Көмеш кыңгырау

9 февраль көнне танылган татар язучысы Фәнис Яруллинның туган көне

Игътибарыгызга аның бик матур шигырен тәкъдим итәбез. 

9 февраль көнне танылган татар язучысы Фәнис Яруллинның (1938-2011) туган көне

Игътибарыгызга аның бик матур шигырен тәкъдим итәбез. 

БӘБИ КАРЫЙМ 

Бәби карыйм, уйнатам, 
Елаганда юатам. 
Җилкәмә дә менгерәм. 
Шырык-шырык көлдерәм. 
Син бик матур, тәти, дим, 
Бер йөрерсең тәпи, дим. 
Авыз-борының ап-ак, дим. 
Тешкәйләрең вак-вак, дим. 
Беркөн бәби чирләде, 
Бер кызды, бер тирләде. 
Чакырганда килмәде, 
Шырык-шырык көлмәде. 
Әни әйтте: «Күз тигән! 
Бигрәк матур бала бит. 
Гел сокланып карарга 
Ярамый шул аңа бик». 
Ярамагач ярамый - 
Хәзер алай карамыйм: 
Син бик начар бала, дим,- 
Иреннәрең кыек, дим,- 
Буыннарың сыек, дим. 
Инде бәби терелә, 
Тәтиләргә үрелә: 
Терелмичә нишләсен - 
Күз тидерәм кирегә.
#шигырь#көмешкыңгырау#бәби#фәнисяруллин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 9 февраль 2019 - 08:19
    Без имени
    Яратам Фәнис абыйның иҗатын