Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары. Әби әкияте.

Абага чәчәк атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең вә миллион абагалар арасында бер абага очрый, ди, менә шушы күп абагалардан сирәк очрый торганы яз көне, җиде төн уртасында, ике-өч секундка чәчәк ата, ди.

Моннан берничә ай элек, кышкы салкын көннәрнең берсендә, Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Аның килүен Рөстәм түземсезләнеп көтте. Кадерле кунакның кайчан килергә җыенуын ишеткәч тә, Рөстәм календарьда билге ясап куйды, һәм көн саен иртә белән:
— Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды!—дип әйтә торды.
Әби календарьда билгеләнгән вакыттан бер көн элек килде. Рөстәм моңа шатланды да. Әбисен ул каршы чыгып алырга теләгән иде. Ә әби Рөстәм югында, Рөстәм кинода чакта килеп төште.
Әби аңа ап-ак җылы оеклар, ап-ак җылы киез итекләр, куян тиресеннән тегелгән ап-ак бүрек, ап-ак бияләйләр һәм бик күп итеп чикләвек алып килгән иде.
Шәфкатьле әбисен Рөстәм элек-элек тә күргән иде. Үткән елны ул бөтен җәйне аның белән бергә авылда уздырды. Ләкин ул чакта әби дә, Рөстәм үзе дә әллә ничек бер-берсен аңламыйлар, сөйләргә сүз тапмыйлар иде. Ә хәзер... хәзер бөтенләй башка... Рөстәм дәресләрен әзерләп бетерүгә, әби аңа һәр кич төрле-төрле көйләр   җырлап   җибәрә.   Рөстәм   башта   әбинең   җырлау рәвешен генә ярата иде, хәзер, ияләшкәч, аның көйләрен дә ярата. Моңлы итеп җырлый ул!
Шундый күңелле әбиеңне ничек яратмыйсың ди. Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Ашка яки чәйгә утырганда, Гайшә апа беренче тарелканы, беренче чынаякны балага куя иде.
— Әбигә, әүвәл әбигә!—дип кычкыра башлады Рөстәм.
Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Хәтта ул мәктәп буфетыннан алынган конфет, пряниклардан да аңа өлеш чыгара. Ә әкиятләре ни тора әбинең! Нинди матур сөйли ул аларны... Тыңлап туйгысыз! Андый әкиятләрне Рөстәмнең китапларда да укыганы юк әле.
Кышкы кичләрнең берсе иде. Гайшә апа белән Һашим абый Академия театрына спектакль карарга киттеләр. Өйдә Рөстәм белән әби генә калдылар. Шул кичне Рөстәм яңа әкият тыңлады. Әби аны бик тәмләп, бик озын итеп сөйләде. Аның кыскача эчтәлеге менә болай иде:
Абага — карап торырга гап-гади үсемлек. Исе дисәң— хуш исе юк, яфрагы дисәң — яфрагы да әллә ни түгел. Ләкин шул абаганың искиткеч бер хикмәте бар. Абага чәчәк атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең вә миллион абагалар арасында бер абага очрый, ди, менә шушы күп абагалардан сирәк очрый торганы яз көне, җиде төн уртасында, ике-өч секундка чәчәк ата, ди. Ул чәчәк атканда, яшен яшьни, күк күкри, җен-пәриләр чыга, кара урман яктыра, ди. Бу вакыт абага шундый матур була, ди, аның йолдызлардай атып торган чәчәкләреннән күзләр чагыла, ди, аннан таралган хуш истән башлар әйләнә, ди.
Абага чәчәген өзеп, телләре астына кыстырырга өлгергән кешеләр кеше күзенә күренмәс хәлгә киләләр, ди. Дөньяда тереклек булганнан бирле, тылсымлы абага чәчәген өзеп, кеше күзенә күренмичә йөрергә теләүчеләр бихисап күп булган, ди. Ләкин андый абаганы табуы кыен икән. Кайберәүләр, илдән илгә йөреп, бөтен гомерләрен әнә шундый абаганы эзләп уздырганнар. Әмма юкка: я таба алмаганнар, я аның чәчәк аткан вакытына туры килмәгәннәр, я чәчәк аткан чакта яшен яшьнәүдән, күк күкрәүдән, җен-пәриләрдән   куркып,   яктылык   нурлары   сугудан   үлгәннәр.
Менә шуннан соң кешеләр абагадан ваз кичкәннәр, абага чәчәк атмый дип йөри башлаганнар. Әмма ул чәчәк ата икән. Бары тик аның ату вакытын туры китерерлек бәхетле, аның чәчәген курыкмыйча өзә алырлык батыр йөрәкле кеше генә юк, дисәм, хата булыр... Борын-борын заманда андый бәхетле, андый гайрәтле бер кеше булган икән, ди. Ул бихисап вакыт кеше күзенә күренмичә йөргән, ди...
Эх, менә хәзер булсын иде ул кеше! Адәм ашаучы фашистларны  берәм-берәм  тотып  ярсын  иде ул кеше.
Шуннан соң әби Рөстәмгә абага чәчәген өзә алган батыр турында әкият сөйләде. Ай арты ай узды, әби авылга кайтып китте. Ә абага турындагы әкияте аның мәңге онытылмаслык булып Рөстәмнең хәтерендә калды.

Дәвамы бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: