Көмеш кыңгырау

Гөл­чә­чәк бе­лән сан­ду­гач

Кыш­лак­ның иң чи­тен­дә ял­гыз бер өй бул­ган.

Бу өй­дә үзе­нең Хә­ли­мә исем­ле кеч­ке­нә кы­зы бе­лән Мәрь­ям апа ди­гән бер ха­тын яшә­гән. Ише­гал­ла­рын­да гөл­чә­чәк ку­ак­ла­ры үс­кән. Хә­ли­мә чә­чәк­ләр­не бик яра­та, ку­ак­лар­ның кы­зыл яф­рак­ла­рын җыя да, ко­яш­та кип­те­реп, шун­нан чәй ясый икән. Бик тә хуш ис­ле бу­ла Хә­ли­мә­нең ул чәе!

Кү­ңел­гә юа­ныч та бул­гач, хуш ис­ле чәй дә бир­гәч, ана бе­лән кыз әле­ге ку­ак­лар­ны бик ка­дер­лә­гән­нәр. Көз кил­сә, алар­ны ка­мыш­лар бе­лән тө­реп сал­кын кыш­тан яше­реп куя тор­ган бул­ган­нар. Ка­мыш­лар­га тө­рел­гән ку­ак­лар, сал­кын­га би­реш­ми­чә, хә­веф-хә­тәр­сез, кыш­ны исән-сау чы­га би­рә­ләр икән.

Көн­нәр­дән бер көн­не ана бе­лән кыз, яңа йорт­ка күч­мәк­че бу­лып, йорт әй­бер­лә­рен та­шый баш­ла­ган­нар.

– Ән­кәй! Без­нең гөл­чә­чәк­лә­ре­без ка­ла­мы­ни? – дип, ән­кә­сен­нән со­рап куй­ган Хә­ли­мә.

– Без кү­чә­се яңа йорт­ның ал­дын­да гөл­чә­чәк­ләр та­гын да күб­рәк бул­са да, бо­лар­ны да ятим итеп мон­да кал­дыр­ма­быз, үзе­без бе­лән бер­гә кү­че­рер­без. Тә­рә­зә бу­ен­да гөл­ләр ни­чак­лы күп бул­са, шул чак­лы ямь­ле ул, – дип җа­вап бир­гән ән­кә­се.

Лә­кин алар ваг­рак ку­ак­лар­ны та­мыр­ла­ры бе­лән ка­зып кү­че­рә ал­са­лар да, ара­дан бер­се­нә - иң зур ку­ак­ка көч­лә­ре җит­мә­гән.

– Кы­зым, мо­ны­сы кал­сын ин­де. Ка­зый тор­гач та­мыр­ла­рын ха­рап итеп таш­ла­вы­быз бар. Ул ин­де чы­нык­кан ку­ак, су­ык­ка да би­ре­шер­лек тү­гел. Шун­да, үз уры­нын­да тик үсә бир­сен, - ди­гән ән­кә­се кы­зы­на.

Кыз, карт ку­ак­ның үзен ге­нә кал­ды­рыр­га кыз­ган­са да, кө­че җит­мә­гәч, ниш­лә­сен? Шу­лай итеп алар, ис­ке өй­лә­ре ал­дын­да карт гөл­чә­чәк ку­а­гын ял­гыз кал­ды­рып, ки­теп тә бар­ган­нар.

Зур ку­ак, авыр су­лап:

– Мин әле бө­тен­ләй үк ял­гыз тү­гел. Ми­нем ян­да ис­ке өй бе­лән бал­чык кой­ма­лар кал­ды. Ан­дый-мон­дый хәл бу­ла кал­са, алар ми­не як­лар­лар, – дип, үз-үзен юа­та икән. Лә­кин ко­ры юа­ну гы­на бул­ган шул ул. Көз үзе бе­лән сал­кын җил, кыш рә­хим­сез су­ык бу­ран­нар алып кил­гән.

Зур ку­ак, кур­ку­ын­нан кал­ты­ра­нып:

– Зин­һар, ак­рын­рак кы­ла­ны­гыз. Мин кар­тай­ган ин­де, сы­нып ки­тү­ем бар, – дип, көз­ге җил­гә ял­ва­рып ка­ра­ган.

Бу сүз­ләр­гә әл­лә ни исе кит­мә­гән көз­ге җил һа­ман үз эшен бел­гән: ду­ла­ган, сыз­гыр­ган, ыж­гыр­ган, әл­лә кай­лар­дан, тау­лар, диң­гез­ләр ар­тын­нан куе бо­лыт кө­тү­лә­рен ку­ып ки­тер­гән дә ял­гыз ку­ак өс­те­нә эре-эре там­чы­ла­рын си­бәр­гә дә то­тын­ган.

Ә төн җит­кәч, ки­нәт ка­ты су­ык ки­те­реп бәр­гән. Ку­ак­ның бар­лык бо­так­ла­ры боз­ла­нып, пы­я­ла шар­лар ши­кел­ле, шук­ла­нып-чук­ла­нып кат­кан­нар.

Ку­ак, сал­кын үзә­ге­нә үтү­ен си­зеп:

– Үле­мем шу­шы­дыр ин­де! – дип, кур­кы­нып уй­га кал­ган.

Ир­тә­ге­сен күк­не ка­лын бо­лыт­лар кап­лап ал­ган, кү­бә­ләк-кү­бә­ләк кар явар­га то­тын­ган. Мес­кен карт ку­ак, күз ачып йом­ган­чы, ап-ак кар бе­лән кү­ме­леп кал­ган.

Көн ар­тын­нан көн үт­кән, бер­ни­чә ай узып та кит­кән, ко­яш­лы, кө­ләч яз кил­гән. Үлән­нәр яшә­реп кит­кән­нәр, агач­лар чә­чәк­ләр­гә кү­мел­гән­нәр, кө­меш төс­ле җир­дә ага­чы да, сап-са­ры чә­чәк атып, дөнь­я­га хуш ис бөр­кер­гә то­тын­ган.

Ба­ры ку­ак кы­на яз­ны кот­лап ел­мая ал­ма­ган. Ул, кыш­кы су­ык­тан чир­лә­гән­гә, ка­ра янып, ялан­гач кө­ен­чә, те­рек­лек­тән мәх­рүм бу­лып бо­е­гып утыр­ган да утыр­ган. Тик кай­да­дыр, бик ти­рән­дә, та­мыр­ла­ры­ның ерак оч­ла­рын­да зә­гыйфь ке­нә тор­мыш җы­лы­сы сак­лый икән ул.

Ни­чек­тер бер көн­не Мәрь­ям апа кы­зы Хә­ли­мә бе­лән ку­ак янын­нан үтеп ба­ра икән, Хә­ли­мә­нең күз­лә­ре әле­ге зур ку­ак­ка төш­кән дә, ул аны кыз­га­ну­ын­нан чак кы­на елап җи­бәр­мә­гән.

– Ән­кәй! Ән­кәй! Без­нең ял­гыз ку­а­гы­быз ко­ры­ган бит, – дип, ән­кә­се­нә са­рыл­ган.

– Ай, ха­рап бул­ган шул! – ди­гән ән­кә­се. – Янын­да агып то­ра тор­ган ары­гы да ки­беп бет­кән икән, ич­ма­сам. Аны та­зар­тып, су җи­бә­рер­гә ки­рәк. Бәл­кем, шун­нан соң яшә­реп ки­тәр...

– Чын­лап та, ән­кәй. Чә­чәк атып җи­бәр­сен иде...

Ана бе­лән кыз арык­ны та­зарт­кан­нар, бу­а­сын ачып, аңа саф су агы­зып ки­кән­нәр.

Бә­хет өс­те­нә бә­хет, нәкъ шул кич­не сан­ду­гач очып кил­гән дә, зур ку­ак­ның ко­ры­ган бо­та­гы­на ку­нып сай­рый баш­ла­ган. Таң­га чак­лы сай­ра­ган. Ма­тур итеп сай­ра­ган, дөнь­я­ны яра­тып сай­ра­ган:

– Чут-чут-чут-ти-ти­вә. Сә­лам си­ңа, яз! Са­гын­га­ның­ны бел­дем. Мин кил­дем, мин кил­дем. Фип-фип-пит­ти-пит­ти-ти­я­ряр...

Аның җы­ры һа­ман кө­чәй­гән, һа­ман үсә бар­ган.

Аһ! Тор­мыш нин­ди кү­ңел­ле! Мин ир­тә бе­лән Хә­ли­мә ди­гән кыз­чык­ның яңа үсеп кил­гән бак­ча­сын­да сай­ра­дым. Мог­җи­за, мог­җи­за!

Нин­ди ямь­ле аның ул бак­ча­сы. Яңа йорт­лар­ның зур-зур тә­рә­зә­лә­ре гөл­ләр­гә ка­рап, кө­леп то­ра­лар. Алар­да яшәү нин­ди кү­ңел­ле! – ди­гән ке­бек итеп сай­ра­ган сан­ду­гач.

Бу җыр­чы кош­ның җы­ры шун­дый саф, шун­дый тәэ­сир­ле бул­ган, аның җы­рын тың­ла­ган­нан соң, хәт­та кар­та­еп бет­кән ял­гыз гөл­чә­чәк ку­а­гы да бе­ле­нер-бе­лен­мәс ке­нә тет­рә­неп кит­кән, та­мыр­ла­ры­на рә­хим­ле дым йө­гер­гә­нен сиз­гән.

Зур ку­ак ки­нәт бо­так­ла­рын сел­кеп куй­ган. Мо­ны сан­ду­гач та сиз­гән. Сан­ду­гач аз гы­на ты­ныч тор­ган да та­гын сай­рар­га то­тын­ган. Аның саф та­вы­шы зәң­гәр күк­ләр­гә аш­кан, йо­кы­да­гы ке­ше­ләр­не уят­кан, җир­нең ир­тә­сен үзе­нә бер ямь бе­лән ямь­лән­де­реп тор­ган.

– Әйе, әйе, яшәү нин­ди рә­хәт! – дип, аңа ку­шы­лып ке­ше­ләр дә җыр­лап җи­бәр­гән­нәр.

Чын­лап та, ки­нәт зур ку­ак­ның та­мыр­ла­ры­на дым йө­гер­гә­не си­зел­гән. Кеч­ке­нә Хә­ли­мә арык­ны тик­мә­гә ге­нә ач­ма­ган бит! Бо­так­лар­да бе­рен­че бө­ре­ләр кү­ре­нә баш­ла­ган, алар кү­бәй­гән­нәр, ту­лы­лан­ган­нар, ә үз­лә­ре ба­ры­сы да яшәү, яшәү бө­ре­лә­ре бул­ган­нар

Ә сан­ду­гач сай­ра­ган да сай­ра­ган. Сай­рый тор­гач арып, кер­фек­лә­рен йом­ган. Ул кер­фек­лә­рен яңа­дан ачып җи­бәр­гән­дә, карт ку­ак, яшә­реп, ма­тур яшел яф­рак­лар­га кү­ме­леп уты­ра икән. Гәү­дә­се бе­лән ко­яш­ка та­ба үре­лә баш­ла­ган. Бө­ре­ләр ярыл­ган­нар, бо­так­лар кы­зыл чә­чә­кә­гә кү­мел­гән­нәр.

Сан­ду­гач, йо­кы­сын­нан уян­ган да, га­җәп­се­неп, сыз­гы­рып җи­бәр­гән.

– Ка­ра­са­на, нин­ди гөл­чә­чәк­ләр! Мин ки­чә алар­ны ни­чек күр­мә­дем икән соң?

Зур ку­ак аңа:

– Җы­рың бе­лән ми­ңа җан би­рү­че син үзең бит! – ди­мәк­че бул­ган икән дә, тик кы­ю­лы­гы гы­на җи­теп бет­мә­гән. Ан­нан соң бит әгәр алай дип әйт­кән бул­са, сан­ду­гач­ны ку­ан­ды­рам дип, Хә­ли­мә­не бер чит­тә кал­дыр­ган бу­лыр иде – арык­ны ар­чу­чы, карт та­мыр­лар­га дым җи­бә­рү­че ке­ше кем соң? Кеч­ке­нә Хә­ли­мә бит.

Чә­чәк­ләр­нең хуш исе­нә исе­реп, сан­ду­гач шул тик­ле ма­тур, шул тик­ле дәрт­ле сай­рап җи­бәр­гән, ку­ак үзе­нең бу яңа дөнь­я­сы­на үзе дә сок­ла­нып бе­тә ал­ма­ган.

Сан­ду­гач сай­ра­ган, сай­ра­ган да пы­рыл­дап очып та кит­кән.

Ме­нә бер­за­ман зур ку­ак яны­на ән­кә­се бе­лән Хә­ли­мә ки­леп тук­та­ган.

Хә­ли­мә:

– Ән­кәй! Ка­ра әле, Ку­а­гы­быз чә­чәк ат­кан бит без­нең! – дип, кул ча­бып кыч­кы­рып җи­бәр­гән. – Арык­ка су җи­бә­рү­е­без бик ях­шы бул­ды, ән­кәй. Чә­чәк­лә­ре элек­ке­гә ка­ра­ган­да да ма­тур­рак!

– Әйе шул! Ях­шы эш, хез­мәт бер­кай­чан да әрәм бул­мый ул, – ди­гән ән­кә­се һәм чә­чәк­ләр ара­сын­нан бер­сен, иң ма­ту­рын өзеп ал­ган да кы­зы­ның чә­че­нә ка­дап куй­ган.

Дәрҗия Аппакова.

Сүз­лек:

Арык –а­чыл­ма­лы-ябыл­ма­лы улак сы­ман ко­рыл­ма.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: