Көмеш кыңгырау

Җанлы эшләпә

Песи малае Васька идәндә чебен аулап утыра иде. Кинәт комод өстендә ят­кан эшләпәгә бер чебен килеп кунды.

Васька шул секундта комодка сикерде дә, тырнаклары белән эшләпәне эләктереп, идәнгә очты. Ә эшләпә - шалт! -Васька өстенә төшеп тә капланды.

Бүлмәдә мавыгып рәсем ясап утырган Володя белән Вадик песинең эшләпә астында калуын күрмәделәр дә. Бары ниндидер тавыш кына ишеттеләр. Боры­лып карасалар, идәндә эшләпә ята.

- Ә-ә, эшләпә төшкән икән.

Володя эшләпәне алырга дип иелгән иде, куркуыннан кычкырып җибәрде.

- Нәрсә булды?

- Ул те-те-ре!

- Нәрсә тере?

- Эш-эш-эшләпә.

- Син нәрсә?! Эшләпә тере буламыни?

- Ы-ы-ышанмасаң килеп кара.

Вадик эшләпәгә якынрак килде. Иелүгә, эшләпә аңа таба шуыша башлады.

- Ай! - дип, Вадик диванга ук сикерде. Аның артыннан Володя да менеп утырды.

Эшләпә бүлмә уртасына кадәр шуышып килде дә туктады. Аннары кур­куларыннан дер-дер калтыранган малайлар ягына - диванга таба килә баш­лады. - Ай! Ай! - Володя белән Вадик икесе берьюлы диваннан сикереп төштеләр дә бүлмәдән үк чыгып сыздылар.

Аш бүлмәсенә атылып кереп, ишекне шапылдатып ябып куйдылар.

- Мин ки-ки-китәм! - диде Володя.

- Кая китәсең?

- Өйгә кайтып китәм.

- Нигә?

- Эшләпәдән куркам. Йөри торган эшләпәне беренче тапкыр күрүем.

Ә бәлки, берәрсе аны бавыннан тартадыр?

- Бар соң, кара.

- Әйдә икәү карыйбыз. Мин кисәү агачы алам. Безгә таба килә башласа, кисәү агачы белән төртермен. - Алайса, мин дә кисәү агачы алыйм. - Бездә бүтән кисәү агачы юк шул.

- Булмаса, мин чаңгы таягы алам. Малайлар, кисәү агачы һәм чаңгы таягы белән коралланып, бүлмәгә башларын тыктылар. - Кая соң ул?

- Әнә тегендә, өстәл янында.

- Хәзер аңа төртеп карыйм, - дип батырайды Вадик, - килеп кенә карасын.

Әмма    эшләпә    кузгалмады, өстәл аягы янында ята бирде. - Әһә, курыкты! - дип шатланыш­ты малайлар. Эшләпәне кузгатырга тырышып, Вадик кисәү агачы белән идәнгә кага баш­лады:

- Әй, эшләпә!

Юк, эшләпә селкенми.

Малайлар аңа, идәндәге кәрзиннән алып, бәрәңге ыргыта башладылар. Ниһаять, берсе эләкте бугай, эшләпә өскә атылды:

- Мияу!

Эшләпә астыннан башта соры койрык күренде, аннан тәпиләр, һәм песи баласы үзе килеп чыкты. Вадик аны кочаклап алды.

- Васька, йомшагым, син ничек эшләпә астына кердең?

Васька аңлатып торуны кирәк санамады бугай, бары күзләрен кыскалап утыруын белде.

 

Николай Носков.

Талия Шакирова тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: