Көмеш кыңгырау

Иң кадерле мәлләремнең берсе

Туфан Миңнуллин.”Кызыл тышлы дәфтәр” дән, 1997.

Табигатьнең  аяусыз  бер кануны бар: кеше картайган саен көчсезләнә,  ямьсезләнә  һәм  көйсезләнә бара. Еш кына картлар шушы закончалыкның үчен бүтәннәрдән  алырга тырышалар.Бигрәк тә яшьләргә  нык эләгә.Яшьлек  исә артка, уңга-сулга карамый алга чаба. Дөньяның   хуҗасы булырга  омтыла.Шулай  чапканда аның юлына картларның  картлыгы очрый. Картлык белән  яшьлек  чәкәләшеп алалар.

         Минем бөтен  курыкканым да шул- яшьләрнең дошманы  булу.

                Бу  сүзне  язуым юкка  түгел. Беркөн өйгә кайткач, ишек төбендә оныгым Диләрә  басып тора.Кочаклап алды бу мине. Аңа озакламый унөч яшь  тула. Бу  яшьтә  инде кызлар дөньяга  үз күзләре  аша карыйлар, акыл өйрәткәнне,  вәгазь  укыганны яратмыйлар, картларның акыл   өйрәтүе  бигрәк тә ошамый аларга.

         Мин эчемнән  генә уйлап куйдым: аңа  берәр  нәрсә  кирәктер инде, шуңа юмалыйдыр бабасын, дим.

         Шактый вакыт  үтте- акча сорамый бу. Ә үзе һаман  минем яннан  китми.

         -Бабай, син  өстәлеңдәге язуларны укыдыңмы әле? – ди.

         -Юк әле, -мин әйтәм.

         -Ярый алайса,  укырсың әле, -ди.

         Һәм  укыдым ул язуны.Бик  матур итеп язылган: “Бабай,  мин сине яратам!”-диелгән. Әлбәттә инде, язу татарча язылган. Арып кайткан идем,  арыганнарым бетте. Балалар бабаларыннан гына түгел, аталарыннан бизә башлаган бу заманда бу сүзләрне уку – җаны  бар һәр кеше өчен иң кадерле нәрсә.

         ...Еллар  үтәр, күп вакыйгалар онытылыр. Ә менә бу  онытылмас, һәрвакыт күңелне җылытып торыр:

         “Бабай, мин  сине яратам!”

Туфан Миңнуллин.”Кызыл тышлы дәфтәр” дән, 1997.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: