Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары. Серле букча.

***

Бала югалуның өченче көнендә Гайшә апа, эштән кайтып керүгә, өстәлдә Рөстәмнең китаплар букчасын күрде һәм шатлана-шатлана:
—  Ул исән!  Кайтты! —дип кычкырып җибәрде һәм букчаны күкрәгенә кысты.
—   Кайда иде? Үзе нишләп юк соң? — дип, әби аңа сораулар бирде.
Гайшә апа аптырап калды. Аның төсләре үзгәрде, аяк-куллары калтырый башлады.
—  Кайда   иде   дип,   мин   үзем   синнән   сорамакчы идем, әнкәй. Менә сумкасы өстәлдә ята ич...
Гайшә апа букча эчен актарырга кереште һәм:
—  Кем китерде' — дип, әбигә эндәште.
Әби кызының соравын әллә аңламады, әллә шаярта дип уйлады:
—  Берәү дә китермәде,— дип җавап кайтарды.
—  Ничек  инде  «берәү дә»?   Һашим  кайткан  идеме әллә?
—  Юк,    кызым,    кайтмады,— диде    әби,— Сумканы мин яңа күрәм. Син керер алдыннан гына өстәл хәзерләп йөрдем ләбаса, нишләп күрмәдем сон?! Кереп чыккан кеше дә булмады... Үзең алып кайтып, әйтмичә торасыңмы әллә, кызым?
—  Шаяртма инде, әнкәй, тизрәк әйт: кая качты?
Рөстәмнең ата-анасын качып каршы ала торган гадәте бар иде. Гайшә апа шуны искә төшерде һәм бүлмәдән бүлмәгә йөреп өстәл-карават асларын, шкаф-ко-мод эчләрен карады, хәтта ишек алдына да чыкты. Кызының: «Улым! Улым! Рөстәм!» — дип кычкырып йөрүен ишеткәч, әби түзмәде — елап җибәрде.
—  Нишләп  шаяртыйм,  кызым! — диде ул.— Кайтса, әйтмичә түзәр идеммени?
—  Ә сумка... Сумка кайдан килде соң?
Гайшә апа, бик мөһим әйберне исенә төшергәндәй, өйгә йөгереп керде, өстәл янына килде, букчадан нидер алырга теләп, кулын сузды. Әмма гаҗәп хәл: букча өстәлдә юк иде.
—  Әнкәй, сумканы кая куйдың?
—  Мин аңа тигәнем юк, кызым. Теге бүлмәгә алып кергәнсеңдер. Хәзер табарбыз...
Икәве дә букча эзләргә керештеләр. Байтак вакыт эзләгәннән соң, Гайшә апа үз-үзен тиргәргә тотынды. Бая букчаны карап бетерә алмавына ачуланды. Аның уенча, букчада Рөстәмнең кая киткәнлеген аңлаткан язу булырга тиеш иде.
—  Кулымда  тотып  тордым  лабаса...   Ни   хәл   бу?! Кая куйдым соң?..
Гайшә апа шундый сораулар белән борчылып йөргән чакта, өйгә Һашим абый кайтып керде. Ул да букча эзләргә кереште. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, хаты-
ны янына килеп утырды, аның йөзенә карады. Гайшә ханым шушы ике-өч көн эчендә аңа гаять ябыккан булып күренде.
—  Бу кадәр өзгәләнмәс идең, сөеклем! — диде ул.— Рөстәмнең югалуына күңелем ышанмый. Елама! Интекмә! Нервларың какшаган синең. Рөстәмнең букча күтәреп дәрескә чыгып китүен мин үз күзем белән күрдем. Шул китүеннән ул кайтмады. Димәк, букча аңарда. Ә син, кулыма тотып тордым, күкрәгемә кыстым, дисең... Мөмкинме бу?  Гел  шуны уйлап йөргәнгә, күзеңә генә күренгәндер...
Һашим абый сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Гайшә апа диваннан сикереп торды һәм:
—  Менә ул! Менә! — дип, өстәлгә ташланды. Гаҗәп хәл: букча өстәлдә иде.
—  Син генә түгел, мин үзем дә акылдан язам, ахрысы!— диде гаҗәпкә калган ата.— Кайдан бу? Әллә юкса, без үзебез өстәлдә яткан әйберне күрми тордыкмы?
Гайшә апа иренең сорауларын да ишетмәде, аның хәйран калуын да күрмәде. Ул, бөтен дөньясын онытып, букча эчен актарырга тотынды. Гүя букча эченнән Рөстәм үзе килеп чыгачак иде. Дер-дер калтыраган куллар астында өстәлгә китаплар, дәфтәрләр, карандашлар төштеләр.
Дәвамы бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: