Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары

Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повестеннан өзек.

Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" китабына буктрейлер. Зарипова Т.Т.

Югалу
Бу озын хикәядә тасвир ителәчәк искиткеч вакыйгаларның төп каһарманы Рөстәм Асадуллинга 1942 елның язында унөч яшь тә тулмаган иде әле. Аның кинәт югалуы әтисе — химия укытучысы Һашим абыйны да, әнисе — география укытучысы Гайшә апаны да тирән кайгыга төшерде.
Рөстәм, гадәттәгечә, иртә белән дәрескә чыгып китте һәм шул китүеннән кайтмады. Әбисе аны көтеп аш-су әзерләде. Сәгать арты сәгать узды, ә Рөстәм һаман күренмәде дә күренмәде. Моңарчы рөхсәт сорамыйча һичбер кая китеп йөрмәгән акыллы баланың болай озак кайтмый торуы әбине бик тә борчыды. Ул телефон аша улы Һашимга шалтыратты.
—  Һашим улым, Рөстәм юк ич,— диде ул.
—  Ничек юк?
—  Ни дип  әйтергә дә белмим  инде, улым.  Сәгать дүртне сукты, ә Рөстәм...
—  Юкка борчылма, әнкәй, кайтыр...  Берәр түгәрәк утырышында калгандыр...
Һашим абый әнисен әнә шулай тынычландырды. Ләкин үзе шул ук минутта Рөстәм укый торган мәктәпкә шалтыратты. Директор аңа Рөстәмнең бүген дәрестә бөтенләй булмавын әйтте.
—  Аңламыйм,— дип карады ата,— аның бит бер генә тапкыр да дәрес калдырганы юк иде...
—  Әйе шул,— диде директор,— үзебез дә шуңа гаҗәпләнәбез. Рөстәм Асадуллин безнең иң яхшы, иң тәртипле укучыларыбыздан санала. Сырхаулады, күрәсең, дип уйладык.
Директорның борчулы сүзләр әйтүе Һашим абыйны чын-чынлап пошындырды. Ул, үз-үзен алдарга тырышып, Рөстәм өйдәдер инде дип уйлады. Шулай да өйгә кайтышлый милиция бүлекләренә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктларына керде. Ләкин Рөстәм турында бертөрле дә хәбәр ала алмады. Ашыгыч ярдәм пунктыннан чыгып китәргә торганда гына, кемдер берәү телефон шалтыратты. Телефон трубкасын куйганнан соң, врач шоферга:
—  Трамвай    астында    бала    калган,    киттек! — дип кычкырды.
Һашим абыйның йөрәге жу итте. Аның күз алдына кан эчендә сыкрап яткан Рөстәм килеп басты.
—  Зинһар, мине дә алып барыгыз!—дип, врачка ялварды ул.— Рөстәмдер... Үтенәм!
Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бик кызу барса да, Һашим абыйга ул акрын бара кебек тоелды. Ниһаять, алар Тукай урамына кклеп җиттеләр. Һашим абый, җыелган халык төркемен ера-ера, яраланган бала янына йөгерде. Әмма бер кулы яньчелгән бала Рөстәм булып чыкмады. Һашим абый врачка булышты да, авыр уйларга чумып, өйгә юнәлде.
Бердәнбер улының кинәт юкка чыгуын кич белән Гайшә апа да белде. Ул, күз яшен агызып, күршеләргә йөгерде, мәктәпкә чапты, Рөстәмнең дус-ишләренә барып кайтты, ләкин хәсрәтле ана «юк», «белмим», «күрмәдем» сүзләреннән башка сүз ишетмәде.
Төн тынычсыз узды. Ана, шылт иткән саен, ишеккә йөгерде, улым менә хәзер кайтыр инде дип, тәрәзәдән күзләрен алмады. Ата, Рөстәм югала торган бала түгел, кайтыр дип, хатынын һәм әнисен тынычландырырга тырышты. Гайшә апа: «Ни булды минем алтыныма? Үзе кайтып керерме? Әллә, менә улыгыз дип, аның үле гәүдәсен күтәреп керерләрме? Нишләргә? Кайдан эзләргә үзен?» — дип, төне буе газапланды. Әле ары чапты, әле телефон шалтыратты.
Рөстәм беренче көнне дә, икенче көнне дә кайтмады. Аның югалуы турында газеталарда белдерүләр басылды, радио аша хәбәр бирелде. Рөстәмне табучыларга яки аның кайда икәнлеген әйтүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, кайнар рәхмәтләр ышандырылды. Әмма юкка гына: Рөстәм үзе дә, аның турында куанычлы хәбәр алып килүче дә булмады.
Әйтергә генә ансат: күз алдында йөгереп йөргән бала кинәт, көпә-көндез, суга чумгандай юкка чыксын, имеш. Телләре кычыткан гайбәтче хатыннар бу турыда кеше ышанмаслык хәбәрләр дә таратып өлгергәннәр иде инде.

Дәвамын укыйсыгыз килсә, комментарийга + куегыз.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: