Көмеш кыңгырау

Бабай белән онык

28 мартта татар язучысы, шагыйрә, журналист. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Фирүзә Җамалетдинованың (1960) туган көне.

Оныгы мәктәптән авызын бүселдереп кайтып керде дә көндәлеге белән дәфтәрен сүзсез генә өстәл почмагына шудыртты. Карт өстәл янында, олы мәк чәчкәләре төшкән чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә, чәй эчә иде. Ул сизде: монда ниндидер хилафлык бар, димәк, кемдәдер гаеп булырга тиеш.

– Кая, улым, лупыны алып кил әле, – диде ул ышанычсыз тавыш белән. – Карап җибәрик әле бергәләп, «бишле» утырадыр, мөгаен, анда, кукраеп.

– «Икеле», – диде малай кәефсез генә.

– Ничек «икеле»? – Карт күзлеге өстеннән оныгына карап куйды.

– Менә шулай...

Малай, шәлперәйгән арык гәүдәсен теләр-теләмәс хәрәкәтләндереп, шкафка таба юнәлде. Ачып, иң өске киштәдән лупаны үрелеп алды.

Ул читкә төбәлгән көе генә бабасына эндәште:

– Мә, кара... «Бишле», «бишле» дигән буласың һаман...

– Хәзер, хәзер карыйбыз, – диде карт. – «Икеле» бик яман нәрсә ул шулай да... Алай ук булмас...

Карт башта дәфтәрне ачты да урта битен алдына җәеп салды. Әле уңайга, әле кирегә борды, өстәл өстендә тәмам шуыштырып йөртте.

– Менә болай, – диде малай, аның алдына дәфтәрне тигезләп куеп.

Карт, лупасын «икеле» өстенә каплап, бераз уйланып торды.

– Вәт әкәмәт. Хисапчы булып ничә ел эшләдем әле мин?

Ул кулындагы лупасын һич кымшатмый гына малайга төбәлде:

– Утыз ел... Колхоз тузганчы... Һәм күз дә йоммыйча «икеле» куялар диген, ә? Синең укытучың ниме соң, улым?

– Ни?

– Яшьме, картмы диюем?

–  Укытучы карт булмый, – диде малай үпкәле кыя­фәттә. – Бабай гына карт була.

–  Башың эшли, шайтан, – диде бабасы, малайга күтәрелеп карамыйча гына. – Ни дип җавап бирергә беләсең. Хисапны гына өйрәнәсең килми бер дә... Үзең «беләм, беләм» дигән буласың ич...


 

Бабасы белән алар көн дә бер кат шулай әрепләшеп алалар. Бабайның малайга хисап фәнен өйрәтәсе килә. Онык уйнап туялмый. Ул артыгын тыңлап та тормый, чыга да йөгерә. Бер сәгать көтә карт, ике сәгать үтә... Бабай борчыла башлый. Пимасын, озын тунын киеп ала да хоккей мәйданчыгына юнәлә.

– Атаң белән анаң эштән кайтыр вакыт җитә, ә син, малай актыгы, уйлап та бирмисең, – дип тирги-тирги атлый.

Барып җитүгә, күзләре белән минутта эзләп таба ул аны. Һәм рәхәт итеп елмаеп куя. Бердәнбер юанычы шул аның. Оныгы булмаса, авылдан шәһәргә килеп тә йөрмәс иде, мөгаен. Кайчакта, оныгына карап, үзенең, улының балачагын хәтерләп куя. Ни дисәң дә, нәсел дәвамчысы бит шул иркә колынкай.

– Күр, бу юлы капкачы итеп бастырганнар моны, димәк, җитезлек җитәрлек үзендә, – ди карт, ихлас куанып. Ул як-ягына борылып карый. Янәшәсендә үзе кебек берәр карт басып торса, мөгаен, борынын чөя төшеп тә куяр иде дә. Тик кем килсен бу шәһәр дигәннәренә, картайгач бигрәк тә... Шәһәр картлары башкарак шул алар, урамны тәрәзә аша гына күзәтергә яраталар.

Алка пуля кебек очып килә. Малай аны тотып калырга өлгерми, әлбәттә. Ул капкага ук кереп китә.

– Нәрсә карап каттың, хәрәкәтлән! – дип кычкыра карт оныгына. Малай ишетми, әлбәттә.

Кайтканда, ул, бүреген кәефсез күзләренә төшергән­че, олы бияләе белән җиңелчә генә малайның башына суккалап-сыпыргалап ала.

– Җә, җә, борыныңны салындырма, яшәргә шулай өйрәнәләр. Куркып торсаң, берни дә чыкмас үзеңнән... Өйрәнми торып яшәп булмый. Җиңүләр җиңелүләр аша килә ул... – ди.

Оныкның кәефе күтәрелә төшә.

– Син басып торганны күрсәм, яхшырак уйнар идем дә... Менә киләсе юлы... – дип мыгырдана.

– Һаман уен булмас. Әле дәрес тә әзерлисең бар... – ди карт.

Алар шулай, ирләрчә сөйләшеп, әкрен генә атлыйлар.

Тик онык, өйгә кайткач та, компьютеры каршысына кереп утыра.

– Дәресеңне кара башта. Хәзер атаң белән анаң кайтып җитә. Һаман әзерләмәдегезме, диячәкләр. Әйе, әйе, минем күзгә текәлеп шулай әйтәчәкләр, белеп торам.

– Әз генә уйныйм мин, бабай, – дип кычкыра малай алгы бүлмәдән.

Карт авыр сулый һәм ишек төбендәге стенага сөялеп торган авыр сумканы өстәл янына шудырып китерә. Күзлегенең шактый керләнгән керешен колак артына ук җибәреп төзәтеп куя. Лупасын сул кулына тота.

Дәрес әзерли ул шулай.

Тик оныгы инде ничәнче көн рәттән «икеле» алып кайта.

– Гарьлек, – ди карт. – Заман шулкадәр үзгәрде микәнни? Саннарга да кагылды микәнни шулай итеп? Башкача хисапларга кем өйрәткән соң аларны?

 

* * *

Бүген аның кәефе тәмам төшеп бетте. Үзе әйтмешли, нульгә кадәр. Оныгының сумкасы янына якын да барасы килмәде. Сумка стенага сөялгән көенчә моңсуланып тора бирде.

Бабай оныкны ярата, шуңа аның бер сүзен дә аяк астына салмый. Ни сораса – шуны алып бирә, ни телә­сә – шуны үти.

– Син чын бабайга охшамагансың, – диде оныгы бер­көнне аңа, – бабайларның сакалы була. Үзең, сиксән тулды, дисең, үзең бабай түгелсең. Миңа сигез, сиңа сиксән, кызык бит, әйеме?

– Күпме аерма килеп чыга инде?– дип сорый карт.

Малай, өстәл янына килеп, компьютерына ялт-ялт баскалый, аннан, җитмеш ике, дип җавап бирә.

– Ах бу кәмпүтерне! Надан калдыралар бит тәмам, – ди ул, эчтән генә пошынып.

 

Менә хәзер инде малай, яратып, аның ап-ак сакалыннан тарта. Үзе шырык-шырык көлә.

Бабайга да рәхәт, чөнки оныгы канәгать.

Карт көн дә малайның хоккей мәйданчыгы янына чыгып баса. Мәйданчыкка төшеп китә торган култыксага таянып, алка очканны, кәшәкәләр кызганны күзәтә. Бераз хәрәмләшә башласалар:

– Булдыксызлар!– дип кычкыра ул, таягын болгап.  – Һаман уртада кайнашмасагыз!..

Малай, әлбәттә, аны ишетми.

Өйгә кайткач, алар икәүләп, бәхәсләшә-бәхәсләшә, тирләп-пешеп чәй эчәләр.

– Әйттем мин сиңа, кәшәкәңне кисәргә кирәк, дип. Һаман киреләнәсең. Күрдеңме резүлтәтне. Бер дә без­нең файдага түгел... – ди.

Малай, җиңелү ачысын татыган мәлне кабат күз алдына китереп, борынын тартып куя.

– Син каян беләсең, кәшәкә күрмәдек без, дип әйтәсең бит үзең, – ди.

– Белмәскә. Мин Сабан туе батыры булган кеше бит,  –  ди карт. – Тәгәрмәч мөгезле тәкәне иңнәремдә биетеп кенә алып кайтыр идем. Их, үткән лә заманалар...

– Сабантуй батыры булыр өчен нишләргә кирәк? – дип сорый малай.

– Тырышырга кирәк. Шулай да теләк – иң мөһиме. Ансыз бер эш тә эшләп булмый. – Карт, хәйләкәр елмаеп, малайның күзләренә төбәлеп, бераз дәшми тора. Аннан дәвам итә: – Теләк белән тырышлык икесе бергә йөрергә тиешле алар, синең белән минем кебек, бер-берсенә ярдәм итешеп, – ди.

Малай математика дәресен күз алдына китерә, шуңа кинәт:

– Син ярдәм иткәнне укытучы яратмый, – дип куя.

Карт сакалын сыпырып ала.

– Ярдәм итмәм башка.

– Аннан «икеле» куярлар...

Малай хисап дәресе турында сөйләшергә дә теләми. Ишек төбенә йөгереп барып, кәшәкәсен күтәреп килә.

– Йә, кай җирдән кисәбез?

Карт, пычкы алырга дип, балкон ягына кузгала.

 

* * *

Икенче көнне малай, мәктәптән кайтуга ашап-эчеп тә тормыйча, хоккей мәйданчыгына йөгерде.

Ничектер күңеленә ошап китте киселгән кәшәкә. Бабасының юк сүз сөйләмәгәнен ул күптән белә белү­ен, кирелеген генә җиңә алмый.

Бабасы да оныгының тормышын һәрчак җиңеләй­тергә тели, аның мәктәптән кайтып керүгә, шаяртып, сакалыннан тартып куюын да сагынып көтеп тора. Элек ул Сабан туен гына шушылай көтә торган иде. Озын тәнәфестә малай да кесә телефоныннан бабасының хәлен сораштырып ала. Шуңа күңеле була да соң картның! Ялгызлыгыннан коткарып яшәтә бит әле ул аны.

– Хисап дәресе булдымы әле? – дип сорап куя карт кайчакта.

– Булды.

– Хата күпме анда дәфтәрдә?

– Хатасы юк, «икелесе» бар, – ди малай, бик борчылып.

– Кайгырма, улым, бергәләп хәл итәрбез... Кайт әйдә.

– Бер генә дәрес калды, – ди малай. Бу мәлдә аның тавышы пышылдап кына чыга.

Карт үзе дә кайгыга төшә. Бу «икеле» миңа мәллә соң? Хәл отыры начарланып китте бит әле, дип уйлый. Бу хакта вакытлы-вакытсыз сорашуына да үкенеп куя.

Тик оныгы өйгә кайтып керүе була, бөтенесен оныта. Кәшәкәсен кулына тота да урамга элдертә. Карт та аңардан калышмый. Тик бу юлысы ул нигәдер хоккей мәйданчыгына бармаска уйлады.


 

Менә мыш-мыш борынын тартып, чиядәй кызыл яңакларын уа-уа кайтып керде оныгы. Борын очлары, битләре өшегәннән түгел, пешкәннән шулай кызарганнар икән. Бабасы балачагын күз алдына китереп елмаеп куйды. Малайның маңгаена йомры-йомры тир бөртекләре эленгән иде.

– Бабай, – дип эндәште ул, ишектән керә-керешкә.

– Нәрсә тагын?

– Без җиңдек, бабай! 3:0! Беләсеңме ничек шәп кәшәкәне кискәч...

– Беләм, – диде карт. – Мин бит Сабан туе батыры! Бабаңны тыңларга кирәк аны!

Онык, йөгереп килеп, аны тиз генә кочып алды да сыңар кулы белән ап-ак сакалыннан сыйпады.

– Бабай!

– Тыңлыйм, иптәш...

– Иртәгә математика. Бу юлысы тырышыбрак чишәргә иде...

– Нәрсәне?

– Мәсьәләне инде...

Бабасы җилкә аша баш бармагын ишек ягына юнәлтте.

Малай ишек төбенә борылып карады. Һич кузгалмаган сумкасын күреп, кәефе кырылды. Бабасы дәшмәде. Күңеле тәмам төште. Бабасының «нульгә кадәр» дигән гыйбарәсен хәтерләде.

– Әзерләмәгән, – диде ул, мыш-мыш борынын тартып. – Болай булгач, миңа «икеле» куялар да куялар инде.

– Миңа да куярлар бит... – диде бабасы. – Әллә соң синең урынга укырга үзем генә барыйммы?

– Сине кертмәсләр...

– Ничек мәсьәлә чишкәнемне аңлатырмын.

– Кирәкмәс...

Малай алгы бүлмәгә дәрес әзерләргә кереп китте. Бабасын тыңларга кирәклекне ул инде чамалаган иде.

Карт өстәл почмагында ятып калган көндәлекне ачып җибәрде. Шулай да беләсе килә иде аның: бу юлысы нинди тема үттеләр икән соң?

Лупасын йөртә-йөртә, өй эшләре күрсәтелгән биткә күз төшерде. Анда: «Илнур өй эшләрен үзе эшләп килсен!» – дип язылган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: