,

Ка­ра ик­мәк­тәй тәм­ле.

Әгәр сөй­лә­сәм, кү­бе­гез

Ышан­мас­сыз да әле.

 

Тат­лы төш­ләр күр­дем бү­ген,

Чиш­мә су­ы­дай тат­лы.

...Чиш­мә­без­гә ки­леп, әнә

Был­был су­са­вын бас­ты.

 

Як­ты төш­ләр күр­дем бү­ген,

Әни­ем ке­бек як­ты...

Йө­зен­нән сир­пел­гән нур­лар

Ми­не наз­лап уят­ты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: