Көмеш кыңгырау

Алма агачыннан ерак төшсә...

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Ә бер алма көзге көчле җил вакытында читкә очкан да киткән.

Җил бишегендә очканда, үзе тирбәлә, үзе сөйләнә, ди:

— Мин, башка алмалар кебек, агач төбендә генә калмадым, менә ничек еракка очам, ил гизәм, дөнья күрәм...

Алманың шулай диюе була, ул «лып» итеп елга ярына килеп тә бәрелә, тәгәрәп китеп, елга суына шапылдап килеп тә төшә һәм төпкә чума. Бераздан калкып чыга да:

— Менә мин кайда! Кызганыч, кайда булуымны башка алмалар күрми генә... Күрсәләр, көнләшүләреннән шартлап ярылырлар иде, — дип шапырына башлый.
Алманы су агымы үзе белән алып китә. Шунда аны яр буенда балык күзләп утыручы төлке тотып ала. Алсу күмәч кисәгедер дип уйлый, күрәсең. Билгеле инде, төлке алма ашамый. Шулай да аның кызарып пешкән турыннан тешләп карый. Тешләп карый да кабат суга ташлый.
Бераздан җәрәхәтләнеп беткән алманы яр буенда кура җиләге капкалап йөрүче аю тотып ала. Ул да түзми, алманы авызына каба. Каба да: «Фу, әче!» — дип, кабат елгага ыргыта.
Шул тирәдә генә ач бүре йөри икән. Ул да баягы алма кисәген күреп ала. Инде бер тамчы мактанырлык хәле дә, чырае да калмаган алманы кабып та карый. Бик тә ач була бу бүре. Аңа әлеге әче алма кисәге бик тәмле тоела һәм ул аны «ә» дигәнче кабып йота. Ил гизәргә чыккан алма «ах» дияргә дә өлгерми кала.
Бу уңайдан халык телендәге тагын бер мәкаль искә төшә. Иленнән, халкыннан, дусларыннан аерылган кеше хакында: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», — ди безнең татар халкы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: