Көмеш кыңгырау

Бер җылы сүз диләр аны...

– Әнием! Ул дәү әниемнеке кебек матур яулык япкан! –

Чишмә кебек челтерәгән, саф, йомшак тавыш подъездга яңгырады. Йөрәгемә шатлык дулкыны какты, сулышым киңәйде, елмаеп, кызга күтәрелеп карадым. Җете зәңгәр күзләрендә никадәр куаныч, әйтерсең ул яулыкны япкан сөекле дәү әнисе мин! Сумкаларымны баскычка куеп, саф татарча сөйләшкән кыз балага рәхмәт әйтеп, аркасыннан сөйдем. Кулымдагы авыр сумкалар да җиңеләйде, йөземнән елмаю китмәде: әллә ничә катны әллә атладым, әллә очтым – җиденче катка бик тиз күтәрелеп җиттем.
– Елмаеп кына йөрисең әле. Сәбәбе нидә? – дип сәерсенеп каршыладылар мине өйдәгеләр.
– Сәбәбеме?.. Бер җылы сүз диләр аны...
Шул шул, бер җылы сүз җитә кайчак күңелгә. Гомер буе ялан баш йөргән хатыны яулык япканны күрә бит ирем дә, улым да. «Башыңа яулык яптыңмыни?» дию юк. Килешә диюләр юк та юк. Ирләр уйлаганын әйтергә ашыкмаганын беләм үзем. Миңа инде алар сүзе мөһим дә түгел, нәни кыз бүләк иткән кәефнең күңелдән тиз генә китәсе юк!..
Бер җылы сүз!!! Ә шул җылы сүзне әйтәбезме соң без бер-беребезгә? Шулкадәр кирәк бит ул күңел дөньясына! Саф күңелле балалар, ихлас күңелле өлкәннәрдән гайре җылы сүз әйтергә кем ашыга? Кайда керләнә соң безнең күңелләр? Нигә кеше шатландырырга куркабыз?..
Гүзәл Галләмованың «Күңелнең дә үлчәме бар» китабыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: