Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары. Эзләмәгез мине!

«Елама, әнкәй, мин исән!» — дип кычкырасым килә минем. «Эзләмәгез мине — барыбер таба алмассыз!» — диясем килә минем. Кызык шул: мин бар да, юк та.

Букча эченнән игътибарга алырлык бер язу да чыкмады. Шулай да Гайшә апа, үз гомерендә очраган иң кыйммәтле әйберләрне караган кебек, улының китапларын, дәфтәрләрен бик җентекләп карап утырды. Рөстәмнең каләме дә хәзер аңа шундый кадерле, ул аны күкрәгенә кысып сөйде.
—  Эх, бала, бала...
Эчтән уфтанса да, тыштан тыныч булырга тырышкан Һашим абый да китап, дәфтәр битләрен актарды, химия китабын карап, уйга калды.

Һашим абый химия китабы эченнән хат сыман бер язу алды. Гайшә апа: «Тиз бул!»— дип, язуны, үзе дә сизмичә, иренең кулыннан тартып алды һәм укый башлады. Аерым кәгазьгә зәңгәр кара белән түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Мин үземнең теләгемә ирештем. Хыял барлыкка килде. Яшәсен әби! Миндә хәзер кеше ышанмаслык искиткеч корал бар. Көчле мин, көчле! Кодрәтле мин, кодрәтле!
Бары тик кечкенә булуым гына борчый. Ник мин дәү түгел? Нигә өч-дүрт ел элек тумаганмын? Эх, күрсәтер идем соң бу ерткыч фашистларга совет кешесенең көчен!
Әтием-әтием мине югалганга хисапларлар. Елыйлар булыр һәм еларлар... Бичара әнкәй! Миңа дип, ул иртә белән сөт өсте хәзерләр, әмма мин булмам. Өсте ачылгандыр, дип, төнлә белән минем карават янына килер, әмма мин булмам. «Елама, әнкәй, мин исән!» — дип кычкырасым килә минем. «Эзләмәгез мине — барыбер таба алмассыз!» — диясем килә минем.
Кызык шул: мин бар да, юк та.
Туган йорттан аерылуы авыр. Ләкин нишлисең... Шулай инде».
Ата-ана бу сүзләрне кабат-кабат укыдылар, һәрбер сүзнең серенә төшәргә тырыштылар. Ни өчен монда: «Яшәсен әби!» — дип язылган? «Мин бар да, юк та» сүзләрен ничек аңларга? Нигә үзен: «Мин көчле, кодрәтле»,— дигән? Нишләп: «Эзләмәгез мине — барыбер таба алмассыз»,— дип язган? Сораулар күп, тик җавап табуы гына кыен иде.
Гайшә апа иренә ялварды:
—  Аңлат, Һашим, ни бу? Нинди язу?.. Әллә юкса... Сорарга да куркам инде... Акылдан яздымы? Бигрәк күп укый иде шул. Русча, немецча, татарча сөйләшә иде.— Гайшә  апа   күз  яшен  сөртә-сөртә  тагын  әлеге  язуны укырга кереште.
—  Һичнәрсә    аңламыйм,— диде    ата,— башым    эшләми башлады. Ләкин йөрәгем сизә: ул кайтачак, исән кайтачак.
—  Син гел шулай дисең, ә ул, бәлкем, хәзер газап чигә торгандыр.  Тамагы  ачтыр...  Өстен-башын  чишендергәннәрдер... Үзен хур итеп ташлаганнардыр... Я, ник дәшмисең? Тик торып булмый бит... Нишлик?
Бу  сорауларны  тыңлаганда,   ата,   балалар  үстерүе
никадәр читен, дип уйлый иде. Баласын югалткан ананы тынычландырырга сүз тапмады ул. Чөнки үзе дә тынычсыз иде. Рөстәм югалганнан бирле, Һашим абый үзе дә бик ябыкты. Болай да озын буйлы кеше, ул тагын да озынайгандай булды. Яңаклары суырылды. Рәтләп йокламаганга, күз кабаклары авырайдылар. Өч-дүрт көн инде, кырынганы юк — картаеп китте.
—  Я, ник дәшмисең?
Гайшә апаның соравы аны сискәндереп җибәрде.
—  Кеше югала торган ил түгел  бу,  Гайшә. Хәзер мин   милиция  идарәсенә  барам.   Анда   ярдәм   итәрләр. Менә бу язуны да күрсәтермен. Эзләү, эзләтү чараларын күрерләр. Бәлки...
—  Нәрсә «бәлки»?
—  Бәлки, фронтка киткәндер?
—  Рөстәмме? Унөч яшьлек баламы?
—  Әйе,  Гайшә, син  моңа  гаҗәпләнмә.  Беркөн  мин аны Гали абый докладына алып барган идем. Ул анда балалардан оешкан партизаннар отряды турында тыңлады. Аннары үзең дә беләсең:  сугыш белән бик кызыксына иде.
—  Илаһым!   Кайсы  пәри  хатыны  тудырды  бу  Гитлерны.  Бөтен кайгы-хәсрәтләребезгә  шул немецлар сәбәп.— Ана    күзләре    яңадан    язуга    төштеләр: — Соң, нишләп   фронтка   киттем   дип   язмаган?   Юк,   фронтка түгел. Фронтка булса, күптән тотып кайтарган булырлар иде инде...
Һашим абый милиция идарәсенә китте. Ул анда иң авыр, иң чуалчык эшләрне дә ерып чыга ала торган зур начальникны күрде. Аңа Рөстәмнең язуын күрсәтте, серле букча турында сөйләде, ата-ананыц кайгы-хәсрәтен аңлатты.
—  Әйе,— диде     начальник,     язуны     укып,— серле! Кайчан югалды?
—  Егерме тугызынчы майда.
—  Димәк, бүген дүртенче көне икән инде. Ә бу язуны кайчан таптыгыз?
—  Бүген.
Начальник өстәл кырыендагы кнопкаларның берсенә басты. Кабинетка күзлек кигән икенче бер начальник сыман милиционер керде.
—  Иван  Петрович,— диде  аңа   өлкән  начальник,— ашыгыч эш бар. Менә шушы язуның кайчан һәм нинди хәлдә язылуын белергә кирәк. Аны менә бу иптәшнең юкка чыккан унике-унөч яшьлек улы яза. Эчтәлеге турында үзегезнең фикерегезне язарсыз. Бүген кич унда миңа тапшырырсыз.
—  Тыңлыйм, иптәш начальник!
Күзлекле  милиционер чыгып  китүгә,  өлкән  начальник Һашим абыйга борылды:
—  Бу  эш  белән   мин  үзем   шөгыльләнәчәкмен.   Балачак приключениеләре дисәм, хата булыр төсле. Шунсы ачык мәгълүм ки, улыгыз исән, тап-таза һәм табылыр.
Начальник,  нидер уйлагандай, бераз дәшми торды. Урыныннан кузгалды һәм тагын сүз кушты:
—  Рөхсәт итсәгез, мин үзем сезгә барып чыгар идем.
—  Рәхим итегез! — диде Һашим абый. Начальник аңлатырга ашыкты:
—  Зинһар,  тентү-фәлән дип уйлый  күрмәгез...   һич юк!   Мине   Рөстәмнең  өстәле,   китаплары   кызыксындыра. Бер уңайдан әлеге серле букча белән дә танышырмын. Иртәгә иртә белән сигездә мөмкинме?
—  Иртәгә   якшәмбе   бит?   Әйе,   якшәмбе.   Мөмкин, керегез. Үзем дә, хатыным да өйдә булырбыз.


—  Юк, булмас! — диде. Гайшә апа аңа сорау бирде:
—  Нәрсә  «булмас»,  Һашим?  Ни турында  сөйлисен син?
—  Бу кадәрле тәртипле бала болай кинәт югалмаска тиеш, дим.  Кара син аның китапларына,  кара син аның дәфтәрләренә.  Берсендә бер кер-тап күрмәссең... Тукта, тукта... Монда ниндидер язу бар.
Дәвамы бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: