Көмеш кыңгырау

Ачуны... рәхмәткә әйләндерү

Фоат Галимуллиннан бер кыйсса.

Туган ягы кирәк кешегә (Фәнис Яруллин)

Яшь чагында, бигрәк тә бала вакытта, һәрбер эшеңне, шаяруларыңны бәяләп бетереп булмый шул. Аларның бик күбесе, узып китү белән, онытылып та бетә. Тора-бара, яшең арта торган саен, кайберләре хәтер төпкеленнән килеп чыга. Йөри-йөри шул беренче карашка бөтенләй юк кына вакыйгаларның аерым рәвешләре пәйда була, шул кыйпылчыклардан тулы бер күренеш барлыкка килә. Һәм... инде аларга бүгенге акылың югарылыгыннан торып бәя бирә башлыйсың. Я, булган бит шундый хәлләр, дип, кул селтәп кенә куясың. Я, йөзне чытып, ахмаклыгың өчен йөрәгеңне әрнетеп борчыласың. Менә сезгә шуларның берсен сөйләп бирергә телем кычытып тора. Бу хакта бәян итмәсәм, күңел тынычлык тапмас кебек.

...Сугыш арты еллары. Миңа алты-җиде яшьләр булса кирәк. Җәйнең җылы, матур көне. Безнең капка төбендә зур таш бар. Ул шундый да зур, биеклеге минем җилкә тигезлегендә. Буе минем аяклар белән дүрт атлам. Өсте тигез түгел, ике зур тишеге дә бар. Минем кул, юк, алай гынамы соң, күршебез Галимҗан абзыйның куллары сыешлы. Безнең оч малайлары шул таш янына җыелырга, шунда уйнарга яраталар. Ә бүген мин берүзем генә. Дусларымның нинди дә булса эшләре бардыр инде. Кояш төшлеккә җиткәнче, ташның өсте күләгәле була. Капка коймасы эссе нурларны, аңа төшермичә, каплап тора. Көннең иң кызу вакытында таш шулкадәр җылына, кайсы вакытларда өстенә такта-фәлән куймыйча утырып та булмый.

Без, малайлар, вак ташларны җыябыз да, әлеге тишекләргә күп итеп тутырып куябыз. Аннан соң, таш өстенә утырган килеш, кем ераккарак ата дип ярышабыз. Әле менә хәзер дә, иптәшләрем булмаса да, иренеп кенә вак ташларны атып утырам.

Безнең өй чат буенда. Җилкәләренә көянтә-чиләкләр аскан югары оч хатын-кызлары, безнең өйне узуга, кырт кына борылып, су буена таба төшеп китәләр. Аннан соң Кәримәттәйләрнең бакча башыннан үтеп, Әминә чишмәсенә юнәләләр. Ярты авыл чәйгә суны шул чишмәдән ташый. Суы тәмле, диләр. Яшел кәгазьле “яхшы” чәйне генә түгел, үзебезнең басудан җыелган үлән чәен дә тәмле итеп пешерә, имеш. Ул чишмә юлын без, малайлар да, аз таптамыйбыз. Я әби, я әни кулга бәләкәйрәк ике чиләк тоттыралар да, су алып кайтырга кушалар. Аларга шул Әминә чишмәсенең суы булсын. Кайчагында Мансур, Шәрифҗаннар белән бергә төшәбез су буена. Андый чакта күңелле була. Ә ялгызың гына су күтәреп кайтудан да эчпошыргыч эш бар микән? Кайта-кайта арып бетәсең. Чишмәдән су алгач, шактый озын үр менәсе. Аннан бераз баргач, Әптерләр бакчасы турында тагын бер чокырлы урын бар. Безгә, малайларга, ярый инде. Олы-олы апалар, карт әбиләр дә шушы сукмаклардан су алып кайталар.

Бер көнне шулай иртәнге якта, дөресрәге сәгать уннарда (мин моны яхшы беләм, коймадан төшкән күләгә шуны күрсәтә), әлеге хикмәтле таш өстендә утырам. Ара-тирә иренеп кенә вак ташлар да ыргыткалыйм. Урам уртасындарак бер оя әрем үсеп утыра (ул чакта безнең оч урамы ямь-яшел иде, ник дигәндә, авылның бу башында трактор-машина кебек нәрсәләр сирәк йөри). Мин шул әремнәргә төзәп атып утырам. Ни хикмәт, аткан саен ташларым шуларга тия тора. Минем башыма бер уй килә: күз ачып аны кем дә тидерә, менә син, күз йомып, төз атып кара, булырсың төз атучы, күрше Ягъфәр абый әйтмешли, “ворошиловский стрелок”. Шулай уйлавым булды, күзне йомып атып җибәрүем булды. Ташны кулдан ычкындырып җибәрүгә, тиз генә күзләремне ачам. Әремнәрнең берсе дә селкенеп куймый. Ташым каядыр кырыйга киткән булып чыга. Булмый бу болай, әрем үсеп утырган урынны чамаларга тырышам, күзләремне шытырдатып йомам һәм ташны атып җибәрәм. Кинәт...

- АҺ, каһәр төшкән малай, харап иттең, - дип чырылдаган хатын-кыз тавышын ишетәм. Күзләремне ачсам, Әгъләм Патыймасы икән. Безнең авылда “Ф” авазын “П” белән алыштырып сөйләшәләр. Идрис Патыйхы, Пайзрахман абзый, диләр. Әлеге Патыйма апа Әминә чишмәсеннән су алып кайтып килгән, минем таш аның чиләгенә барып төшкән, имеш.

Патыйма апа чиләкләрен җиргә куйды һәм, көянтәсен күтәреп, миңа таба килә башлады. Җәһәт кенә тайпылмасам, көянтә минем башка төшәчәк иде. Мин, ялт кына урынымнан торып, капкага чумдым. Эчке яктан бикне тартып та куйдым. Урамда Патыйма апаның сукранган тавышы яңгырады.

- Әй, нәгаләт, нәгаләт, иртәнге якта чишмә суы тонган чакта чәйгә су алып кайтыйм дип кенә төшкән идем. Кара син аны, кайтып җитә язгач бит, бер чиләк суымны харап итте. Хәзер ул хайванга гына эчертергә ярый инде. Кәҗә-сарыкларга Әминә чишмәсеннән су китереп эчертергә мин яшь киленмени? Аларга Нәҗми Нәҗибе коесы суы да бик таман.

Шулай сукранды-сукранды да, Патыйма апа, чиләкләрен көянтәсенә эләктереп, үзләренә таба китеп барды. Ярый әле, аның тавышын әни ишетмәде. Ул иртүк колхоз эшенә киткән иде. Хәер, ишетмәсә дә, сизеп торам, бу хәл турында ул беләчәк. Белмәскә, Әгъләм Патыймасы бит ул! Югары очта иң әче тавышлы хатыннарның берсе. Ул моны һәр очраган кеше саен тәмләп сөйләп йөриячәк. Арттыра-арттыра әнигә дә җиткерчәк. Ничек тә бу хәлне йомшартып куярга кирәк. Юкса...

Ул арада капкаларыннан минем дус малай Мансур килеп чыкты. Ул миннән ике яшькә олы. Урамда беркем дә булмагач, кире кереп китеп бара иде, мин сызгырып җибәрдем. Ул артына борылды. Мин капкада күренүгә, урамның бу ягына йөгереп килде.

- Урамда ниндидер тавыш ишетеп чыккан идем, беркем дә юк икән, - диде ул.

Мин аңа вакыйганы сөйләп бирдем. Ул исе китеп тыңлап торды һәм әйтеп куйды:

- Әгъләм Патыймасы болай гына калдырмас. Сәвит Ваһапка да әйтер әле. Ул безнең авылга көн саен килгәләп тора. Очратыр да әйтер.

- Алай булгач, нишлибез?

- Нишлибез, нишлибез? Ник нишлибез, дисең? Нишлим дип әйт! Ташны син берүзең генә аткансың бит. Нигә миңа кушасың?

- Кушмыйм мин. Син әйт, нишләргә, дим. Патыйма апаның ачуын ничек бетерергә?

- Ачуынмы? Ачуын... Син аның суын пычраткансың. Ачуы бетсен өчен, бәләсеңме нәрсә эшләргә кирәк?

- Нишләргә?

- Патыйма апага бер көянтә су алып кайтып бирергә!

-Ә?!

- Әйе, әйе! Ачуы шул вакытта гына бетәчәк. Әйдә, аңардан чиләкләрен алыйк та, Әминә чишмәсенә төшеп меник.

Без Патыйма апаларга таба киттек. Ул ишек алдында тавык-казлар белән мәш килә иде. Мансур аның янына килде. Мин дустым артынарак яшерендем.

- Исәнме, Патыйма апа!

- Исән әле, ни йомыш?

- Йомыш дип, йомыш та түгел инде ул. Менә Фоат синең чиләгеңә ялгыш таш төшергән икән. Сиңа Әминә чишмәсеннән су алып кайтырга дип кердек. Чиләкләреңне бирсәң...

- Ә син мондамыни әле?

Патыйма апа мине күреп алды. Минем уңайсызланып басып торуымны күргәч, Патыйма апаның ачуы бераз кайтты бугай. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды.

- Фулиган малайлар алып кайткан су белән чәй эчәмме соң? Я юлда тагын пакьсезләндерерсез. Кулыгыз бик кычытса, әнә Нәҗми Нәҗибе бакчасы турындагы коедан алып кайтып бирегез. Кәҗә-сарыклар бик яратып эчәрләр аны.

Без, икебезгә дүрт чиләк эләктердек тә, капкадан чыгып йөгердек...

Патыйма апа безне капка төбендә каршылады.

- И, рәхмәт төшкерләре, И, рәхмәт төшкерләре! Кул-аягыгыз сызлаусыз булсын. Менә монда куегыз, скәмия өстенә. Шулай игелекле булыгыз.

Без, өстебездән тау төшкәндәй, иркен сулап куйдык, капкадан чыгып, үзебнең өйгә таба йөгердек.


Фоат ГАЛИМУЛЛИН.

ТУГАН ЯГЫМ ИРТӘСЕ (Раил Гатауллин)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: