Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әткәй гармун уйный

Айрат Суфиянов.

Хәтерләмим... 
Ничә яшьтә икән? 
Әткәй гармун уйный... 
Йотлыгыплар тыңлыйм... 
Йотылыплар тыңлыйм... 
Үзем елыйм… 
Белмим, нәрсә уйлыйм... 
Әткәй – гармун, гармун – әткәйме соң!? 
Икесе дә гүя, – бербөтен. 
Күзәнәгем саен илаһи моң... 
Югалтасым, югалтасым килми 
Нәни генә хәтта бөртеген. 
Торган килеш тезләремдә. 
Сораулы яшь – күзләремдә. 
Нинди көй соң чыңлый? 
Нинди көй соң чыңлый? 
Умырзая бугай, умырзая… 
Умырзая сабагына басып, 
Кыйбла-маяк эзләп, тая-тая 
Узмадымы гомеркәем зая? 
Юк, узмаган… 
Милли аһәң белән 
Җан хәтерем калган сугарылып… 
Ник гармунда уйный белмим икән? 
Ник гармунда уйный белмим икән? 
Уйнар идем, өзә-өзә бәгыремнең 
Күрекләрен тартып, тугарылып… 
…Әткәй гармун уйный, һаман уйный 
Ахирәтнең инде үзендәме? 
Күрәме ул әллә, минем аша 
Моң, хәсрәтне халкым күзендәге… 
Әткәй гармун уйный… 
Безнең дәвам 
Нинди телдә, кемнәр көен көйләр? 
Боегышып офыкларга карый 
Сирәкләнеп калган 
Авылдагы өйләр… 
Әткәй гармун уйный… 
… Ыңгыраша, иңри, элмәктәге 
Әткәй киеп йөргән, күпне күргән 
Бүре туны… 
Әткәй гармун уйный…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев